Роберт Нигъмәтуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Роберт Нигъмәтуллин latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Роберт Нигъмәтуллин
Robert Nigmatulin.jpg
Туган телдә исем Роберт Искәндәр улы Нигъмәтуллин (Терегулов)
Туган 17 июнь 1940(1940-06-17) (78 яшь)
Мәскәү
Милләт татар
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg ССҖБ
Flag of Russia.svg Русия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт техника университеты[d] һәм механико-математический факультет МГУ[d]
Һөнәре физик-механик
Эш бирүче Мәскәү дәүләт университеты
Бүләк һәм мөкәфәтләре СССР дәүләт премиясе (1983)
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]
Сайт http://www.nigmatulin.ru/

Commons-logo.svg Роберт Нигъмәтуллин Викиҗыентыкта

Роберт Нигъмәтуллин – күренекле татар галиме, Русия Фәннәр Академиясе академигы, МДУ профессоры, Фәннәр академиясенең Ширшов исемендәге Океанология институты директоры.

1940 елда Бауман ис. Югары техник училище профессоры Искәндәр Нигъмәтуллин (Терегулов) һәм табибә Галия Газизован гаиләсендә туган. Бабалары – татарлардан чыккан беренче медицина профессорларының берсе Гыйниятулла Терегулов һәм халык укытучысы Лотфулла Габделгазизов.

Бауман исемендәге югары техник училищеның машина төзелеше (1963) һәм Мәскәү дәүләт университетының механика–математика факультетларын (1965) тәмамлаган.

Аның турында сөйләгәндә 200 дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән 8 монография авторы булуын, 70 тән артык фән кандидаты һәм докторын әзерләвен генә әйтү дә җитәдер. Роберт Нигъмәтуллин 80 еллар уртасында РФА Төмән фәнни үзәген төзүдә башлап йөрүчеләрнең берсе, Русия Фәннәр академиясенең Уфа фәнни үзәгенең чишмә башында тора. 1995-2004 елларда Башкортстан фәннәр академиясен җитәкли. Күренекле татар галименең 23 еллык фәнни эшчәнлеге исә кайчандыр үзе тәмамлаган Мәскәү дәүләт университеты белән бәйле.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]