Рифат Корбанов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рифат Корбанов latin yazuında])
Рифат Корбанов
Туган телдә исем Рифат Җамалетдин улы Корбанов
Туган 1 октябрь 1951(1951-10-01) (72 яшь)
ТАССР Арча районы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе
Һөнәре шагыйрь
Эш бирүче Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе һәм Татарстан язучылар берлеге
Бүләк һәм премияләре Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе
Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе
Гыйльми дәрәҗә: ветеринария фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор[d]

 Рифат Корбанов Викиҗыентыкта

Рифат Җамалетдин улы Корбанов (Рифат Җамал, 1 октябрь 1951 ел, СССР, ТАССР, Арча районы, Мирҗәм) - шагыйрь, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы[1], «Татарстан Республикасы Язучылар берлеге» җәмәгать оешмасы (Иҗат берлеге) рәисе урынбасары. Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2021).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1951 елның 1 октябрендә Татарстанның Арча районы Мирҗәм авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә.

Мирҗәмдә — башлангыч мәктәп, күрше Носы авылында сигезьеллык һәм 1969 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1969-1974 елларда Казан ветеринария институтында югары белем ала.

Рәсми юллама белән Югары Ослан районы Борнаш авылына җибәрелеп, «Свияга» совхозында берничә ай ветеринария табибы булып эшләгәч, Рифатны армиягә алалар. Гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, ул үзе укыган ветеринария институтына өлкән лаборант булып эшкә урнаша, соңга таба анда кече фәнни хезмәткәр вазифаларын башкара.

1978 елның ахырларында Төрекмәнстанга китеп, бер ел чамасы СССР Госстандартының Ташауз шәһәрендәге лабораториясендә инженер булып эшли. 1979 елның октябреннән ул янәдән Казан ветеринария институтында: өлкән лаборант, хирургия кафедрасы ассистенты (1979-1988), шул кафедраның өлкән укытучысы хезмәтендә (1988-1991). Шул эш дәверендә 1985 елны кандидатлык, 1991 елда докторлык диссертацияләре яклый.

1991-1992 елларда Рифат Корбанов махсус чакыру буенча бер ел Сарытау зооветеринария институтының хирургия кафедрасы мөдире булып эшләп кайта. 1993-1997 елларда ул — Казан ветеринария институтының (1995 елдан Казан ветеринария медицинасы академиясе) диагноз кую кафедрасы мөдире, 1998-2001 елларда исә академиянең ректоры хезмәтендә. 1994 елдан — профессор.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Галим буларак, Р.Корбанов — үз өлкәсенә караган дистәләрчә фәнни хезмәтләр, мәкаләләр, татарча язылган берничә фәнни китап авторы. Рифат Җамал кечкенәдән шигъри җанлы булып үсә. Мәктәптә укыганда ук үзенең күңелендә туган уй-хисләрне, әйләнә-тирәсендә барган тормыш күренешләренә, вакыйгаларга, кешеләргә булган малайларча ихлас мөнәсәбәтен шигъри юллар аша чагылдырып барырга тырыша. Фән белән җитди шөгыльләнә башлагач та ул бу мавыгуын ташламый, тора-бара аның шигъри иҗатына мәхәббәт темалары, эш-хезмәт, яшәү мәгънәсе, кешенең үз намусы алдында җаваплылыгы, туган җир, туган тел, табигать турында фәлсәфи уйланулары килеп кушыла. Әнә шулай әкренләп-әкренләп узган гасырның туксанынчы еллар урталарыннан галим-шагыйрь үзенең язганнарын матбугат битләрендә дә бастыра башлый. Бу елларда башта Арча район газетасында, аннан республика көндәлек матбугатында ( «Ватаным Татарстан», «Идел», «Мәдәни җомга», «Казан утлары», «Шәһри Казан» һ.б.) аның күп кенә лирик-фәлсәфи шигырьләре басыла.

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1996 ел ― «Күңел сүрәләре» дип аталган һәм әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан уңай кабул ителгән зур булмаган шигъри җыентыгы дөнья күрә.
  • 2022 ел ― төрле елларда иҗат ителгән шигырьләре һәм җырлары тупланган «Син мине сагынма» китабы (ТКН) басылып чыккан [2].

Р. Җамал — 1998 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]