Ринат Нәбиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ринат Нәбиев latin yazuında])
Ринат Нәбиев
Туган телдә исем Ринат Әхмәтгали улы Нәбиев
Туган 13 сентябрь 1950(1950-09-13) (73 яшь)
БАССРның Чакмагыш районы Имәнлекүл авылы, РСФСР байрагы РСФСР, / ССРБ
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия байрагы Россия Федерациясе
Һөнәре тарихчы, дәүләт эшлеклесе
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d]

Ринат Әхмәтгали улы НәбиевКазан (Идел буе) федераль университетының тарих һәм сәясәт кафедрасы мөдире, тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, 200дән артык гыйльми хезмәт авторы. 1997-2006 елларда – Татарстан хөкүмәте каршындагы дин эшләре шурасы рәисе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ринат Имәнлекүл авылында биш балалы гаиләдә үсә. Әтисе Әхмәтгали – Бөек Ватан сугышыннан инвалид булып кайткан.

Казан университеты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1969-1971 елларда хәрби хезмәтне Казан шәһәрендә үтә. Хәрби бурычын үтәгәннән соң, 1971-72 елларда Казан дәүләт университетының әзерлек курсларында укый, аннары тарих-тел факультетында белем ала. Укуны тик яхшы билгеләренә тәмамлап, комсомол секретаре булып эшләгән яшь белгечкә аспирантурада калырга тәкъдим итәләр.

Бу җәһәттән университетның үтә дә таләпчән, гадел һәм яшь белгечләр хакында аталарча кайгыртучан ректор Михаил Нужин аспирантурага кабул ителүчеләр белән очрашуда шәхсән аңа төбәп әйткән: “Казан университетына тик бер генә тапкыр киләләр”, — ди. Нәбиев остазының сүзләренә тугры булып кала.

Дәүләт эшендә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кандидатлык, докторлык диссертацияләре яклап, югары гыйльми дәрәҗәләргә ирешкән галимнең интеллектуаль потенциалы, җитәкчелек тәҗрибәсе дәүләт органнарында да таләп ителә. Тәүдә Ринат Нәбиевның кандидатурасы Россия Федерациясе Президенты Хакимиятенең Сәяси репрессия корбаннарын яклау бүлегенә җаваплы вазыйфага тәкъдим ителә. Дәүләт дәрәҗәсендә таныткан белгечне арытаба Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты каршындагы Дин эшләре шурасы рәисе итеп тәгаенлиләр. Әлеге җаваплы вазыйфаны ул 1997 елдан 2006 елга кадәр башкара һәм республикада милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгытуга Шура рәисе буларак зур өлеш кертә.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]