Ринат Фәхретдинов (1991)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ринат Фәхретдинов (1991) latin yazuında])
Катнаш стильдә көрәшүче Ринат Фәхретдинов
Туган телдә исем Ринат Рәшит улы Фәхретдинов
Туган 28 сентябрь 1991(1991-09-28) (32 яшь)
РФ, Мордовия, Ромоданово районы, Азюрка
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия байрагы РФ
Һөнәре спортчы (катнаш көрәш төре), тренер
Сайт fahretdinov_team/

Ринат «Gladiator» Фәхретдинов, Ринат Рәшит улы Фәхретдинов (1991 елның 28 сентябре, РФ, Мордовия, Ромоданово районы, Азюрка) — катнаш көрәш сәнгате (MMA) белән һөнәри шөгыльләнүче спортчы. Һөнәри көрәш самбосы, пакратион, ММА буенча спорт мастеры. GFC дөнья чемпионы (урта авырлыкта). UFC көрәшчесе, чемпионы (2022). Россиядә ММАның перспективалы көрәшчеләренең берсе. Көрәш карьерасында барлык көрәшләрдә дә диярлек откан. Барлык җиңүләренә дә, берничә искәрмә белән, ул вакытыннан алда, беренче раундта ук ирешә. Яраткан «буучы гильотина» алымы кулланып, Россия һәм дөнья дәрәҗәсендәге көчле көрәшчеләрне җиңә[1].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1991 елның 28 сентябрендә Мордовиянең Ромоданово районы Азюрка авылында туган. Казанда үскән. Мәскәүгә күчеп киткән [2], башкаланың «Спарта» клубында тренер булып эшләгән, офиста юридик эшләр белән дә мәшгуль булган. Ринат спортта күнегүләрне 13 яшьтән тренер Равил Габдуллин һәм 15 яшьтән тренер Александр Боконяев җитәкчелегендә башлый. 2012 елдан башлап катнаш көрәш төре(ингл.) (ММА) белән шөгыльләнә. ММА рекорды: 18-1 (10 ысы нокаут белән). Ринат — GoldstarFit клубы командасы вәкиле. Авырлык категориясе: урта авырлык[3].

Дини карашлары буенча (Ринат — мөселман) мөселман булган спортчыларга каршы көрәшкә чыкмаячагын белдерә[4][5].

2019 елда Әлмәтнең «Ибрис» клубы данын яклаган[6].

2020 елның июлендә дини карашлары буенча ММАдан китеп, Казанның «Стрела» регби клубы командасына кертелеп, үзе өчен яңа булган спорт төре — регбида уйный башлый[7], ләкин бераздан катнаш көрәш төренә кире кайта[8].

Тренерлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Агымдагы тренерлар составы:

  • Йосыф Сәадулаев
  • Мөхәммәд Камилов

Титуллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Уртача авырлыкта GFC чемпионы
  • Көрәш самбосы буенча Мәскәү чемпионы
  • Панкратион буенча Мәскәү чемпионы
  • Көрәш самбосы буенча Россия чемпионатының көмеш призеры
  • Панкратион буенча Россия чемпионатының бронза призеры
  • Көч структуралары арасында һөнәри көрәш самбосы буенча дөнья чемпионы

Әбу-Дабида җиңү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Соңгы ел ярым эчендә уздырган беренче көрәшендә — 2021 елның 15 гыйнварында БГӘ башкаласы Әбу-Дабида UAE Warriors промоушен эгидасы астында катнаш көрәш буенча узган турнирда дөнья рейтингында үзеннән 200 баскыч өстәрәк торган Канада спортчысы Эрик Спайслины(ингл.) (19 көрәштә 13 җиңү яулаган; элекке UFC көрәшчесе) 55нче секундта нокаут белән җиңеп, дөньяның иң көчле саналган UFC лигасында чыгыш ясау хокукы яулый. Ринат хәзер дөнья рейтингында 80нче урында. Әлеге җиңүдән соң, Ринатка 23 февральдә Лос-Анджелеста UFC лигасында беренче көрәшен уздырырга тәкъдим иткәннәр[9].

UFC чемпионатында беренче чыгышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2022 елның 4 июнендә АКШның Лас-Вегас шәһәрендә узган UFC (Ultimate Fighting Championship(рус.)) чемпионатында беренче (дебют) чыгышында (секунданты Олег Тактаров(рус.)) грек көрәшчесе Андреас Михайлидисны җиңә. Өч судья да бертавыштан җиңүне Россия сугышчысына бирә – 30:27, 30:26, 30:26. Шул рәвешле, үзенең гомуми җиңүләр серисен 19 көрәшкә җиткерә [10] [11].

