Эчтәлеккә күчү

Роберт Әбелмәмбәтов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Роберт Әбелмәмбәтов latin yazuında])
Роберт Әбелмәмбәтов
Туган телендәге исеме Роберт Шәрифҗан улы Әбелмәмбәтов
Туган 25 февраль 1942(1942-02-25)
СССР, РСФСР, Чкалов өлкәсе, Зиянчура районы[d], Юлкотлы
Үлгән 27 апрель 2002(2002-04-27) (60 яшь)
РФ, ТР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсе
Һөнәре актер, театр директоры
Эш бирүче Галиәсгар Камал исемендәге Татар театры һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры[1]
Җефет Сания
Бүләк һәм премияләре ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1988)

Роберт Әбелмәмбәтов, Роберт Шәрифҗан улы Әбелмәмбәтов (Роберт Шарифзанович Абульмамбетов; 1942 елның 25 феврале, СССР, РСФСР, Чкалов өлкәсе, Зиянчура районы, Юлкотлы2002 елның 27 апреле, РФ, ТР, Казан) ― мәдәният эшлеклесе, драма актеры, 1981―1984 елларда Камал, 1984―2002 елларда Тинчурин исемендәге театрларның директоры. Татарстан АССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1988).

Тинчурин театрының Горький урамындагы бинасы (1986―2025)

1942 елның 25 февралендә[2] Чкалов өлкәсе (1938―1957 елларда Ырынбур өлкәсенең атамасы) Зиянчура районы (2016 елдан Куандык шәһәр округына кергән) Юлкотлы татар авылында туган. Урта мәктәптән соң, Казан театр училищесын тәмамлаган (1966). 1966 елдан 1977 елга кадәр ― Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры. Аның сәхнә өчен яратылган бик күркәм кыяфәте, таланты халык күңелендә онытылмаслык образлар тудырырга мөмкинлек биргән[3]. Сәхнәдә үзен киң диапазонлы — романтик, үткен характерлы һәм фаҗигале планлы актер буларак таныткан. Нигездә театрның музыкаль-драма репертуарында катнашкан[4]. Башкарган рольләре арасында: Амур («Диләфрүзгә дүрт кияү», Туфан Миңнуллин); Альфред («Әни килде», Шәриф Хөсәенов); Хәлил («Галиябану», Мирхәйдәр Фәйзи) һәм Бакый («Ак калфак», Мирхәйдәр Фәйзи), Газиз (Хәй Вахит), Витторио («Синьор Купьелло йортында Раштуа», Э. де Филиппо[d]); Исәнбай («Кыю кызлар», Таҗи Гыйззәт) һ.б.[4].

1977 елдан актерлык эшен Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры урынбасары вазифасы белән бергә башкарган. 1981 елдан ― әлеге театрның директоры[4].

1984 елдан 2002 елга кадәр ― К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры[5]. Директор вазифасын башкарырга алынуы театрның күчмә вакытыннан стационар тормышка күчү кебек катлаулы чорга туры килгән. 1986 елның 5 ноябрендә Камал театры яңа бинага күчкәч[6] Горький урамындагы бинаны Тинчурин театрына алу өчен тырышлык куйган (бинаны Качалов театры да сораган булган[3]). Директор Роберт Әбелмәмбәтов тырышлыгы белән 1988 елның 4 маенда РСФСР Мәдәният министрлыгы карары белән театрга Кәрим Тинчурин исеме бирелгән[3]. Күчмә, соңыннан Тинчурин театрындагы даими булып торган режиссерларга кытлыкны җиңеп, Мәскәүдә Щукин исемендәге Югары театр укуханәсенең режиссура факультетын тәмамлаган (1993), Казан яшь тамашачы театрында актер һәм режиссер булып эшләгән Рәшит Заһидуллинны[7] Тинчурин театрына баш режиссер итеп чакырган. Тинчурин театры белән Мәскәү, Ленинград, Екатеринбург, Сургут, Төмән кебек зур шәһәрләрдә уңышлы гастрольләр оештырган.

« Театрда директор булып эшләү өчен бик зур көч, тәвәкәллек, осталык кирәк. Иң авыр хезмәтләрнең берседер ул. Роберт абыйның тышкы матурлыгы эчке дөньясының, күңеленең матурлыгы белән тәңгәл килә. Әдәпле, тәртипле, намуслы ― бу сыйфатлар аңа тумыштан бирелгәндер. Безнең карашка, ул бик тә көчле дипломат һәм оештыру сәләтенә ия эшмәкәр иде. Дәүләт даирәләрендә эшләүче хезмәткәрләр белән сөйләшә, алар белән уртак тел таба белә иде. Театрыбыз бинасыз, режиссерсыз калган чорда да ул югалып калмады, коллектив белән бергә шушы авыр хәлләрдән чыгу юлларын тапты, театрны туган бинасына кайтарды. Дамир Сираҗиев, Рәшит Заһидуллин кебек режиссерлар һәм, әлбәттә, сәләтле артистларыбыз белән театрыбыз иҗат үрләре яулады. Театр республикабызда гына түгел, Россия Федерациясендә танылуга иреште[8]
Ләлә Миңнуллина, Татарстанның халык артисты
»

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Сания (Үзбәкстаннан кайткан). Балалары булмаган. Саниянең беренче иреннән туган кызын үз баласы кебек карап үстереп, кияүгә биргән[3].

  1. https://baza.vgd.ru/1/257/
  2. Абульмамбетов Роберт Шарифзанович. Государственный центральный театральный музей имени А. А. Бахрушина
  3. 1 2 3 4 5 Әхтәм Зарипов. Алтын йөрәкле кеше. «Безнең мирас», 2021 ел, № 11 (335). ― Б.102-107.
  4. 1 2 3 25 февраля 1942 года родился Абульмамбетов Роберт Шарифзянович. Институт татарской энциклопедии и регионоведения ВКонтакте, 25.02.2024
  5. Абульмамбетов Роберт Шарифзянович. Всероссийское генеалогическое древо
  6. архив күчермәсе, archived from the original on 2019-07-01, retrieved 2018-12-16
  7. Рәшит Заһидуллин Тинчурин театрының баш режиссеры вазифасыннан китәргә мөмкин. 2019 елның 3 сентябрь көнендә архивланган Татар-информ, 2.09.2019
  8. Әхтәм Зарипов. Алтын йөрәкле кеше. «Безнең мирас», 2021 ел, № 11 (335). ― Б.107
Мәкаләләр
Элгәре:
Әзһәр Хөсәенов
Камал театры директоры
19811984
Аннары:
Шамил Закиров