Рина Зарипова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рина Зарипова latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Рина Баян кызы Зарипова
Rina Zaripova.jpg
Туган телдә исем Рена Фәтхелбаян кызы Агумова
Туган 19 март 1941(1941-03-19)
Меңнәр, Актаныш районы, ТАССҖ, РСФСР, ССРБ
Үлгән 10 гыйнвар 2008(2008-01-10) (66 яшь)
Казан, Татарстан, Рәсәй
Күмү урыны Мамадыш трактындагы мөселман зираты[d][1]
Яшәгән урын Четаев урамы, Казан[2]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы Русия Федерациясе
Татарстан байрагы Татарстан Җөмһүрияте
Һөнәре журналист, укытучы, тәрҗемәче
Ата-ана
  • Фәтхелбаян Шаһиарслан улы Агумов (1903-1973) (әти)
  • Мәсрүрә Зарифулла кызы Агумова (1908-1983) (әни)
Бүләк һәм мөкәфәтләре
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Ри́на Бая́н кызы Зари́пова, шулай да Ри́на Зари́фова (туган чактагы исем Рéна Фәтхелбая́н кызы Агýмова; 12 (19) март 194110 гыйнвар 2008)«Татарстан яшьләре» гәзитенең озак еллар "Сердәш" сәхифәсен алып барган журналист, укытучы, тәрҗемәче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Меңнәр авылының укытучы гаиләсендә 1941 елның 12 март көнендә дөньяга килә. Вәсикаларда туу көне бер атнага соңрак, 19 март итеп билгеләнә. Яңа Әлем, Иске Солтангол, Теләкәй җидееллык, Актаныш, Такталачык урта мәктәпләрендә белем ала. 1960-1968 елларда Алабуга педагогия институтының рус-татар филология факультетын тәмамлый.

Бу студентлык елларында Рина Баян кызы Лаеш районы Татар Сараланы урта мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы итеп вакыт-вакыт гамәли тәҗрибәгә җибәрелә. Балаларны дәресләрдә әдәби мирас белән таныштыру төрле эзлекле моназаралар, фикер алышуларга бай булган. Алар укырга яратмаучы малайларда да кызыксыну хисе уяталар, китапны тизрәк кулга алуга дәртләндерәләр. Рина Баян кызы югары класслар укучыларының игътибарын Ленинград каласы һәм аның күп төрле музейлары тарафыннан кызыклы хикәяләр һәм иншалар белән җәлеп иткән, җырлар көйләп вә өйрәтеп рухландырган[3].

Рина Зарипова истәлекләре буенча, ул чорның билгеле бер үзенчәлеге татар гаиләләрендә газета-журналларны 30лап язып алу гадәттә булуында чагылган[4]. Шулай итеп, укучылар аны "Татарстан яшьләрендәге" "Сердәш" сәхифәсе белән таныштырганнар, озакламый бу сәхифәдә эшләргә насыйп булуы әлегә аңа уйга да килмәгән.

1969-2002 елларда "Татарстан яшьләре" гәзитендә эшләгән. Пенсияга чыгуы белән дә Рина Баян кызы хатлар бүлеге мөдире вазифаларын 2002 елга кадәр башкарган.

1995 елның 13 февралендә матбугат өлкәсендәге казанышлары өчен ТР президенты указы белән Рина Баян кызы Атказанган мәдәният хезмәткәре дигән исем ала. 2001 елда журналистларның "Бәллүр каләм" бәйгесендә лауреат премиясенә лаек була[5].

2008 елның 10 гыйнварында онкология авыруыннан Казанда дөнья куя. Казан каласы Шәмсир бистәсенең Мөселман зиратына җирләнә[6].

"Татарстан яшьләре"[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

"Сердәш" сәхифәсе (1969-2002)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1969 елдан аны "Татарстан яшьләре" гәзитенә әдәби хезмәткәр итеп чакырып алалар. 20 февраль аның беренче эш көне булып исәпләнә. Ул вакытта Рина Зарипова “Сердәш” хатлар бүлегенең мөдире, тәҗрибәле журналист Суфия Әхмәтованың булышчысы һәм тәрҗемәчесе вазифасын үти. Шул көннән ул эш урынын алыштырмый. Суфия Әхмәтованың пенсияга китүе белән, 1970нче ел дәвамында бу сәхифә белән күп кенә шәхесләр җитәкчелек итәләр: Фәрит Хәкимҗанов, Галия Рәимова, Фәрит Галиев һ.б. Аннары 30дан артык еллар буена "Сердәш" Рина Зариповага күчә.

