Риф Арысланов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Риф Арысланов latin yazuında])
Риф Арысланов
Туган 14 июнь 1968(1968-06-14) (55 яшь)
Кадеркул, Дәүләкән районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре радиожурналист, мөхәррир, композитор

Арсланов Риф Хәмит улы (14 июнь 1968 ел) — журналист, радио-һәм телетапшырулар алып баручы, композитор. «Башкортстан» телерадиокомпаниясенең «Юлдаш» мәгълүмат-музыка каналының баш режиссеры. Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2013).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Риф Хәмит улы Арсланов (Риф Арыслан) 1968 елның 14 июнендә Башкорт АССР-ының Дәүләкән районы Кадыркул авылында туган.

1983 елда күрше Яңа Янбәк авылындагы урта мәктәпнең сигезле классын тәмамлый һәм Дәүләкән музыка училищесына «кларнет» һөнәре буенча укырга керә.

1989 елда Совет Армиясенә чакырыла. Хәрби хезмәттен 1991 елгача Төмән өлкәсенең Тобол шәһәрендә үтә. Бу чорда журналистика белән мавыга, сугышчы үзенең тормышын яктырткан хәбәрләре бу төбәктә башкорт һәм татар телләрендә нәшер ителгән бердәнбер басма — "Яңарыш" исемле газетада дөнья күрә.

Кораллы Көчләрдән запаска кайтарылгач, 1992 елда Башкорт дәүләт университетының башкорт филологиясе һәм журналистика факультетына укырга керә.

2 курстан бирле Башкортстан радиосының яшьләр редакциясендә эшләп тә йөри, ә 1997 елда югары белемле журналист үзенең һөнәре буенча «Тамыр» телерадиостудиясе хезмәтче итеп кабул ителә. Биредә ул популяр милли эстрадага багышланган «Тамыр-плюс» һәм классик музыка турында сөйләгән «Менуэт» радио программаларының авторы һәм алып баручысы, бер вакытта балалар өчен эфирга сыккан телевизион тапшыруларда һәм телефильмнарда алып баручы һәм уенчы була.

1998 елда Риф Арыслан «Радио-2»-гә (хәзер «Юлдаш» радиосы) музыкаль мөхәррир итеп чакырыла. Бүгенге көндә ул биредә баш музыкаль җитәкче һәм продюсер сыйфатында эшли.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2013)[1].
  • Башкортстан Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы (2018).
  • Башкортстан Республикасының Мәтбугать һәм киң мәгълүмат чаралары агентлыгының Мактау грамотасы (2018).
  • «ТЭФИ» телевизион премиясе (2005).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]