Рифкать Миңнеханов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рифкать Миңнеханов latin yazuında])
Рифкать Миңнеханов
Туган телдә исем Рифкать Нургали улы Миңнеханов
Туган 1 июнь 1955(1955-06-01) (68 яшь)
ТАССР Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Казан югары артиллерия командирлары училищесы
Һөнәре ЮХИДИ идарәсе башлыгы
Эш бирүче Казан милли тикшеренү технология университеты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты һәм А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты
Балалар ике улы
Ата-ана
  • Нургали Миңнехан улы (1930-2001) (әти)
Катнашкан сугышлар/алышлар Беренче чечен сугышы
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]
Гыйльми исем: профессор[d]

 Рифкать Миңнеханов Викиҗыентыкта

Рифкать Миңнеханов, Рифкать Нургали улы Миңнеханов, рус. Минниханов Рифкат Нургалиевич (1955 елның 1 июне, ТАССР, Балык Бистәсе районы, Яңа Арыш авылы) — РФ ЭЭМ ТР буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы (1997-2016), полиция полковнигы, техник фәннәр докторы (2000). Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы (2023).[1] һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты (2023)[2]. Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы әгъзасы (2023 елдан)[3].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1955 елның 1 июнендә ТАССР Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында туган. «инженер-электрик» белгечлеге буенча Казан югары хәрби-инженерлык укуханәсен тәмамлаган (1977). 1977-1982 елларда Алманиядә хәрби хезмәт үткән. Адъюнктура тәмамлый, кандидатлык (1989), «Махсус билгеләнгән мәгълүмат системаларын төзегәндә һәм кулланганда ачык системалар технологияләрен куллану» (рус. Использование технологий открытых систем при создании и эксплуатации распределенных информационных систем специального назначения) темасына докторлык (2000) диссертацияләре яклый.

  • 1982-1989 Казан югары хәрби-инженерлек укуханәсендә хезмәт итә, 1990-1992 укытучы.
  • 1992-1997 ТР ЭЭМ ДАИ идарәсе башлыгы урынбасары — мәгълүмат белән тәэмин итү һәм оператив хәл кылу бүлеге башлыгы.
  • 1997-2016[4] РФ ЭЭМ ТР буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы — ТР буенча юл хәвефсезлеге баш дәүләт инспекторы.
  • 2023Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы һәм президенты.[2]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарстан эчке эшләр органнарының атказанган хезмәткәре.
  • Батырлык ордены
  • 2004 «Ел җитәкчесе» республика бәйгесе җиңүчесе.
  • 2006 «Хәрби хезмәттәшлек өчен» медале

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны, ике улы.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элгәре:
Мәгъсүм Сәлахов
2014―2023
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты
2023—2024
Аннары:
'