Ринат Ногайбәков
Ринат Ногайбәков | |
---|---|
Туган телдә исем | Ногайбәков Ринат Ардинат улы |
Туган | 16 август 1970 (53 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, ТР Азнакай районы Тымытык авылы |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Бүләк һәм премияләре | ![]() |
Ринат Ногайбәков-Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты әгъзасы.
Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ногайбәков Ринат Ардинат улы 1970 елның 16 августында ТР Азнакай районының Тымытык авылында туган. 1992 елда Уфа нефть институтын, 1994 елда Бейкерсфилд шәһәрендә Калифорния штаты университетын, 2001 елда Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Халык хуҗалыгы академиясен тәмамлаган. Ринат Ардинат улы уйлап табуларга, файдалы модельләргә патентлар авторы, авторлык хокукы таныклыгына ия.
2012 елда сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте Премиясе лауреаты. Берничә брошюра һәм китап автордашы.
«Татнефть» ГАҖ генераль директорының логистика һәм техник үсеш буенча урынбасары.
Техник фәннәр кандидаты.
Хезмәт һәм иҗтимагый эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1992-1994 елларда-нефть һәм газ чыгару буенча оператор, «Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең нефть һәм газ чыгару цехы мастеры.
- 1994-1996 елларда - «Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең нефть һәм газ чыгару цехы башлыгы урынбасары
- 1996-1998 елларда - «Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең фәнни-тикшеренү һәм җитештерү эшләре цехы башлыгы.
- 1998-2005 елларда - «Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең төзелеш идарәсе башлыгы урынбасары.
- 2005 елның октябреннән- Әлмәт муниципаль районы Кичү авыл җирлеге депутаты.
- 2005 елдан 2016 елга кадәр - «ТМС групп " ҖЧҖ ИК директоры.
- 2016 елдан — «Татнефть» ГАҖнең «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсе башлыгы.
- 2019 елның сентябреннән-алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
- 2020 елдан - «Татнефть» ГАҖ генераль директорының логистика һәм техник үсеш буенча урынбасары.
- 2021 елның августыннан-ТР Йөзү федерациясе Президенты.
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале
- «Өч миллиард тонна Татарстан нефтен чыгару уңаеннан» медале
- «В.И. Вернадскийның 150 еллыгы» медале
- Россия Федерациясе Сәнәгать һәм энергетика министрлыгының Мактаулы нефтьчесе.
Сылтама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Нугайбеков Ренат Ардинатович — Татцентр.ру
- Депутатлар корпусы 2021 елның 8 сентябрь көнендә архивланган.
- 16 август көнне туганнар
- 1970 елда туганнар
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр
- Әлифба буенча шәхесләр
- Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 6 нчы чакырылыш депутатлары
- Азнакай районында туганнар
- Уфа нефть институтын тәмамлаучылар
- Бердәм Россия фиркасе әгъзалары
- II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале белән бүләкләнүчеләр
- Татарстанның техник фәннәр кандидатлары