Рифгать Вәлиуллин (1935)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рифгать Вәлиуллин (1935) latin yazuında])
Җенес ир-ат
Ватандашлык  СССР
 Россия
Туу датасы 20 сентябрь 1935(1935-09-20)
Туу урыны Туймазы районы, БАССР, РСФСР, СССР
Югары Бишенде, Туймазы районы, БАССР, РСФСР, СССР
Үлем датасы 3 гыйнвар 2007(2007-01-03) (71 яшь)
Үлем урыны Уфа, Россия
Һөнәр төре режиссёр
Эш урыны Башкорт дәүләт опера һәм балет театры
Әлма-матер Русия театр сәнгате университеты[d]
Бүләкләр

Вәлиуллин Рифгать Абдулла улы (20 сентябрь 19353 гыйнвар 2007) — режиссер. Россия Федерациясенең (1996) һәм Башкорт АССР-ының (1989) атказанган сәнгать эшлеклесе. Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы (1966)[1].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вәлиуллин Рифгать Абдулла улы 1935 елның 20 сентябрендә Башкорт АССР-ының Туймазы районы Югары Бишенде авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туган[2].

Гаилә башлыгы шофер булып эшләгән, музыкаль сәләткә ия булган, үзе скрипка эшләгән һәм балаларны анда уйнарга өйрәткән. Рифгать бала чагыннан гармунда яхшы уйнавы белән авылда дан тоткан. Вәлиуллиннарның бөтен өч ир-ат һәм ике кыз туганнары тиешле белем ала һәм билгеле кешеләр булып китә. Рәссам һәм педагог Ренат Вәлиуллин, профессор Рим Вәлиуллинның агасы[2].

Рифгать туган авылында башлангыч мәктәпне тәмамлый. Аннары гаилә Октябрьский шәһәренә күченеп килә. Монда урта мәктәпне тәмамлый һәм карамай техникумына (хәзер С.И.Кувыкин исемендәге Октябрьский карамай колледжы) укырга керә. Мәктәптә ук театр белән кызыксына башлый, драма түгәрәкләрендә катнаша, үзешчән сәнгатьтә җырлый. 1955 елда Рифгать Вәлиуллин тормышында мөһим вакыйга була, ул Мәскәүдә Башкорт әдәбияты һәм сәнгате көннәре декадасында җырчы буларак катнаша[2].

Декададан соң Вәлиуллин Рифгать П.И.Чайковский исемендәге Свердловск музыка училищесына укырга керә. Училищены уңышлы тәмамлагач, ул Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында хор артисты булып эшли башлый. Тиздән Рифгатьне Мәскәүгә ГИТИС-ның режиссер бүлегенә укырга җибәрәләр, аны 1966 елда уңышлы тәмамлый (Л.Баратов һәм И.Туманов класы). Яшьтәшләре арасында Рифгать энергиясе һәм таланты белән шул кадәр аерыла, аны дүртенче курста укыган вакытта ук М.Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет академиясе театрына режиссер итеп эшкә чакыралар[2]. 1966 елда Татар опера һәм балет театры сәхнәсендә Дж.Пуччининың "Тоска" операсы белән беренче тапкыр чыгыш ясый. 1966 елдан алып Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында режиссер булып эшли[1]. Ул күбрәк монументаль‑эпик жанрда иҗат иткән универсаль режиссер. Вәлиуллин сәнгатенә реализм, әсәрнең фикер йөкмәткеһен тулысынча ачу, композитор тексның үзенчәлеген саклауга омтылыш хас. 40‑тан артык постановка, шул исәптән "Агыйдел тулкындары", "Акмулла", М.К. Тулебаевның "Бирҗан белән Сара", М.П.Мусоргскийның "Борис Годунов", Дж. Вердиның "Дон Карлос", Г.Доницеттиның "Дон Паскуале", С.Ә.Низаметдиновның "Кара сулар", "Каһым түрә", П.И.Чайковскийның "Мазепа", Х.Ф.Әхмәтовның"Нәркәс" операларын сәхнәләштерә. ССРБ‑да тәүгеләрдән булып БДОБТ сәхнәсендә А.Н.Холминовның "Оптимистик трагедия" ("Оптимистическая трагедия"; икесе дә — 1967), В.А.Успенскийның "Саламандраларга каршы сугыш" ("Война с саламандрами"; 1968) спектаклләрен куя. Мәскәүдә Башкорт әдәбияты һәм сәнгате декадасында (1955), БР көннәрендә (1997) катнаша[1].

Вәлиуллин Рифгать Абдулла улы 2007 елның 3 гыйнварында вафат була.

Театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен Рифгать Вәлиуллин Башкорт АССРның һәм Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәргә лаек була. 1966 елдан Театр эшлеклеләре Берлегенә керә, Берлек идарәсе әгъзасы итеп сайлана.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]