Рифкать Исрафилов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рифкать Исрафилов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Рифкать Исрафилов
Israfilov.jpg
Туган телдә исем Рифкать Вәкил улы Исрафилов
Туган 6 август 1941(1941-08-06) (77 яшь)
Яңа Мөслим, Мәчетле районы, Башкортстан
Милләт татар
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg ССҖБ
Flag of Russia.svg Русия
Әлма-матер Русия театр сәнгате университеты[d]
Һөнәре театр режиссеры, актер
Эш бирүче Башкорт дәүләт академия драма театры
Бүләк һәм мөкәфәтләре Халыклар дуслыгы орденыСалават Юлаев премиясе (1976)
Рф дәүләт премиясе (1996)

Рифкать Вәкил улы Исрафилов (1941 елның 6 августы, ССРБ, РСФСР, БАССР, Мәчетле районы, Яңа Мөслим) — театр режиссеры, РСФСР халык артисты. Оренбург драма театрының баш режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе. Рәсәйнең иң билгеле режиссер-куючылары исәбенә керә.[1]

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үз авылларында җиде сыйныф тәмамлаган Рифкать белем алуны Олы Ака урта мәктәбендә дәвам итә. Биредә драма түгәрәгендә катнаша башлый. Урта мәктәптән соң колхозда эшкә кала. Тиздән аны клуб мөдире итеп тәгаенлиләр һәм колхозның комсомол оешмасы секретаре итеп сайлыйлар. Ул оештырган үзешчән драма түгәрәге бөтен районны, хәтта Чиләбе өлкәсенең татар һәм башкорт авылларын йөреп чыга. Спектакльләр куюдан кергән акчаны клуб кирәк-яраклары алырга һәм балалар бакчасы төзелешенә тотыналар. Исрафиловның активлыгын күреп, район җитәкчеләре аны комсомол райкомы инструкторы итеп күчерәләр. Сәнгать һәвәскәрләре кышын тамашалар күрсәтүдән җыелган акчага язын районның пиянир лагере төзи башлыйлар. Еллар үтү белән бу лагерь республика дәрәҗәсендәге балалар савыктыру базасына әверелә.

Стәрлетамак мәдәни-мәгърифәт училищесына укырга керә. Уку йортының комсомол оешмасы секретаре була. Һөнәр үзләштерүне бер елдан соң Уфада сәнгать училищесында дәвам итә.

Иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1965 елсәнгать училищесының режиссерлык бүлеген тәмамлый. Башкорт дәүләт академия театрының труппасына алына. 1968 елда А. В. Луначарский исемендәге дәүләт театр сәнгате институтының (Мәскәү) режиссерлык бүлегенә укырга җибәрелә.

1973 елда Гафури театрына кайта, беренче спектаклен – Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану»ын сәхнәгә куя. Диплом спектакле итеп Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар”ын сәхнәләштерә. 1981-1996 елларда - Гафури театрының баш режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе.[2]

Бөек Җиңүнең 30 еллыгында Әсгать Мирзаһитовның “Аналар көтәләр улларын” драмасын сәхнәләштереп зур уңыш казана. Нәтиҗәдә драма авторы да, режиссер да, төп рольләрне башкарган Зәйтүнә Бикбулатова белән Гөлли Мөбәрәкова да Салават Юлаев исемендәге премиягә лаек булалар. Иҗади коллектив, бу эше белән Бөтенрусия театрлары смотрында җиңеп, СССР Мәдәният министрлыгы Дипломы белән бүләкләнә.

Мостай Кәримнең «Ташлама утны, Прометей!» спектакле СССР халыкларының театр сәнгате һәм милли драматургиясенең 1978 елда Ленинградта үткәрелгән III Бөтенрусия фестивалендә беренче дәрәҗә Дипломга лаек була.

1996 елның җәй уртасында Рифкать Исрафиловка, төп рольне башкаручы Олег Хановка, Флорид Бүләковның «Бибинур-Бибинур» тамашасы өчен Русия Федерациясенең Дәүләт премиясе тапшырылды.

1979 елданУфа сәнгать институтында укыта, доцент (1987), профессор (1993).

1997 елда Уфадан Оренбургка китә. Оренбург урыс театрына җитәкчелек итә.[3]

Камал театрында, Оренбург татар театрында, Уфа Нур театрында, Мәскәүнең Ермолова исемендәге, башка театрларда спектакльләр куя.

Мәскәүдәге Милли театрлар советы рәисе.

Дәүләт бүләкләре һәм шәрәфле исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

РСФСРның халык артисты (1989 ел);

Русия Федерациясенең Дәүләт (1996) һәм БАССРның Салават Юлаев исемендәге (1976) премияләре лауреаты;

БАССРның (1977), Татарстанның (1993), Төньяк Осетия—Аланиянең (2002) һәм РСФСРның (1987) атказанган сәнгать эшлеклесе;

Халыклар дуслыгы (1986) һәм Почет (2002) орденнары, БАССР Югары Советы Президиумының Почет грамотасы (1991) белән бүләкләнгән.

Питырбурдагы Петровка фән һәм сәнгать академиясенең гамәли әгъзасы (академик) итеп сайлана (1995);

Русия Театр эшлеклеләре берлеге секретаре һәм Русиянең милли театрлары советы рәисе.

Дамир Сираҗиев премиясе лауреаты.

Театрдагы рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Режиссерлык эшләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дәүләт бүләкләре һәм дәрәҗәле исемнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

БАССР Салават Юлаев бүләге иясе (1976) РСФСР атказанган сәнгать әһеле (1982) Рәсәй халык артисты (1989)

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Уфага Ырынбур театры килә
  2. Рифкат Вакилович Исрафилов
  3. Художественный руководитель театра Рифкат Исрафилов