Ринат Садыйков (1986)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ринат Садыйков (1986) latin yazuında])
Ринат Садыйков
Татарстан Республикасы
яшьләр эшләре министры
.
Вазыйфага керешкән
2023 елның гыйнвары
Аңа кадәр Тимур Сөләйманов
Татарстан Республикасы
яшьләр эшләре министрының

беренче урынбасары
Вазыйфада
2021 елның 11 сентябре – 2022 елның декабре
Аңа кадәр Тимур Сөләйманов
Шәхси мәгълүмат
Туган 18 март 1986(1986-03-18) (38 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Сәяси фирка Бердәм Россия
Белем Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты

Бу ТР министры турында мәкалә, Мәскәү спортчысы турында биредә укыгыз

Ринат Наил улы Садыйков (рус. Ринат Садыков яки рус. Садыков Ринат Наилевич, 1986 елның 18 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) — Татарстанның сәяси эшлеклесе. 2023 елның гыйнварыннан — Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры. [1] Россия Федерациясе Президентының талантлы яшьләргә ярдәм итү премиясе лауреаты (2006).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1986 елның 18 мартында Казан шәһәрендә туган. 2008 елда «физика һәм информатика» белгечлеге буенча Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын, 2014 елда Россия Федерациясе халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарәче кадрлар хәзерләү буенча дәүләт программасы буенча Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлаган. 2015 елда Япониядә «Мәгълүмати технологияләрне кулланышка кертү һәм шәһәр инфраструктурасы» программасы (акыллы шәһәр технологияләре — Smart City) буенча, 2016 елда Һиндстанда БРИКС илләренең гуманитар миссиясе кысаларында стажировка үткән. Инглиз телен камил белә.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2008―2009 елларда ― «Казан студентлар хезмәт отрядлары үзәге» яшьләр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе.

2009 елның феврале―мае ― Казанның А. Гайдар исемендәге яшьләр үзәгендә яшьләр эшләре буенча белгеч.

2009―2018 елларда ― «Республика студентлар хезмәт отряды үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры.

2018―2021 елларда ― Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры урынбасары. Ведомствоның барлык финанс-хуҗалык эшчәнлеге, капиталь ремонт программалары, яңа яшьләр объектларын төзү, яшь гаиләләр, балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру мәсьәләләре, шулай ук студентларның хезмәт отрядлары эшчәнлеге юнәлешләрен алып бара. [2]

2021 елның октябреннән 2023 елның гыйнварына кадәр ― Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары. [3]

2023 елның гыйнварыннан ― Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры. [4]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2005 ― ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Рәхмәт хаты – «Татарстан Республикасы студентлар хезмәт отрядлары үсешенә зур өлеш керткән өчен»
  • 2006 ― ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хаты
  • 2006 ― Россия Федерациясе Президентының талантлы яшьләргә ярдәм итү премиясе (№ 325 6.04.2006 Указы)
  • 2008 ― Татарстан Министрлар Кабинетының Рәхмәте
  • 2009 ― Казан мэры Рәхмәт хаты ― «Казанда яшьләр сәясәтен үстерүгә зур өлеш керткән өчен»
  • 2011 ― «Россия Федерациясендә студентлар отрядлары үсешенә зур өлеш керткән өчен» мактау билгесе
  • 2012 ― ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы Рәхмәт хаты
  • 2012 ― Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Рәхмәт хаты
  • 2013 ― ТР мәдәният министрлыгы Дипломы ― «IX Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә актив катнашкан өчен»
  • 2013 ― Казан мэрының Рәхмәт хаты ― «2013 елда Казанда узган XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерләнүдә һәм аны үткәрүдә актив катнашкан өчен»
  • 2013 ― ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Рәхмәт хаты ― «2013 елда Казанда узган XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерләнүдә һәм аны үткәрүдә актив катнашкан өчен»
  • 2014 ― РФ Президенты В. В. Путинның Рәхмәт хаты ― «2013 елда Казанда узган XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерләнүдә һәм аны үткәрүдә актив катнашкан өчен»
  • 2015 ― ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы Рәхмәт хаты ― «Су спорт төрләре буенча XVI Дөнья чемпионатын әзерләүдә һәм аны үткәрүдә актив катнашкан өчен»
  • 2017 ― ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Мактаулы алтын билгесе ― «Татарстанда яшьләр сәясәтен үстерүгә зур өлеш керткән өчен» [5]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элгәре:
Дамир Фәттахов
2018―2021
Тимур Сөләйманов
2021―2022
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры
2023—2024
Аннары:
?