Ринат Мәһдиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ринат Мәһдиев latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Ринат Мәһдиев
Р.Мәһдиев.jpg
Туган телдә исем Ринат Рәүф улы Мәһдиев
Туган 11 март 1960(1960-03-11) (59 яшь)
Үзбәкстан, Ташкәнт
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Һөнәре конструктор, мөхәррир
Җефет Эльмира Нафаиз кызы
Балалар кызлары Диләрә (1990), Рәисә (1992)
Ата-ана
  • Рәүф Әсхәт улы (әти)
  • Лиля Абдулла кызы (әни)
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр нәмзәте[d]

Ринат Мәһдиев (Ринат Рәүф улы Мәһдиев) – конструктор, техник фәннәр кандидаты, доцент, «Нур-Свет» газетасының (Питырбур) баш мөхәррире.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1960 елның 11 мартында Үзбәкстанда Ташкәнттә туган. Ташкәнтнең 100- мәктәбен алтын медальгә (1977), Ленинград төгәл механика һәм оптика институтын (ЛИТМО) «мөһәндис-механик» белгечлеге буенча кызыл дипломга (1983) тәмамлаган. 1994 елда кыйммәтле кәгазьләр буенча федераль комиссия тарафыннан I категорияле финанс консультанты дәрәҗәсе бирелгән. 2001 елда техник фәннәр кандидаты диссертациясен яклаган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ринат Мәһдиев
  • 1978-1985 студент төзү отрядлары хәрәкәтендә катнаша.
  • 1986-1988 ЛИТМО конструкторлык бюросында мөһәндис-конструктор.
  • 1991-2000 ТФБ (Питырбур) торгида катнашучы.
  • 1993-1997 ТФБ третейский суды әгъзасы, тауар базары пулаты әгъзасы.
  • 1993 «Металл конструкцияләр заводы» ЯАҖ хуҗаларының берсе[1]
  • 2002 «Нур-Свет» газетасы баш мөхәррире, «Нур плюс» татар иҗтимагый берлеге (Питырбур) рәисе.
  • 2003 ЛИТМО доценты, факультет деканы.

Иҗтимагый эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1995 елдан Питырбур һәм Ленинград өлкәсе татар милли-мәдәни мохтариятендә («Нур плюс»)[2] даими катнаша.
  • «Бердәм Русия» фиркасе әгъзасы.
  • «Эшлекле Русия» (Деловая Россия) иҗтимагый берлеге шурасы әгъзасы.
  • Ленинград өлкәсе социаль назарияте иҗтимагый пулаты рәистәше.
  • ЛИТМО тәмамлаучылар клубы рәисе.
  • Татарстан журналистлары берлеге әгъзасы.
  • Русиянең мөселман журналистлары берлеге идарәсе әгъзасы.
  • Питырбур һәм Ленинград өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте шурасы әъгзасы.
  • Студент төзелеш отрядлары штабы әгъзасы.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2005 «Технология конструкционных материалов» (дәреслек)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Питырбурның 300 еллыгы хөрмәтенә» (В память 300-летия С.-Петербурга) медале
  • «Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» (В память 1000-летия Казани) медале
  • ВЛКСМ ҮК «Минем Ватаным- ССРБ» (Моя Родина – СССР) алтын билгесе

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

LinkedIn эшлекле сайты

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]