Ринат Сабиров (1967)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ринат Сабиров (1967) latin yazuında])
Ринат Сабиров
Туган телдә исем Ринат Касыйм улы Сабиров
Туган 26 июль 1967(1967-07-26)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Үлгән 24 сентябрь 2022(2022-09-24) (55 яшь)
РФ, ТР, Казан
Яшәгән урын Рихард Зорге урамы[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре АҖ генераль директоры
Җефет Дина
Балалар улы Тимур, кызы Диана
Бүләк һәм премияләре ТР Дәүләт премиясе - 2008
«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале - 2021

Ринат Сабиров, Ринат Касыйм улы Сабиров (1967 елның 26 июле, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан2022 елның 24 сентябре, РФ, ТР, Казан) – Татарстанның административ-хуҗалык хезмәткәре, ТР фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2008 ел), химия фәннәре кандидаты (1995 ел), «Газпром межрегионгаз Казан» АҖ генераль директоры (2020-2022 елларда), «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1967 елның 26 июлендә Казанда туган. «Радиофизика һәм электроника» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетының физика факультетын (1991), КДТУ-КХТИ аспирантурасын (1994), шулай ук Колорадо штаты дәүләт университетының (АКШ) «Эшлекле идарә итү остасы» (MBA) программасын тәмамлаган [2].

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1994 елдан 1996 елга кадәр ― КДТУ-КХТИ физика һәм коллоид химия кафедрасында аспирант, кече фәнни хезмәткәр, ассистент.

1996 елдан 2003 елга кадәр ― «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ маркетинг бүлегендә баш белгеч, бүлек җитәкчесе.

2003 елның июненнән августына кадәр ― ТР Президенты аппаратының оештыру бүлеге баш референты.

2003 елдан 2006 елга кадәр ― Татарстан Премьер-министрының нефтегаз-химия комплексы мәсьәләләре буенча киңәшчесе.

2006 елдан алып 2010 елга кадәр ― Татарстан Министрлар Кабинеты аппаратының нефтегаз һәм химия комплексы мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе.

2010 елдан 2020 елга кадәр ― Татарстан Президенты ярдәмчесе.

2020 елның 20 июленнән [3] 2022 елның сентябренә кадәр ― «Газпром межрегионгаз Казан» АҖ генераль директоры. Шулай ук «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы әгъзасы[4].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Дина, балалары: улы Тимур һәм кызы Диана.

2022 елның 24 сентябрендә, 55 яшендә, йөрәк авыруыннан Казанда вафат. Шәмсир зиратында җирләнә [6].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]