Риф Әхмәдиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Риф Әхмәдиев latin yazuında])
Риф Әхмәдиев
Туган 13 февраль 1954(1954-02-13) (70 яшь)
Әбдрәзәк, Арслановский сельсовет[d], Кыйгы районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре шагыйрь
Эш бирүче Башкорт дәүләт университеты
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Әхмәдиев Риф Барый улы (13 февраль 1954 ел) — башкорт әдәбияты белгече, шагыйрь, югары мәктәп укытучысы. 2013-2018 елларда Башкорт дәүләт университетының башкорт филологиясе һәм журналистика факультеты деканы[1]. 1994 елдан Россия һәм Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы. Филология фәннәре докторы (2004), профессор (2010). Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1997). Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре, Кыйгы районының мактаулы гражданы

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Риф Барый улы Әхмәдиев 1954 елның 13 февралендә Башкорт АССРның Кыйгы районы Әбдрәзәк авылында туган. Арыслан урта мәктәбен тамамлагач, совхозда, аннан соң мәктәптә эшли. 1972-1974 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә, аннары Кыйгы районы «Киров» совхозының ВЛКСМ комитеты секретаре була. 1975 елда Башкорт дәүләт университеты филология факультетының башкортрус бүлегенә укырга керә. Студент елларында факультетның комсомол оешмасын җитәкли. Укуын тәмамлап, университетта эшкә калдырылгач, БДУ-ның ВЛКСМ комитеты (район комитеты хокуклары белән) секретаре итеп сайлана, читтән торып әдәбият гыйлеме буенча аспирантурада укый.

Яшьләр оешмасы җитәкчесе буларак, күп башлангычлар белән чыгыш ясый, студент төзелеш отрядлары эшчәнлеге, яшьләрнең укуы, ялы һәм көнкүреше белән актив шөгыльләнә.

1984-1986 елларда университетның әзерлек бүлегендә укытучы һәм декан урынбасары, 1986 елдан Башкорт дәүләт университетының филология, аннары башкорт филологиясе һәм журналистика факультетында укытучы, доцент, декан урынбасары була[2]. 2013 елдан бу факультетның деканы, журналистика кафедрасы профессоры[1]. Университетта эшләвенең тәүге елларына ук Башкортстан республикасы «Белем» җәмгыятенең актив лекторларының берсе, аның башкорт әдәбияты һәм журналистикасына, иҗтимагый-сәяси темаларга багышланган чыгышлары тыңлаучыларда зур кызыксыну уята.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Студент елларында ук Риф Әхмәдиев гыйльми-тикшеренү белән ныклап мавыга башлый, курс эшләрен һәм дипломын башкорт драматургиясенең үсеш мәсьәләрен өйрәнүгә багышлый. Аспирантурада укыганда бу проблемалар белән җитди һәм максатчан шөгыльләнә. Аның кандидатлык (1984) һәм 2004 елда якланган докторлык диссертацияләре нәкъ шушы темаларга багышлана. Бер үк вакытта ул башкорт драматурглары ижатын да ныклап тикшерә. Аннары галим республика журналистикасы тарихына, көндәлек торышына һәм үсешенә нык игътибар итә. Саналган юнәлешләр буенча дистәдән артык фәнни монография һәм хезмәт бастыру белән бергә, университет укытучысы буларак, студентлар өчен күп кенә дәреслекләр һәм уку кулланмалары да әзерли. Фән докторының узган гасырның 70-80-нче елларындагы башкорт драматургиясенең жанр һәм стиль үзенчәлекләренә багышланган гыйльми хезмәтләреннән «Хәзерге башкорт комедиясе проблемалары» (1992), «Шагыйрь драматургиясе» (1994), «Суть и суд жанра» (1996), «Хәзерге башкорт драматургиясе: конфликт проблемасы һәм жанр формаларының төрлелеге» (2003), «Конфликты. Жанры. Характеры» (2009) дигән фәнни хезмәтләре киң билгелелек яулады һәм авторны республикадан читтә дә яхшы танытты.

