Рита Леви-Монтальчини

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рита Леви-Монтальчини latin yazuında])
итал. Rita Levi-Montalcini
Сурәт
Җенес хатын-кыз[1][2]
Ватандашлык  Америка Кушма Штатлары[3][4]
 Италия корольлеге[d]
 Италия[5]
Туу датасы 22 апрель 1909(1909-04-22)[1][6][7][…]
Туу урыны Торино, Италия[8][9][10]
Үлем датасы 30 декабрь 2012(2012-12-30)[1][6][11][…] (103 яшь)
Үлем урыны Рим, Италия[10]
Үлем төре табигый үлем[d]
Үлем сәбәбе йөрәк туктау[d]
Җирләнгән урыны Туринское монументальное кладбище[d]
Кабер сурәте
Кардәш Gino Levi-Montalcini[d] һәм Paola Levi-Montalcini[d]
Туган тел итальян теле
Һөнәр төре невролог, нейробиолог, тереклек химиячесе, сәясәтче, табиб, галим
Эшчәнлек өлкәсе нейробиология[d]
Эш урыны Сент-Луистагы Вашиңтон университеты[d]
Башкарган вазыйфа пожизненный сенатор[d][12]
Әлма-матер Турин университеты[d]
Активлык урыны Америка Кушма Штатлары
Сәяси фирка әгъзасы бәйсез[d]
Әгъзалык Италия милли фәннәр әгъзасы[d], АКШ милли фәннәр академиясе[d][13], Америка сынлы сәнгать һәм фәннәр академиясе[d], Папа фәннәр академиясе[d][14], деи Линчеи милли академиясе[d], Франция фәннәр академиясе[d], Аурупа молекуляр биология оешмасы[d], Бөтендөнья фәннәр академиясе[d][15], Халыкара фән тарихы академиясе[d], Яурупа академиясе[d][16], Лундын кыйрал җәмгыяте[d], Билгия кыйрал тыйб академиясе[d], Турин фәннәр академиясе[d][10], Королевская Академия медицинских наук Каталонии[d], National Bioethics Committee of Italy[d] һәм Академия изящных искусств[d]
Бүләкләр
Нинди веб-биттә тасвирланган science.sciencemag.org/content/367/6484/1283 һәм nautil.us/issue/108/change/a-lab-of-her-own[26]
Кызыксынулары неврология[27][28] һәм нейробиология[d]
 Рита Леви-Монтальчини Викиҗыентыкта

Рита Леви-Монтальчини(итал. Rita Levi-Montalcini; 22 апрель 1909 ел — 30 декабрь 2012 ел) — итальян нейробиологы, үсү факторларын, атап әйткәндә NGF-ты ачкан өчен Стэнли Коэн белән бергә физиология һәм медицина буенча 1986 елгы Нобель премиясе лауреаты була. Итальян Республикасының гомерлек сенаторы.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рита Леви (1930-елларда бөтен бер туганнары белән бергә фамилияларын Леви-Монтальчини дип үзгәртәләр) Туринда яһүди сефардлары гаиләсендә дүртенче бала булып туа (игезәк сыңары Паола белән). Атасы Адамо Леви (1932 елда вафат була) — Казале-Монферратонан чыккан инженер-электрик һәм математик; әнисе Аделе Монтальчини Астидан рәссам була[29].

1936 елда медицина мәктәбен тәмамлагач, Леви-Монтальчини физиолог Джузеппе Левиның (Giuseppe Levi, 1872—1965) ассистенты булып эшкә керә[30], ләкин тиздән, Муссолини хөкүмәте тарафыннан яһүдләргә академик һәм профессиональ карьерларны тыйган антисемит законнар чыгарылгач, эштән чыгарыла. 1943 елда Леви-Монтальчини гаиләсе белән Флоренциягә кача һәм хәрби хәрәкәтләр тәмамлангач кына Туринга кайта.

1946 елдан Сент-Луиста Виктор Хамбургер белән Вашингтон университетында эшли, 1951 елдан шунда ук — ассоциацияләнгән зоология профессоры, 1958 елдан — тулы профессор. 1974 елда Аурупа Молекуляр биология оешмасы әгъзасы була.

Америка сәнгать һәм фән академиясе әгъзасы (1966), Ди Линчеи академиясе әгъзасы, АКШ Милли фәннәр академиясе әгъзасы (1968), соңгысының бөтен тарихында унынчы хатын-кыз әгъза була. Динсез булуына карамастан, 1974 елда Папа фәннәр академиясе әгъзасы ителә (беренче хатын-кыз әгъза). Франция Фәннәр академиясенең (1989) һәм Лондон Король җәмгыятенең (1995) чит ил әгъзасы.

Итальян Республикасы Сенатының иң өлкән әгъзасы була, сул-үзәк коалиция яклы була.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Абыйсы — Джино (Луиджи) Леви-Монтальчини (Gino Levi-Montalcini, 1902-1974), билгеле архитектор.
  • Игезәк сыңары — Паола Леви-Монтальчини (Paola Levi Montalcini, 19092000), рәссам. Тагын бер апасы Нина (Анна) Леви-Монтальчинига (1905-2000) Рита Леви-Монтальчининың "Elogio dell'imperfezione» (2000) дигән автобиографик китабы багышланган.
  • Ике туган сеңлесе — Еуджения Сачердоте де Лустиг (Eugenia Sacerdote de Lustig, 1910-2011), Аргентина медик галиме; Рита Леви-Монтальчини белән Еуджения Сачердоте медицина мәктәбендә бергә укый һәм Турин университетында гистолог Джузеппе Левиның тикшеренүләр алып барган төркеменә бергә кушыла (алардан башка бу төркемдә булачак Нобель премиясе лауреатлары Сальваторе Лурия һәм Ренато Дульбеко да шөгыльләнә)[31][32].