UFC чемпионатында икенче җиңүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2022 елның 17 декабре төнендә Лас Вегаста Ринат Фәхретдинов UFC Vegas 66 турнирында америкалы Брайан Батлны җиңә (секундантлары Олег Тактаров, Маркус Парумпа, Марат Капкаев). [12]

UFC чемпионатында өченче җиңүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2023 елның 1 июлендә UFC Vegas 76[d] турниры (Ентерпрайз, Лас-Вегас, Невада) кысаларында Америкадан АКШ байрагы Кевин Лины[d] 55нче секундта «Гильотина»[d] алымын кулланып җиңә. [13]

Ничья[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2023 елның 4 ноябрендә Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендәге «Ginásio do Ibirapuera» спорт аренасында Ultimate Fighting Championship оештырган катнаш көрәш турнирында бразилияле Элизеу дус Сантус[d] (1986 елгы) белән өч авыр раундтан соң судьялар тигез карар чыгара (29:28, 28:28, 28:28). Нәтиҗәдә, UFCда үзенең җиңүләрсез сериясен туктата[14][15].

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән (2017 елның җәендә, хатыны татар түгел), баласы бар. Гаиләсе белән Мәскәүдә яши.

« Татар яшьләренең йокыдан уянуын телим. Спорт белән шөгыльләнсеннәр иде. Зур спортта татар фамилияле кешеләр күбрәк булса икән. Мин гап-гади авыл малае һәм үз тырышлыгым белән UFC лигасына күтәрелдем. Татар яшьләренең менә шушындый уңышларны күреп, шуңа тартылуын телим. Көрәшкәндә Татарстан байрагы төсләрен күрсәтүемнең максаты менә шул. Татар икәнемне күрсеннәр, белсеннәр. Мин – үз милләтемнең патриоты һәм татар егетләренә нинди дә булса мотивация бирәсем килә. Милләтебез сәламәт булырга тиеш[16]
Ринат Фәхретдинов
»

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский боец MMA Ринат «Gladiator» Фахретдинов подтвердил статус чемпиона. 2020 елның 3 март көнендә архивланган. karaakkosh.com, 03.02.2018(рус.)
  2. Гөлүзә Ибраһимова. Татарстанский боец ММА Ринат Фахретдинов подписал контракт с UFC. Татар-информ, 23.01.2021
  3. Rinat "Gladiator" Fahretdinov. ВКонтакте
  4. Ринат Фахретдинов отказался от чемпионского пояса, чтобы не биться с братьями-мусульманами. islamnews.ru, 24.07.2020(рус.)
  5. Боец ММА Ринат Фахретдинов перешел в регби.(үле сылтама) realnoevremya.ru, 25.08.2020
  6. Әлмәтле Бразилия көрәшчесе белән бил алышачак. Әлмәт таңнары, 3.04.2019
  7. Боец ММА Ринат Фахретдинов перешел в «Стрелу». 2021 елның 13 июнь көнендә архивланган. strelarugby.ru(рус.)
  8. Мусульманин-боец ММА Ринат Фахретдинов подписал контракт с UFC. Портал Мусульмане Москвы и Московской области, 23.21.2021(рус.)
  9. Уроженец Мордовии Ринат Фахретдинов нокаутировал американца на турнире по ММА в Эмиратах (видео). stolica-s.su, 16.01.2021(рус.)
  10. Түбәтәй киеп чыккан татар егете Ринат Фәхретдинов UFC чемпионатында беренче җиңүен яулады. Татар-информ, 4.06.2022
  11. Александр Кожевников. Фахретдинов выиграл дебютный бой в UFC, одолев Михайлидиса решением судей. championat.com, 4.06.2022(рус.)
  12. Евгений Романов. Вторая победа и амбиции Фахретдинова в UFC: как был повержен «Винни Пух» из США. Татар-информ, 18.12.2022
  13. Ак Барс» Ринат Фәхретдиновны UFC Vegas 76 турнирында җиңүе белән котлады.(үле сылтама) Татар-информ, 2.07.2023
  14. Elizeu Zaleski vs. Rinat Fakhretdinov, UFC Fight Night|MMA Bout. Tapology
  15. Евгений Романов. Бразильский нокдаун: как татарский «Гладиатор» выстоял, но прервал победную серию в UFC. Татар-информ, 5.11.2023
  16. Ринат Фәхретдинов: "Татар булуымны белсеннәр дип көрәшәм". Азатлык радиосы, 30.01.2021

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]