Роберт Кәүcәров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Роберт Кәүcәров latin yazuında])
Роберт Кәүcәров
Туган 16 апрель 1941(1941-04-16) (82 яшь)
Яңа Каенлык, Кызыл Кама районы, БАССР, РСФСР, СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт медицина университеты

Роберт Кәүсәров (рус. Каусаров Роберт Дамирович; 16 апрель 1941 ел) — сәламәтлек саклау өлкәсе ветераны. 1976 елдан Уфа каласындагы 17-нче клиник хастаханәнең баш табибы. 1990 елның 11 октябрендә Башкорт АССРның уникенче чакырылыш Югары Советының өченче сессиясендә Башкортстанның дәүләт суверенитеты турында декларация кабул иткән Башкорт АССР-ның 12-нче чакырылыш Югары Советы депутаты. Югары Советның Закон, законлылык һәм хокук тәртибе мәсьәләләре буенча комиссия әгъзасы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Роберт Дамир улы Кәүсәров 1941 елның 16 апрелендә Башкорт АССРның Краснокама районы Яңа Каенлык авылында туган.

Милләте татар, югары белемле — 1969 елда Башкортстан медицина институтын тәмамлаган.

Хезмәт юлын, 1960 елда Бөре медицина училищесын тәмамлагач, Яңавыл район хастаханәдәсендә башлый.

1960-1963 елларда Совет Армиясе сафында хәрби хезмәттә була. 1969 елда Башкортстан медицина институтын тәмамлагач, нейрохирург булып эшли.

1976 елдан Уфа шәһәрендә 17-нче клиник хастаханәнең (хәзерге 17-нче балалар клиник шәһәр хастаханәсе) баш табибы.

26 ел дәвамында 70 урынлы хастаханәнең баш табибы булып эшли, бу вакытта хастаханәдә үзәк һәм периферик нерв системасының авырулары һәм җәрәхәтләр вакытында операцияләрнең барлык төрләре эшләнә. Аның инициативасы буенча 1978 елда 17-нче хастаханәдә 45 урынга исәпләнгән балалар нейрохирургия бүлеге ачыла. Бүлек заманча дәвалау-диагностика аппаратурасы белән җиһазландырыла: «Оптон» операция микроскобы, микрохирургия саклагыч корылма, 1995 елда «Соматон» компьютер томографы алына.[1]

Уфа шәһәренең Орджоникидзе районы 54-нче Строитель сайлау округы Башкорт АССРның 12-нче чакырылыш Югары Советының халык депутаты итеп сайлана.

Башкортстан Югары Советының закон, законлылык һәм хокук тәртибе мәсьәләләре буенча комиссия әгъзасы.[2]

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «ССРБ-ның Сәламәтлек саклау отличнигы» билгесе бирелә (1980)
  • Башкортстанның атказанган табибы (1991 ел)
  • «Россия Федерациясенең атказанган табибы» (1996) [3]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • БАССР-ның 12-нче чакырылыш Югары Советы депутатлары исемлеге

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. // Парламентаризм в Башкортостане: история и современность. — Т. 2. — Уфа, 2005.УДК 930 ISBN 5-8258-0204-5
  2. Народные депутаты Республики Башкортостан. Двенадцатый созыв. — Уфа, Китап, 1994. — с. 34
  3. Министерство здравоохранения Республики Башкортостан, archived from the original on 2021-07-30, retrieved 2022-05-13 

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Народные депутаты Республики Башкортостан. Двенадцатый созыв. — Уфа, Китап, 1994. — с. 104

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]