Рифкать Гарифуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рифкать Гарифуллин latin yazuında])
Рифкать Гарифуллин
Туган 28 ноябрь 1931(1931-11-28) (92 яшь)
ТАССР, Кайбыч районы

Рифкать Гарифуллин - шагыйрь, укытучы, мәктәп директоры.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул куе әрәмәләр, яшел тугайлар, Зөя елгасына таба сузылган зәңгәр сулы матур Бәрле елгасы буена урнашкан Олы Кайбыч авылында 1931 елның 28 ноябрендә туа. Шунда урта мәктәпне тәмамлый. Аның тормыш юлы шул чордагы яшьләрнең күпчелеге өчен уртак яшь­лек, уртак тормыш юлы була. Бу дәһшәтле су­гыш, аннан соңгы төзелеш, ачлык-ялангачлык еллары була. Яшь Рифкать Кайбыч урта мәктәбендә укыган елларда ук матур әдәбият белән якыннан таныша, район газетасына мәкаләләр язу белән кызыксына башлый. Шул вакытта Кайбыч район газетасында эшләүче райондашыбыз Шәүкәт Галиевкә ияреп, шигьрият кичәләренә йөри. Шулай итеп әдәбият, шигьрият аңа белем-мәгълүмат кына биреп калмый, аны рухи яктан чыныктыра, якты киләчәккә булган өметен ныгыта. 1950 елларның башында аның беренче шигырьләре җирле матбугатта басылып чыга. Әлбәттә, бу чордагы шигырьләре әле өйрәнчек әсәрләр була. Ләкин авторның шул вакытта ук шигьрияткә, яңалыкка омтылуы индә сизелеп, күренеп тора.

Урта белем алгач, мәктәптә укытучы булып эшли, киләчәк буынны тәрбияли. Читтән торып, Казан дәүләт университетында укый. Шул вакытта икеләнеп тә куя. Әллә авылдашлары: Закиров Хәмбәл, Хәялиев Сәлимнәр яны­на Казан консерваториясенә укырга күчәргә уйлый. Укытучы эше якынрак, изгерәк була аңа. Алдагы калган хезмәт юлын шул изге-мөкатдәс эшкә багышлый. Шул ук вакытта ул авылда агитатор, лектор, пропагандист эшләрен дә алып бара.

Башта ул Кайбыч, аннан соңрак Апас районы авыл мәктәпләрендә (Азбаба һәм Кошман мәктәпләрендә) укыта һәм директор булып эшли. Бу елларда яшь укытучының җитәкче, остаз һәм оештыручы буларак таланты киң ачыла.

Аны “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышы вакытында хезмәттәге батырлык өчен” һәм башка медальләр белән бүләклиләр. Укытучы, жәмәгать, мәктәп ди­ректоры эшләре шигьрият юлыннан аны читкә тарта бара.

1991 елда Кайбыч районы яңадан әйләнеп кайткач, кешеләр алдында горурлану, шатланып эшкә бирелү вакыйгалары сизелә. Урта буын вәкилләре, балалар, хәтта өлкәннәр дә, икенче яшьлекләренә кайкан кебек, каләмнәрен кулларына алдылар. Район газетасы битләрендә даими рәвештә аларның шигырьләре, җырлары, әдәби әсәрләре басыла башлады. Шул вакыттан башлап хәзергә кадәр Рифкать Гарифуллиның 350 дән артык шигырьләре бар, алар көйгә салынган.

Рифкать Гарифуллин җәмәгать тормышында да актив катнаша. Ул – “Кайбыч” якташлар җәмгыяте президиумы әгъзасы, президиумның пропаганда һәм матбугат эше комиссиясе рәисе, Кайбыч районында үткәрелә торган барлык чараларда актив катнашучы.

Шигырьләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • "Кайбычым - туган ягым";
  • "Район кайтты";
  • "Яңа Кайбыч";
  • "Әйтеп тормыйм";
  • "Мөрәле, син, Мөрәле";
  • "Минем Тәрбитем";
  • "Кайбыч суы Бәрле суы";
  • "Юл буенда ялгыз чишмә";
  • "Кайбыч таңнары";
  • "Сабан туенда";
  • "Җырлагыз Кайбыч җыйларын";
  • "Кайбыч кызы, Галия";
  • "Җырла, җырла, Лидия";
  • "Рәхмәт сезгә, игенчеләр!";
  • "Якташлар" һәм башкалар.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Туган җирем – Кайбычым. (Кайбицы – край мой родной). Автор – төзүче Р.А.Гарәфетдинов. – Казан: Идел-Пресс, 2007. – 656 бит.
  • Кайбычым – куанычым. Р.Гарәфетдинов. Кайбыч, 1998.
  • Кайбыч таңнары. Төзүче – Р.Гарәфетдинов. Кайбыч, 2000.