Рифкат Кудашев
| Рифкат Кудашев | |
|---|---|
| Туган телендәге исеме | Рифкат Хөсәен улы Кудашев |
| Туган | 30 июль 1939 (87 яшь) СССР, РСФСР, БАССР, Уфа |
| Милләт | татар |
| Ватандашлыгы | |
| Һөнәре | галим-химик |
| Җефет | Гүзәл (Мамлеева) |
| Балалар | Артур, Булат |
| Ата-ана |
|
Рифкат Кудашев, Рифкат Хөсәен улы Кудашев (Рифкат Хусаинович кн. Кудашев [1]; 1939 елның 30 июле, СССР, РСФСР, БАССР, Уфа) ― химик-органик, химия фәннәре докторы (1992), Башкорт дәүләт аграр университеты профессоры (2001), РФ һәм БР Журналистлар берлеге әгъзасы.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1939 елның 30 июлендә Уфада туган. Әтисе Хөсәен Илдерхан улы Кудашев (1913―1986), әнисе Фәридә Мирсәяп кызы Камалетдинова (1916―2008). Әтисе ягыннан бабасы Илдерхан Әсфәндияр улы борынгы татар кенәз Кудашевлар нәселеннән. Сеңлесе Флорида (1940―2016). Кече сеңлесе Гөлназ кечкенә вакытта вафат булган.
Уфаның 11нче санлы Аксаков гимназиясен[2], Башкорт дәүләт университетының химия факультетын тәмамлаганнан соң (1964), Стәрлетамак химия заводында эшли. 1968 елдан Стәрлетамак химия-технология һәм Уфа химия техникумнарында укыта. 1972 елдан СССР (Россия) Фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәгенең Органик химия институтында гыйльми хезмәткәр булып эшли (1977―1980 елларда директорның фән буенча урынбасары). 1992 елдан БДАУ мөгаллиме, профессор. Фәнни хезмәтләре югары молекуляр кушылмалар химиясе өлкәсендәге тикшеренүләргә багышланган. 150 дән артык фәнни, фәнни-популяр әсәрләр, 150‐гә якын туган якны өйрәнүгә багышланган мәкаләләр, 4 уйлап табу авторы[3].
1974 елда «Циглер катализаторының катион үзлекләрен тикшерү» темасына химия фәннәре кандидатлыгына [4], 1992 елда «Металл комплекслы катализаторларда диеннарны сызыклы һәм циклик полиеннар белән сополимерлаштыру» темасына химия фәннәре докторлыгына[5] диссертацияләр яклаган.
Рифкат Кудашев Россия һәм БР Татар дворяннар җыелышы (татар морзалары мәҗлесе)[6], Флүрә Әхмәрова исемендәге Уфа төбәкне өйрәнүчеләр җәмгыяте советы әгъзасы булып тора. Соңгы 20 елда үзенең данлыклы ата-бабалары тарихын эзләү белән шөгыльләнә. Аның туганнары арасында ― М. И. Кутузовның кияве, әдәбиятка, сәнгатькә, фәнгә, дипломатиягә һәм башка эшчәнлек өлкәләренә зур өлеш керткән дипломатлар, галимнәр, артистлар бар[7].
Китаплары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2017 ― «Княжеский след в истории России»[8]
- 2022 ― «И всё былое в отжившем сердце ожило»
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хатыны Гүзәл Гизетдин кызы (Мамлеева, 1942), уллары Артур (1967), Булат (1977). Артурның хатыны Альбина Зия кызы (Хәлиуллина, 1973), кызлар Элина (2003) һәм Арина (2010) [9]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Тюрко-Татарский Мир: Через тернии к звездам - Александра Васильевна кн. Кудашева, Рифкат Хусаинович кн. Кудашев. Через тернии к звездам // «Дворянский вестник». – 2004. – № 59. – С. 6–7.
- ↑ Знаменитые выпускники с 50-х по наше время. Аксаковская гимназия
- ↑ Кудашев Рифкат Хусаинович
- ↑ Исследование катионных свойств катализатора Циглера. НЭБ
- ↑ Сополимеризация диенов с линейными и циклическими полиенами на металлокомплексных катализаторах(үле сылтама)
- ↑ Рифкат Хусаинович кн. Кудашев
- ↑ Встреча с интересным человеком. БашГАУ, 25.10.2017
- ↑ В Центральной городской библиотеке состоялась встреча с автором книги «Княжеский след в истории России» Рифкатом Кудашевым. Администрация Октябрьского района Уфы, 03.02.2018(рус.)
- ↑ Рифкат Хусаинович Кудашев. Родовод
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Кудашевы / Адиль Беляев. Историческая генеалогия татарского народа. Казань: ТКИ, 2012, 431 – 444нче битләр. ISBN 978-5-298-02215-6
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Хөсәен Кудашев (әти)
- Фәридә Камалетдинова (әни)
- Флорида Кудашева (сеңел)