Мактаулы бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1963 — Max Weinstein Award, United Cerebral Palsy Association[33]
  • 1969 — Фельтринелли премиясе
  • 1974 — William Thomson Wakeman Award, National Paraplegia Foundation
  • 1981 — Розенстила премиясе
  • 1983 — Луиза Гросс Хорвиц премиясе, Колумбия университеты
  • 1985 — Ральф Джерард премиясе
  • 1986 — фундаменталь медицина тикшеренүләре өчен Альберт Ласкер премиясе
  • 1986 — физиология һәм медицина буенча Нобель премиясе
  • 2 июнь 1986 — «Итальян Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены командоры[34]
  • 31 октябрь 1986 — Мәктәп белеме бирү, мәдәният һәм сәнәгать өлкәсендәге хезмәтләре өчен алтын медаль[35]
  • 1987 — АКШның Милли фәнни медале
  • 8 гыйнвар 1987 — «Итальян Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» орденының Зур тәресе[36]
  • 1990 — Фәнни тикшеренүләр буенча югары советның алтын медале
  • 6 июнь 2001 — Фән һәм сәнгать өлкәсендәге хезмәтләре өчен алтын медаль[37]
  • 2009 — Leonardo da Vinci Award, European Academy of Sciences
  • Мактаулы легион орденының бөек офицеры (Франция)[38].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  2. Notable Names Database — 2002.
  3. encyclopedia.comHighBeam Research.
  4. http://www.infoplease.com/encyclopedia/people/levi-montalcini-rita.html
  5. Notable Names Database — 2002.
  6. 6,0 6,1 Internet Speculative Fiction Database — 1995.
  7. Брокгауз энциклопедиясе / Hrsg.: Bibliographisches Institut & F. A. Brockhaus, Wissen Media Verlag
  8. The Washington Post / S. BuzbeeWashington: Fred Ryan, 1877. — ISSN 0190-8286; 2641-9599
  9. The Sydney Morning HeraldSydney: Fairfax Media, 1831. — ISSN 0312-6315
  10. 10,0 10,1 10,2 www.accademiadellescienze.it
  11. Tang J. Levi-Montalcini, Rita (22 April 1909–30 December 2012) // American National Biography Online / S. Ware[New York]: Oxford University Press, 2018. — ISSN 1470-6229doi:10.1093/ANB/9780198606697.ARTICLE.1302688
  12. Carlo Azeglio Ciampi – Nomine di Senatori a vitapresidenza della Repubblica Italiana.
  13. АКШ милли фәннәр академиясе — 1863.
  14. Папа фәннәр академиясе — 1936.
  15. Бөтендөнья фәннәр академиясе — 1983.
  16. https://www.ae-info.org/ae/User/Levi-Montalcini_Rita
  17. nobelprize.orgNobel Foundation.
  18. nobelprize.orgNobel Foundation.
  19. Dettaglio decoratopresidenza della Repubblica Italiana.
  20. Dettaglio decoratopresidenza della Repubblica Italiana.
  21. http://www.laskerfoundation.org/awards/1986basic.htmФонд Ласкера.
  22. https://www.cuimc.columbia.edu/research/louisa-gross-horwitz-prize/horwitz-prize-awardees/1990-1981-awardees
  23. https://www.brandeis.edu/rosenstiel/rosenstiel-award/past.html
  24. List of Royal Society Fellows 1660-2007Лундын кыйрал җәмгыяте.
  25. https://www.sfn.org/careers/awards/outstanding-career-and-research-achievements-awards/ralph-w-gerard-prize
  26. A Lab of Her Own - Issue 108: Change - Nautilus
  27. Bell A. Rita Levi-Montalcini - ITALIAN-AMERICAN NEUROLOGISTEncyclopædia Britannica, Inc., 2018.
  28. Rita Levi-Montalcini — 1999.
  29. Women in the Biological Sciences
  30. Гистолог Джузеппе Леви был отцом писательницы Наталии Гинзбург.
  31. The cousin ignored, archived from the original on 2016-03-10, retrieved 2021-05-06 
  32. Интервью с Пьерой Леви-Монтальчини
  33. http://beckerexhibits.wustl.edu/mig/bios/levi-montalcini.html
  34. Commendatore Ordine al Merito della Repubblica Italiana Dott.ssa Rita Levi (итал.)
  35. Medaglia d’oro ai benemeriti della scuola della cultura e dell’arte Dott.ssa Rita Levi Montalcini (итал.)
  36. Cavaliere di Gran Croce Ordine al Merito della Repubblica Italiana Dott.ssa Rita Levi (итал.)
  37. Medaglia d’oro ai benemeriti della scienza e cultura Prof. Rita Levi Montalcini (итал.)
  38. Consegna della Croce di Grande Ufficiale della Legione d’onore all’On. Rita Levi Montalcini (итал.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]