Рита Сакеллариу

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рита Сакеллариу latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
грек. Ρίτα Σακελλαρίου
Сурәт
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык Flag of Greece.svg Греция
Туу датасы 22 октябрь 1934(1934-10-22)[1]
Туу урыны Сития[d], Крит[d], Крит[d], Греция
Үлем датасы 6 август 1999(1999-08-06)[1] (64 яшь)
Үлем урыны Афин, Греция
Үлем төре табигый үлем[d]
Үлем сәбәбе ашказаны асты бизе яман шеше[d]
Җирләнгән урыны Беренче Афин зираты[d]
Һөнәр төре җырчы
Активлык чорнының башы 1998
Музыкаль инструмент тавыш[d]
Жанр Лаика[d]
Commons-logo.svg Рита Сакеллариу Викиҗыентыкта

Рита Сакеллариу (грек. Ρίτα Σακελλαρίου; 22 октябрь 1934, Сития, Крит - 6 август 1999 (64 яшь), Афина) — Греция җырчысы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рита 1934 елның 22 октябрендә туган. Үзенең гаиләсенә ярдәм итер өчен 12 яшендә мәктәпне ташларга мәҗбүр була. Ул Пирей урамнарында икмәк һәм лимоннар саткан. Соңрак, 1950 елларда фабрикаларда эшли; әмма беренче никахыннан соң янә яшәү чыганагына чаралардан кыенлык кичерә башлый, нәтиҗәдә ул чүп җыярга мәҗбүр була. Аннары 1970 елда Рита «Ак фәрештә» кушаматын йөрткән көрәшче Стефанос Сидиропулоска кияүгә чыга, ул аның белән 1969 елда Салоникида танышкан.

Үзенең җырчы карьерасында бихисап хитлар яздырган, алар арасында «Istoria Mou, Amartia Mou», «An Kano Atakti Zoi», «Aftos O Anthropos», «Paranomi Mou Agapi» һәм «Ena Tragoudi» җырлары бар. 2010 елның 14 мартында Alpha TV телеканалы Рита Сакеллариуны яңа эрада (1960 елда башланган) тарихта 17 нче артист дип атаган[2].

Соңгы елларда ул Афинаның Неа-Смирни районында яшәгән[3].

Үлеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1998 елда Рита һәм аның ахирәте Лакис Корес кыска ялга Эпидаврга юнәлгәннәр. Биредә ул үзен начар тойган. Хастаханә медицина тикшеренүләре ул үпкә яман шешеннән авыфрганын раслаган[4].

Рита Сакеллариу Афина хастаханәсендә 40 көн ятып 1999 елның 6 августында 64 яшендә вафат булган. Моңа кадәр ул Нью-Йорктагы Мемориаль онкология үзәгендә дәваланган[5]

Аның дүрт улы һәм бер кызы калган, ике баласы беренче никахтан һәм өч баласы икенче никахтан. Ул 9 августта Афинаның беренче зиратында җирләнгән[6][7].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]