Ришат Гомәров
| Ришат Гомәров | |
|---|---|
| Туган телендәге исеме | Ришат Вахит улы Гомәров |
| Туган | 27 октябрь 1960 (65 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Әлмәт районы, Түбән Мактама |
| Милләт | татар |
| Ватандашлыгы | |
| Әлма-матер | Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллияте һәм Казан сынлы сәнгать укуханәсе[1] |
| Һөнәре | рәссам |
| Эш бирүче | Татнефть[1] |
| Җефет | Фрахия |
| Балалар | Лениза, Диләрә |
| Ата-ана |
|
| Сайт | Ришат Гумеров |
Ришат Гомәров, Ришат Вахит улы Гомәров (Ришат Вахитович Гумеров, 1960 елның 27 октябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Әлмәт районы, Түбән Мактама) ― рәссам, декоратив-гамәли сәнгать остасы. Татарстан (2004 елдан) һәм Россия[d] (2015 елдан) Рәссамнар берлекләре әгъзасы[2].
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]| Кайбер картиналары | |
1960 елның 27 октябрендә [3] Татарстан АССР Әлмәт районы Түбән Мактама авылында (1966 елдан штб) өч балалы нефтьче гаиләсендә туган. Әтисе Вахит Сәрвәретдин улы Әлмәт ягында нефть ятмалары табылгач, бирегә күчеп эшләүчеләрдән, төзелештә эретеп ябыштыручы, бригадир булып эшләгән. Әнисе Сылубикә Фәтхетдин кызы Актаныш районы Иске Кормаш авылыннан. Апасы Тәслия, сеңлесе Римма[4].
Әлмәтнең 1нче санлы мәктәбендә 8нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, Лениногорск педагогика училищесының (2011 елдан көллият) сәнгать-графика бүлегенә укырга кергән (1980 елда тәмамлаган, остазлары Олег Кульпин[d], Николай Левлюх [5]). Ике ел Совет Армиясендә хәрби хезмәт үткән. 1982 елда Казан сәнгать училищесын «рәсем һәм сынлы сәнгать» белгечлеге буенча бик яхшыга тәмамлаган. Рәссам буларак, 1983 елдан Түбән Мактаманың 44нче төзелеш-монтажлау идарәсендә, 1992―1997 елларда Миңлебай газ эшкәртү заводында, 1997 елдан Татнефтьнең эстетика төркемендә эшләгән. Хәзер лаеклы ялда. Әлмәт шәһәрендә яшәп, иҗат итә.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ришат Гомәров ― Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәгенең әйдәп баручы рәссамнарының берсе, ландшафт һәм көнкүреш пейзажлары жанрындагы картиналар, натюрмортлар, портретлар авторы. Аның картиналарының төп темасы ― Әлмәт күренешләре, җирле төбәк табигате, тирә-яктагы авыллар һәм Кама аръягы авыллары. Аның картиналарына реалистик язу манерасы, сюжетлы-образлы тирәлекне чагылдырган күренеш ракурслары, колористик гамма хас[2].
Иҗатының үзенчәлеге: картиналарны пумала белән түгел, мастихин (майлы рәсем сәнгатендә кулланыла торган мастерок) белән яза[6].
Рәссам, нигездә, пейзажлар, натюрмортлар, портретлар яза. Портретларында геологларны, геофизикларны, нефть чыгару тармагында эшләүчеләрне һәм авылдашларын сурәтли. 2013 елда «Суган үрү. Әти портреты» картинасын язган[7]. Натюрмортларында яшелчә, җиләк-җимеш, башка бакча сыйларын ясарга ярата. Пейзажларында Әлмәт, Зәй, Сарман районнары табигатен, шул яклардагы елга-инешләрне, мәчетләрне сурәтли, аларның композицияләренә җиңел автомобильләр, авыр йөк машиналары агымын, еракка илтүче асфальт юлларны өсти. Гамәли сәнгать остасы буларак, башта үзле балчыктан сыннар әвәләгән, 1992―2000 елларда каен тузыннан көнкүреш әйберләре, сувенирлар, картиналар эшләгән, шулай ук керамикадан эшләнмәләр, бакырдан металлопластика (люстралар, бра, шәмдәлләр) ясаган[2]. 2009 елда Түбән Мактама урта мәктәбен тәмамлаучыларга багышланган һәйкәл эскизын әзерләгән (композициягә кыңгырау кергән, мәктәпне тәмамлаган кичәге укучылар кошлар образы аша бирелгән)[4].
1995 елдан аның хезмәтләре төрле (зона, төбәкара) күргәзмәләрдә тәкъдим ителә: Түбән Новгород (Зур Идел, 2003), Саранск (Идел буе республикалары сәнгате, 2004, 2011), Казан (Идел буе республикалары сәнгате, 2013 һ.б.), Октябрьский һәм Уфа (Дуслык күперләре, 2013), Чаллы (Заманча сәнгать һәм XXI гасыр шәһәре. Кама буе, 2011), Әлмәт (1995, 1996, 2000, 2004–07), Лениногорск (Әлмәт рәссамнары, 1999) шәһәрләрендә оештырылган күмәк, шәхси күргәзмәләрдә катнаша. Әлмәттә даими уздырылучы «Арт-Сабантуй» конкурс-күргәзмәсендә Шөгер авылы һәм «Әлхәмдүлилләхи шөкер» дигән язулы тау күренеше сурәтләнгән «... бәхет һәммә җирдә» (рус. ...а счастье всюду) картинасы белән катнашып, җиңү яулаган (III дәрәҗә лауреаты)[8]
Картиналары Әлмәт картиналар галереясы, Азнакай туган якны өйрәнү музеенда, Түбән Мактама музеенда, Россия төбәкләрендә, БДБ илләре, Европа, АКШ, Кытайда хосусый тупламаларда саклана[2].
Шәхси тормышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Гаиләле. Хатыны Фрахия. Кызлары Лениза, Диләрә медицина өлкәсендә хезмәт куя. Оныклары рәсем ясарга һәвәс[4].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1 2 https://almet-history.tatneft.ru/personalii/a-zh/g/gim-gyul/gumerov-rishat-vahitovich?lang=ru
- 1 2 3 4 Г. Ф. Валеева-Сулейманова. Гумеров Ришат Вахитович. Альметьевская энциклопедия
- ↑ 27 октября 1960 годародился Ришат Вахитович Гумеров. Мир изобразительного искусства Вконтакте, 27.10.2024(рус.)
- 1 2 3 Зилә Нигъмәтуллина. Иҗатында ― нефть төбәге. «Мәдәни Җомга», 23.01.2026, № 2 (1571). ― Б.12―13.
- ↑ В Челнах откроется выставка пейзажей. N4People (Группа людей и для людей) Вконтакте, 9.10.2013
- ↑ Павел Пегов. Гумеров Ришат Вахитович художник. Проза.ру(рус.)
- ↑ Гумеров Ришат Вахитович. Вязание лука. 2013 Холст, масло
- ↑ . Арт-сабантуй. әлеге чыганактан 2022-01-24 архивланган. 2026-02-04 тикшерелгән.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Мәкаләләр
- Зилә Нигъмәтуллина. Иҗатында ― нефть төбәге. «Мәдәни Җомга», 23.01.2026, № 2 (1571). ― Б.12―13.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Г. Ф. Валеева-Сулейманова. Гумеров Ришат Вахитович. Альметьевская энциклопедия (рус.)
- Обзор персональной выставки Ришата Гумерова.(үле сылтама) VKвидео, 30:08