Иҗади эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Риф Әхмәдиев XX гасырның 80-нче елларыннан ныклап олы әдәбиятка килгән нечкә хисле лирик шагыйрь булып Башкортстаннан читтә дә киң танылу алды. Беренче шигырьләре республиканың «Башкортстан пионеры» (хәзер «Йәншишмә»), «Ленинчы» (хәзер «Яшьлек»), «Совет Башкортстаны» (хәзер «Башкортстан») гәзитләрендә, 1981 елда нәшер ителгән «Яшь көчләр» альманахында дөнья күрсә, 1982 елда язучы «Күк йөзе» дип исемләнгән тәүге шигъри җыентыгын укучы хөкеменә тапшырды.

Аннары аның шигърият сөючеләр җылы кабул иткән әсәрләре саналган һәм башка гәзитләрдә, «Башкортстан кызы» һәм «Агыйдел» журналларында, шулай ук татар һәм рус телләрендә басылып тора. 1992 елда чыккан «Тәрәзәләр» дип аталган икенче җыентыгы тиз арада шигырь сөючеләр арасында таралып бетә. Авторның соңгы елларда дөнья күргән «Чәчкә моңы» һәм «Сөю рухы» китаплары да шул ук язмышка дучар була. Риф Әхмәдиев шигъриятендә туган илгә һәм табигатькә, хатын-кызга мәхәббәт темасы белән бергә фәлсәфи лирика урын алып тора. Шагыйрь мәңгелек проблемалар — яшәү рәвеше һәм тормыш мәгънәсе, яхшылык һәм яманлык турында җанлы һәм ачык образлар аша фикерләрен ачып кына калмый, бу турыда укучыны да җитди уйланырга мәҗбүр итә. Композиторлар Айрат Кәримов, Айрат Кобагошов һәм башкаларның Риф Әхмәдиев шигырьләренә язылган дистәләгән җыры радио һәм телевизор аша даими яңгырый.

Әдип 1994 елдан Башкортстан һәм Россия Федерациясе Язучылар союзлары әгъзасы.

Гыйльми хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Хәзерге башкорт комедиясе проблемалары (1992).
  • Шагыйрь драматургиясе (1994).
  • «Суть и суд жанра» (1996).
  • «Хәзерге башкорт драматургиясе: конфликт проблемасы һәм жанр формаларының төрлелеге» (2003).
  • «Конфликты. Жанры. Характеры» (2009).

Шигъри җыентыклары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Яшь көч. Авторлар коллективы. — Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 1981. — 142 б.
  • Офык: Шигырьләр. — Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 1982. — 30 б.
  • Тәрәзәләр: Шигырьләр. — Уфа: Башкортстан китап нәшрияты,, 1992. — 72 б.
  • Чәчкә моңы: Шигырьләр // Тамгалар. — Уфа: Китап, 2001. — Б. 419 — 458.
  • Сөю рухы: Шигырьләр. — Уфа: Китап, 2005. — 128 б.

Вакытлы матбугатта басылган әсәрләре һәм мәкаләләре, аның белән әңгәмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Бюджет урыннарын Мәскәү билгели». «Башкортстан» гәзите, 2018 ел, 29 май[3].
  • Монда белдем гаярьлекне, тойдым хозурлыкны, ирекне... (Шигырь шәлкеме). «Башкортстан» гәзите, 2012, 12 декабрь[4].
  • Урал алды каеннары. Шигырьләр. «Агыйдел» журналы, 2013 ел, 2-се сан[5].
  • Минем йөрәк чәчкән очкыннар. (Шигырь шәлкеме). «Башкортстан» гәзите, 2014 ел, 16 декабрь[6].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1997)[2].
  • Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре[2].
  • Кыйгы районының мактаулы гражданы[7].
  • Туган авылы Әбдрәзәкнең бер урамына Риф Әхмәдиев исеме бирелгән[8].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанное и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1(рус.)(Тикшерелгән 14 сентябрь 2016)
  • Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с.(рус.)
  • Риф Әхмәдиев = Риф Ахмадиев: биобиблиогр. күрс. / төз. Г. С. Әхмәдиева; мөх. З. К. Әгъзәмова; чыг. өчен җаваплы А. Д. Моратова. — Уфа: [Б РБ], 2014 . — 59 б. — (Башкортстан язучылары). — Текст на башк., рус. яз. — 50 экз. — ISBN.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]