Роберт Лютер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Роберт Лютер latin yazuında])
Роберт Лютер
Туган 8 март 1945(1945-03-08) (79 яшь)
Бежетск, Тверь өлкәсе, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Санкт-Петербург дәүләт консерваториясе[d]
Һөнәре дирижёр
Эш бирүче Башкорт дәүләт опера һәм балет театры

Лютер Роберт Эрнстович (8 март 1945 ел) — 2005-2009 елларда Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының баш дирижеры. Молдавиянең атказанган кешесе (2000).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Роберт Эрнстович Лютер 1945 елның 8 мартында Бежецк шәһәрендә (хәзер — Тверь өлкәсе) туган.

1962 елда Хор училищесын (фортепиано классы буенча укытучылары — С. И. Файнштейн, дирижерлык классы буенча — Ф. М. Козлов.), Н. А. Римский-Корсаков исемендәге Ленинград консерваториясен ике һөнәр буенча: 1972 елда — хор дирижерлыгы (проф. Е. Н. Кудрявцева классы), 1976 елда — опера-симфоник дирижерлыгы (проф. Э. П. Грикуров классы) тәмамлый.

1977 елдан алып 1980 елга кадәр Мәскәү консерваториясе аспирантурасында укый (проф. Г. Н. Рождественский классы).

Эш урыны: 1973 елдан алып 17 еллап С. М. Киров исемендәге Ленинград дәүләт академия опера һәм балет театрында (хәзер Мариин дәүләт академия театры) эшли, башка театр постановкаларында катнаша. 1981 елда театр оркестры белән «Сильва» фильм-опереттага музыка яздырта.

Голландия, Алмания, Австрия, Италия, АКШ, Румыния, Италия, Көньяк Корея опера һәм симфоник коллективлары белән эшли.

1991 елда АКШ-ка эмиграцияләнә. Сиэтл шәһәрендә яши. 1991 елның 19 августыннан — Венада дирижер (Австрия).

1991-1994 елларда Вера опера театрында эшли, «Травиата» (Дж. Верди), «Жизель» (А Адан), «Дон Кихот» (Л. Минкус) спектакльләрен куючысы һәм музыкаль мөхәррире була.

1999 елда — «Америка» операсы музыкаль компаниясе директоры (Нью-Йорк).

«Bangkok dance and music festival» (Таиланд), «Music of Martishor» (Молдова), «Athens opera and ballet festival» (Греция) халыкара фестивальләрендә катнаша.

2005-2009 елларда Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында баш дирижер булып эшли, музыкаль җитәкче һәм дирижер сыйфатында Дж. Вердиның «Риголетто» һәм «Бал-маскарад», Ш. Гуноның «Фауст», С. Прокофьевның «Ромео һәм Джульетта», Л. Исмәгыйлеваның «Аркаем», П. Овсянниковның «Том сойер», В. А. Моцартның «Дон Жуан»,Б. Асафьевның «Бакчасарай фонтаны», А. Глазуновның «Раймонда», Дж. Пуччининың «Мадам Баттерфляй» спектакльләрен З. Исмәгыйлевның «Урал илчеләре» милли операсын куя.

Башкорт дәүләт опера һәм балет театры белән Португалия, Таиланд һәм Көньяк Кореяда гастрольләрдә була.

Роберт Лютерның АКШ, Нидерланд, Алмания, Италия, Голландия, Австрия, Румын, Франция, Көньяк Корея, Сицилия, Тайвань кебек илләрдә шәхси ангажементлары бар.

2010 елдан алып — «Санкт-Петербург Опера» театры дирижеры.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Р. Лютерның репертуарында 60-тан артык опера һәм балет классикасы спектакльләре.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Улы — Лютер Святослав Робертович (1971-2016) — Санкт-Петербург дәүләт симфоник оркестрының дирижеры була[1]. 2016 елның 15 маенда вафат булып кала[2].

Кызы — Мария (1975), филолог.

Улы — Александр (2016)

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Om Emerit (29 февраль 2000 ел, Молдавия) — иҗади эшчәнлегендә зур казанышлары һәм музыка сәнгатен һәм халыкара мәдәни бәйләнешләрне үстерүдәге уңышлары өчен[3].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]