"Үзенең 40 еллык тарихында “Сердәш” кемнәр өчен генә дус, иптәш, сердәш булмагандыр, кемнәрне генә ашыгычлык белән ялгыш адым ясаудан саклап калмагандыр. Бөтенесе турында яза башласаң, газета битләре җитмәс. Хәер, газетаның күпьеллык тегелмәләре моңа шаһит", — Рина Зарипова, "Татарстан яшьләре", март 2005[4]


"Шимбә" сәхифәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

"Татарстан яшьләре"нең иң дәвамлы һәм кызыклы сәхифәләреннән берсе күренекле шәхесләргә багышланган булган. "Шимбә" сәхифәсендә күп очракта җырлар ноталары белән укучылар теләкләре буенча басылып барган. Шул исәптән иң көтелгән дөһи җырлар Сара Садыйкова иҗаты белән бәйле. Рина Баян кызына вакыт-вакыт Сара Садыйкова өендә бу сәхифә тарафыннан кунакта булырга туры килә.

"Үзең белән аралашкан кешеләрнең бөеклеген яши-яши күбрәк аңлыйсың икән ул. <...> Бер гөнаһсыз сабый кебек, эчкерсез, ихлас, илаһи бер зат иде ул [Сара Садыйкова]", — Рина Зарипова, "Татарстан яшьләре", декабрь 2004[7]

Шул чорларда, үзенең мәшһүр кеше булуына карамастан, кайвакытта кытлык та кичерергә туры килсә дә, үзенең кунакларын Сара Садыйкова сыйламыйча җибәрмәгән. Аның фортепиано янына утырып уйнаганына, җыр көй язуының тарихын сөйләп, җырлап та күрсәтүенә Рина Баян кызы бихисап чакларда шаһит[7].

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире — Заһит Садрислам улы Зарифов — озак еллар Казан авиация институтында гомуми һәм кулланма физика өлкән укытучысы, инженер булып эшләгән. Дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр.

Истәлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рина Баян кызы тойгысыз бер истә сакланган маҗараларының берсе Татарстан радиосы тапшырган әдәби әсәрләрне тыңлау:

"Хәлим Жәләйне яраттырган әсәр Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар”ы булса, Әмирхан Еникинең “Матурлык” хикәясе Әзһәр Шакировка хөрмәтемне бермә-бер арттырды. “Кызыл чәчәкләр”не, Мөхәммәт Мәһдиевнең “Гөлләр көзен саргаялар”ын, белмим, ничә тапкыр тыңлаганмындыр. Әдәби сүзнең, талантлы әсәрнең тарту көче әйтеп бетергесез", — Рина Зарипова, "Татарстан яшьләре", февраль 2003[8]

Рус һәм чит ил классикасы да аның игътибарын күп очракта җәлеп иткән. Русия радиосында Михаил Ульянов һәм Алексей Баталов укуындагы М.Шолоховның "Тын Дон" һәм Җ.Лондон әсәрләрен тыңларга омтылып төшке ашка кайтулары да булган[8].

Рина Баян кызының иҗади хезмәт юлын, бәлки, йомлаклаган "Меңнәрнең серен сыйдырган «Cердәш»" язмасы аеруча зур игътибар таләп итәдер. Үзенең исемендә үк ул ике мәгънәгә ия. Бәлки, татар халкының Меңнәр авылының бер сере Рина Баян кызының иҗади хезмәтендә чагылыш тапкандыр.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рина Зарипова язмалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

{{искәрмәләр}}

  1. 1,0 1,1 https://cemetery.kzn.ru/cemeteries/18
  2. Жители.инфо сайты
  3. Гыймадиева Н. Мәктәбем - якты юлым / Н.Гыймадиева. - Казан: Идел-Пресс, 2014. - 95 б.
  4. 4,0 4,1 Меңнәрнең серен сыйдырган «Cердәш»
  5. Муратов Ф., Хуҗин Й. Актаныш - туган җирем / Ф.М.Муратов, Й.Ә.Хуҗин. - Казан: Идел-пресс, 2003.
  6. Казанның Шәмсир мөселман зираты
  7. 7,0 7,1 Онытылмас хатирәләр
  8. 8,0 8,1 Тирән мәгънәле беркатлылык