Робагый

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Робагый (фар. رباعیдүртләтелгән) — дүртьюллык шигырь, Шәрык шигъриятендә киң таралган лирик жанр. Әмма һәрбер дүртьюллык строфа робагый булмый. Әлеге дүртьюллык логик-интонацион яктан тәмамланган фикер-хисне белдерергә, мөстәкыйль кулланылырга тиеш. Жанрда рәдиф кулланылуы мөмкин. Эчтәлек буенча робагыйлар гадәттә фәлсәфи һәм гыйшкый характерлы.

Еш кына робагый музыка коралларына кушылып җырланалар.

Фарсы шигърияте классигы Гомәр Хәйям нәкъ үзенең робагыйлары белән мәшһүр.

Татар шигъриятендә дә киң таралган. Сәйф Сараи, Мифтахетдин Акмулла, Мәҗит Гафури, Габдулла Тукай, Дәрдемәнд, Әхмәт Исхак, Нури Арсланов һәм күп башка шагыйрьләр бу жанрны кулланганнар.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Әдәбият белеме сүзлеге / Төз.-ред. А.Г.Әхмәдуллин. Казан, 1990.