Ринат Әхмәтов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ринат Әхмәтов latin yazuında])
Ринат Әхмәтов
Туган телдә исем Ринат Леонид улы Әхмәтов
Туган 21 сентябрь 1966(1966-09-21) (57 яшь)
Донецк, Украина ССР, ССРБ
Милләт татар
Ватандашлыгы Украина
Әлма-матер Донецк милли үнивирситите[d]
Һөнәре эшкуар, икътисадчы, сәясәтче
Сәяси фирка Төбәкләр фиркасе[d] һәм Оппозиционный блок[d]
Бүләк һәм премияләре "Хезмәт өчен" ордены кавалеры, "Шахтачы Шөһрәте" билгесе, "Зирәк Ярослав" ордены 5 дәрәҗәле

 Ринат Әхмәтов Викиҗыентыкта

Ринат Леонид улы Әхмәтов (tat. lat. Rinat Äxmätov(үле сылтама), укр. Рінат Леонідович Ахметов) (21 сентябрендә 1966, Донецк шәһәре, Украина) – Донецк эшкуары, сәнәгатьче, миллиардер, Украинаның иң бай кешесе, "Шахтар" Донецк футбол такымының президенты, «Систем Кэпитал Менеджмент» ширкәтенең оештыручысы, "Төбәкләр фиркасе"дән Украинаның Югары радасы депутаты (2006-2012), хәйрия фондының "Украина үсеше" нигезләүчесе, иң бай татар кешесе. Аның байлыгы 22,3 млрд. долларда (дөньяда 26-нче урын) бәяләнә.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ринат Әхмәтов эшчеләр татар гаиләсендә Донецк шәһәрендә 1966 елда туган. Аның әтисе – Леонид Әхмәтов – шахтачы булып эшләгән, шахтада эшләгәндә үпкә авыруы йоктырган, 1991 бу авырудан үлгән. Әнисе – Нәкыя Нәсреддинова – сатучы булып эшләгән. Икесе дә Мордовиянең Сыркыды авылыннан. Ринат Әхмәтовның хатыны – Лилия Әхмәтова, уллары – Дамир һәм Әлмир.

1995 елда Ринат Әхмәтов "Шахтар" футбол клубын җитәкли.

2001 елда Донецк Милли университетының Икътисад факультетын тәмамлый.

2004 елда Украина президентына Виктор Януковичка сайлауларда бик булыша.

2000 елда Систем Кэпитал Менеджмент ширкәтен оештыра, 2009 елдан ширкәтенең бердәнбер акционеры була.

Ринат Әхмәтов 2005 елда хәйрия фондын "Украина үсеше" оештыра, шушы фонд авыру кешеләргә булыша, мәгърифат үсешенә, мәдәни һәйкәлләрне торгызырга булыша.

2009 елда заманлы "Донбасс-арена" стадионы Донецк шәһәрендә Әхмәтов ярдәмендә ачыла.

2006 елдан сәясәттә актив катнаша башлый, Украина парламентына ике тапкыр сайлана.

Ринат Әхмәтов Украинада татар милли бәйрәмен Сабан туе үткәрергә булыша [1].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Донецк Сабан туе(үле сылтама)

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Вечерко В. Н., Федоренко А. С. Ринат Ахметов. Главные слова. – Донецк: издательство А. С. Федоренко, 2012. – 384 с. – ISBN 978-966-2485-02-8