Эчтәлеккә күчү

Рифат Әхмәдиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рифат Әхмәдиев latin yazuında])
Рифат Әхмәдиев
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Рифат Хәсән улы Әхмәдиев

Туу датасы:

27 июль 1990(1990-07-27) (35 яшь)

Туу җире:

СССР, РСФСР, ТАССР, Балык Бистәсе районы , Уракчы

Һөнәре:

драма актеры

Гражданлыгы:

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

2013―х.в.

Бүләк һәм премияләр:


Дамирә Кузаева исемендәге премия

Рифат Ахмадеев

Рифат Әхмәдиев, Рифат Хәсән улы Әхмәдиев (Рифат Хасанович Ахмадеев, 1990 елның 27 июле, СССР, РСФСР, ТАССР, Балык Бистәсе районы, Уракчы) ― драма актеры, 2013 елдан Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты. Дамирә Кузаева исемендәге (2024) һәм «Тантана» (2024) премияләре лауреаты.

1990 елның 27 июлендә[1] Балык Бистәсе районының татар-рус катнаш Уракчы авылында туган. Гаиләдә 2 малай булганнар. Әтисе Хәсән үзлегеннән баянда уйнарга өйрәнгән[2].

Авылдагы мәктәптә русча белем алган (татар теле һәм әдәбияты да кергән). Авыл мәктәбен тәмамлагач, Казан театр училищесына укырга кергән (Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе (2010) Фәрит Рәфкать улы Бикчәнтәев курсы). 2013 елда Казан театр училищесын тәмамлаган һәм Әлмәт татар дәүләт драма театрына кабул ителгән[2].

Ырынбур дәүләт сәнгать институтында[d] югары белем ала (режиссер профессор Булат Батыр улы Хәйбуллин курсы[3]).

2017 елда Әлмәт шәһәр башлыгы тарафыннан тапшырылучы «Ел актеры» премиясе лауреаты булган. 2024 елда Әлмәт татар драма театры актерлары составында «Иң яхшы актерлар ансамбле» номинациясендә «Тантана» республика театр премиясе лаек булган. 2024 елда Әлмәт театрының Дамирә Кузаева исемендәге премиясе[4]тапшырылган.

Иң яраткан рольләре ― Хәйбулла («Кызлар килде авылга»), Әбүзәр («Кар астында кайнар чишмә»), Илшат («Синсез килгән язлар»)[2].

Уйнаган рольләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
  • Мортай ― «Кыю кызлар» (Т. Гыйззәт),
  • Самсон ― «Ромео һәм Джульетта» (У. Шекспир),
  • Айдар ― «Амазонка» (И. Зәйниев),
  • Сөләйман ― «Аршин мал алан» (Г. Хаҗибәков),
  • Гном, Шамакай ― «Елның дүрт фасылы» (Р. Фәтхиев),
  • Галим ― «Диләфрүзгә дүрт кияү» (Т. Миңнуллин),
  • Бертуганның улы ― «Бистә фәрештәсе» (Б. Брехт[d]),
  • Ваня ― «Как прожить без взрослых» (Т. Воронина),
  • Официант ― «Качаклар» (Н. Исәнбәт),
  • Былтыр ― «Шүрәле-шоу» (Э. Шахов),
  • Әбүзәр ― «Кар астында кайнар чишмә» (А. Гыйләҗев),
  • Валер ― «Әҗәлгә дару бар диләр» (Ж. Б. Мольер),
  • Якуб ― «Тыкрыкта булды бу хәл» (З. Хәким),
  • Равил (физрук) ― «Сагынуларга ни чара» (И. Зәйниев),
  • Илшат ― «Синсез килгән язлар» (З. Кадыйрова),
  • Хәйбулла ― «Кызлар килде авылга» (Н. Гаетбай),
  • Ифрит ― «Ак бүре соры буре» (А. Садриев)
  • Салават ― «Хыял йорты» (И. Зәйниев),
  • Виктор ― «Син кайда идең?» (Я. Пулинович),
  • Курчак hәм авыл кешесе ― «Микулай» (М. Гыйләҗев),
  • Тимерхан ― «Йөрәк сере» (Л. Әминова),
  • Заман ― «Җил артыннан» (М. Спенглер, Х. Хоссейни[d]),
  • Милиционер ― «Агыйделнең аръягында» (Х. Сарьян),
  • Тимур ― «Ана җыры» (З. Хәким),
  • Нургали, Листунов ― «Ат карагы» (Т. Миңнуллин),
  • Хамис ― «Бер хыянәт тарихы» (Р. Сабыр),
  • Хәсән Минханов ― «Нечкәбил» (М. Гыйләҗев),
  • Милиционер ― «Йорт» (Р. Сабыр),
  • Рафаэль ― «Сөюгә сусаганнар» (Р. Насыйбуллина), һ.б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
Тышкы рәсемнәр
Гаиләсе белән фотосурәте.

Өйләнгән. Хатыны Ләйсән Рафаэл кызы (Заһидуллина, 1994 елның 3 маенда Спас районы Ямбакты авылында туган), 2014 елдан Әлмәт театры актрисасы [10]. Кызлары Таңсылу[2].

  1. Бүген безнең театр артистыбыз - Әхмәдиев Рифат Хәсән улы туган көнен билгеләп үтә! Альметьевский театр Вконтакте, 27.07.2021
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Рузилә Мөхәммәтова. Рифат Әхмәдиев: «Мин, гомумән, булганыннан риза. Тормышымны шушы театр тутыра». Интертат, 9.04.2025
  3. Хайбуллин Булат батырович. Педагогический состав. ОГИИ им. Л. и М. Ростроповичей
  4. Премия имени Дамиры Кузаевой. Милләттәшләр
  5. В Альметьевском драмтеатре пройдут Дни татарстанского кино. Селдон Новости, 15.09.2022
  6. Мәхәббәт бәхәстән башланса. «Шәһри Казан», 21.02.2017
  7. В Альметьевске состоялось вручение премии «Актер года». almetievsk-ru, 8.10.2017
  8. Р. Мөхәммәтова. Әлмәт театры артистлары «Тантана» премиясен алды. Татар-информ, 27.03.2024
  9. Әлмәт театры 80 нче сезонын ачты. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, 20.09.2024
  10. Ахмадеева Лейсан Рафаэловна. Альметьевский татарский государственный драматический театр