Рифгать Әхмәтьянов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рифгать Әхмәтьянов latin yazuında])
(Рифкать Әхмәтьянов битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Рифкать Әхмәтьянов
Ahmetyanov.jpg
Туган телдә исем Рифкать Әхмәтьянов
Туган 10 июль 1933(1933-07-10)
Турбаслы, Иглин районы, БАССР, РСФСР, ССРБ
Үлгән 11 октябрь 2018(2018-10-11) (85 яшь)
РФ, БР, Иглин районы, Турбаслы
Үлем сәбәбе йөрәк сумите инфаркты
Яшәгән урын Турбаслы[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg/State Emblem of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы Русия Федерациясе
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре тел белгече
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d]

Рифкать Газизҗан улы Әхмәтьянов (Рифгать Әхмәтҗанов) (1933 елның 10 июле, ССРБ, РСФСР, БАССР, Иглин районы, Турбаслы2018 елның 11 октябре, шунда ук) — татар теленең этимологиясе буенча танылган белгеч, филология фәннәре докторы, профессор.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рифкать Әхмәтҗанов 1933 елның 10 июлендә Башкортстанның Иглин районы Турбаслы авылында туган. Урта мәктәпне Таҗикстанда тәмамлап, Башкортстан дәүләт университетының филология факультетындагы татар-урыс бүлеген тәмамлый. Берникадәр Туймазы районының Туктагул урта мәктәбендә укыткач, 1963 елда Казанга күченеп, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына эшкә урнаша (1963-1995).

1970 елда – “Татар теле лексикасының этимологик нигез­ләре” дигән кандидатлык диссертациясен, 1990 елда “Идел-Урал тел берлегендә татар теле” дип аталган докторлык хезмәтен яклый. 1994 елда Татарстан хөкүмәте каршындагы «Ике дәүләт теле турындагы» кануны гамәлгә ашыру буенча комитетының комиссия рәисе урынбасары.[2]

Соңрак кабат Башкортстанга кайтып, 1995-1997 елларда Стәрлетамак педагогия институты, 1997-2010 елларда Бөре дәүләт педагогика институтында профессорлык итә, биредә татар теле һәм әдәбияты белгечләрен әзерләү эшенә нигез сала.

Бүген ул – Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать инсти­тутының әйдәп баручы фәнни хез­мәткәре.

Р. Әхмәтьяновның 10 монографиясе, 300дән артык фәнни мәкаләсе дөнья күргән.

2018 елның 11 октябрендә Башкортстанның Иглин районы Турбаслы авылында йөрәк өянәгеннән үлгән. Туган авылы зиратында җирләнгән[3]

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татар терминологиясенең тарихи чыганаклары. Казан, ТКН, 2003
  • Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге. - Казань: тат.кн.изд. — 2001, 272с.
  • Этимологический словарь татарского языка. Том 1. Бирск 2005.
  • Татарско-русский словарь. Казань, 2007.
  • Татарский язык в Волго-Камском языковом союзе. Казань, 1993;
  • Сравнительное исследование татарского и чувашского языков. - М., 1978;
  • Общая лексика духовной культуры народов Поволжья. - М., 1981;
  • Общая материальной культуры народов Поволжья. - М., 1989;
  • «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе. Казан;
  • Русча-татарча төзелеш атамалары сүзлеге. - Казань, 1995 (кереш сүз авторы);
  • Татар терминологиясендә гарәп алынмалары. Казан, 2003;
  • Сравнительная татарского и башкирского. - на тат.яз. - Бирск, 2003;
  • Татар теленең зур аңлатмалы сүзлеге (авторларның берсе) - 1-3 томнар. - Казан,-1981;
  • Татаро-турецкий словарь. -., 1997; 14. Турецко-татарский словарь.., 1998;
  • Татарско-русский словарь. -, 2003
  • «Аскын татарлары» (авторы Ф. Нуретдинов, Казан 2002 ел) китабына кереш сүз
  • "Татар теленең этимологик сүзлеге". 2015.

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рифкать Әхмәтьянов – полиглот галим. Ул татар, чуаш һәм башка төрки телләрдән тыш чирмеш, мукшы, ар, маҗар, фин, гарәп, фарсы, шулай ук инглиз һәм алман телләрен белә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]