Риф Гатауллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Риф Гатауллин latin yazuında])
Риф Гатауллин
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Риф Хоббула улы Гатауллин

Туу көне

25 февраль 1950(1950-02-25) (74 яшь)

Туу урыны

ССРБ, РСФСР, ТАССР, Югары Ослан районы, Яңа Болгар

Эшчәнлек еллары

1974 - х. в.

Дәүләт

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

композитор, җырчы

Кораллар

баян, фортепиано

Жанрлар

симфония, музыкаль пьеса, җыр

Коллективлар

Традицион мәдәниятне үстерү Республика үзәге

Бүләкләр
Милләт

татар

Риф Гатауллин, Риф Хоббула улы Гатауллин (1950 елның 25 феврале, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Югары Ослан районы, Яңа Болгар) — композитор, җырлар авторы, Муса Җәлил премиясе лауреаты (1988), ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (1996), РФ һәм ТР композиторлар берлекләре әгъзасы (2007), ТР «Барлау» һәвәскәр композиторлар берлеге иҗтимагый оешмасы рәисе (1991).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Серле йөрәк» җыентыгы

1950 елның 25 февралендә ТАССР Югары Ослан районының Яңа Болгар авылында туган. Әти-әнисе Риф бала чакта ук аерылышкан. Әнисе укытучы Марзия Зыятдин кызы Кайбыч районы Чүти авылыннан, әтисе Хоббула Гатаулла улы Әтнә районы Ябынчы авылыннан. Беренче классны Риф әтисе янында Казанда тәмамлаган, аннары авылга кайткан[1] Балачагы әнисе мәктәптә химия-биология укыткан Югары Ослан районының Яңа Болгар, Мәмәтхуҗа, Келәнче авылларында[2], Октябрьский бистәсендә уза. Тугызынчы-унынчы сыйныфларны яңадан әтисе янында Казанда тәмамлаган. Мәктәпне тәмамлагач, КХТИга укырга кергән. Ике курсны тәмамлагач, Сара Садыйкова тәкъдиме белән Казан музыка укуханәсена күчә[1]. Казан музыка училищесын (1974), Казан дәүләт консерваториясенең вокал (1979), соңрак композиторлык бүлекләрен (1994) тәмамлаган.

1991 елда Халык иҗаты һәм агарту эшләре буенча фәнни-методик үзәк каршында һәвәскәр композиторлар оешмасын (хәзер ТР «Барлау» һәвәскәр композиторлар берлеге иҗтимагый оешмасы) оештыра һәм шушы көнгәчә алыштыргысыз рәисе булып тора.

ТР мәдәният министрлыгының халык иҗаты йортында (хәзер Традицион мәдәниятне үстерү Республика үзәге) фәнни-эзләнү бүлегенең фәнни хезмәткәре булып эшли[3].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

300дән артык җыры бар. Музыка язу һәвәслеге Казан музыка укуханәсендә уку елларында (19701974) ачыла. Казанда Горький исемендәге клубка, Сара Садыйкова җитәкләгән Халык хорына йөри. Воровский исемендәге мәдәният сарае каршында «Чишмә» ансамбле оештыра (19751980), ансамбль «Халык ансамбле» исемен яулый (1978). Яшьләрнең һәм студентларның ХII Бөтендөнья фестивалендә катнаша (1985, Мәскәү).

Билгеле әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Сак-Сок» симфониясе;
  • фагот һәм симфоник оркестр өчен «Дастан»;
  • фагот, кларнет һәм флейта өчен «Авылда бер көн» әсәре;
  • «Тәңре» симфоник бию әсәре;
  • фортепиано өчен «Агач гомеренең бер елы. Ел фасыллары: кыш, яз, җәй, көз»;
  • тынлы оркестр өчен марш;
  • музыкаль инструментлар өчен камеро-инструменталь әсәрләр.

Вокал һәм хор өчен цикллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ф. Сафин (биш өлештән торган) драматик тенор өчен;
  • М. Әгъләмов (өч өлештән торган) баритон өчен;
  • Р. Миңнуллин (җиде өлештән торган) балалар хоры өчен;
  • Х. Әюпов (өч өлештән торган) катнаш хор өчен;
  • Л. Шәех (өч өлештән торган) солист һәм хатын-кыз хоры өчен;.

Спектакльләр өчен язылган музыка[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

TV фондында сакланган язмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җырлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Хушлашырга ашыкма (Фәннур Сафин сүзләре)
  • Ялгыз көймә (Фәннур Сафин сүзләре)
  • Безгә дөня дәшә (Фәннүр Сафин сүзләре)
  • Кал моңнарым булып (Фәннур Сафин сүзләре)
  • Бир кулыңны (Фәннур Сафин сүзләре)
  • Сөялдем сөяннәргә (Фәнис Яруллин сүзләре)
  • Карауҗа авылы көе (Фәнис Яруллин сүзләре)
  • Гармун алыйк әле, дуслар (Г. Шакиров сүзләре)
  • Торналар (Н. Тукмачев сүзләре)
  • Бергә чакларда (Э. Шәрифуллина сүзләре)
  • Вакытлыча түгел (Гөлшат Зәйнашева сүзләре)
  • Нигә шулай (Равил Фәйзуллин сүзләре)
  • Ялгыз калып кара (Әхтәм Зарипов сүзләре)
  • Тик бәхетле ит кенә (Газинур Морат сүзләре)
  • Минем серем (Рөстәм Ибраһимов сүзләре)
  • Серле йөрәк (Мөдәррис Әгъләмов сүзләре)
  • Укытучыма (Госман Садә сүзләре)
  • Гашыйк буласым килә (Ләйлә Дәүләтова сүзләре)
  • Моңнарым булып кал
  • Бир кулыңны һ. б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өч тапкыр гаилә корган.
Беренче никахында балалары булмаган, аерылышканнар. Флүзә исемле җырчыдан Алмаз исемле улы туган, бергә яшәмәгәннәр. Өлкән улы Алмаз КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр факультетын тәмамлаган[1].
Икенче хатыны Гөлзадә Сафиуллина, җырчы. Рәсми рәвештә язылып, алты ел бергә яшәгәннәр. Уртак балалары юк.
Өченче хатыны Мөршидә (Гатауллина), фәнни хезмәткәр, педагогика фәннәре кандидаты. Уртак уллары Туран (Гатауллин). КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр факультетын тәмамлаган, ике ел Кытайда эшләгән, хәзер заманча проектлар эшли, блоглар алып бара[1][4].

Җыентыклары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Композиторы Татарстана. М.: Композитор, 2009.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]