Роберт Ильясов (1954)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Роберт Ильясов (1954) latin yazuında])
Роберт Ильясов
Туган 10 май 1954(1954-05-10) (69 яшь)
Иске Дуван, Чүпрәле районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Яшәгән урын Галия Кайбицкая урамы, Казан[1]
Әлма-матер Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

Роберт Ильясов (Роберт Гыйниятулла улы Ильясов, 10 май 1954(1954-05-10) (69 яшь), Иске Дуван, Чүпрәле районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР — , ) — эколог, радиобиолог, биология фәннәре докторы (1992), ТР ФАнең мөхбир әгъзасы (2001). Чүпрәле районы Калинин исемендәге күмәк хуҗалыкта баш ветериария табибы (1982-1983), Бөтенберлек ветеринария вирусологиясе һәм микробиологиясе фәнни тикшеренү институтында (Покров ш., 1983-1986), Беларус гадәттән тыш министрлыгының радиология ФТИдә (1986-1998). Чернобыль һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан. «Нива Татарстана» ФҖБ директоры урынбасары (1998-1999), КДУ каршындагы физика-химия процесслары институты директоры урынбасары (1999-2000), ТР ФА авыл хуҗалыгы бүлегенең фәнни сәркәтибе (1999 елдан)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]