Роберт Әхмәтов (1941)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Роберт Әхмәтов (1941) latin yazuında])
Роберт Әхмәтов
Туган 5 май 1941(1941-05-05) (82 яшь)
Яскаен, Чуюнчинский сельсовет[d], Дәүләкән районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт медицина университеты
Һөнәре табиб

Роберт Әхмәтов - (рус. Ахметов Роберт Салимович — 5 мая 1941) — Россия Федерациясе сәламәтлек саклау отличнигы, Башкортстан Республикасының атказанган табибы. Башкортстан Югары Советының 12-нче чакырылыш халык депутаты [1]

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Роберт Сәлим улы Әхмәтов 1941 елның 5 маенда БАССРның Дәүләкән районы Яскаен бистәсендә туган.

Чуенчы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1958-1960 елларда Салават шәһәрендә слесарь-инструментальщик булып эшли.

1960-1963 елларда чик буе гаскәрендә хезмәт итә.

Армия хезмәтен тәмамлаганнан соң, 1963 елда Башкорт дәүләт медицина институтының дәвалау факультетына укырга керә һәм аны 1969 елда тәмамлап чыга.

1969-1974 елларда республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы сайты юнәлтмәсе буенча Кушнаренко үзәк район больницасында хирург булып эшли.

1974-1976 елларда БДИ-ның госпиталь хирургиясе кафедрасы каршындагы клиник ординатурасында укый.

1976-1980 елларда 6 нчы шәһәр клиник больницасында йөрәк хирургиясе бүлекчәсендә кардиохирург булып эшли.

1980-2002 елларда 15 нче шәһәр клиник больницасында баш табиб.

2002 елдан 50-нче Уфа кала поликлиникасында хирург булып эшли. Поликлиника ветераннар советы рәисе булып тора. «Медик» ветераннар һәм пенсионерлар советы әгъзасы.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Россия Федерациясе сәламәтлек саклау отличнигы
  • Башкортстан Республикасының атказанган табибы
  • «Дәүләт чикләрен саклауда отличие өчен» медале
  • "Фашистик Германияне җиңү көненең 25 еллыгы" медале [2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Народные депутаты Республики Башкортостан. Двенадцатый созыв. — Уфа, Китап, 1994. — с. 13.
  2. Ахметов Роберт Салимович(үле сылтама)

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Народные депутаты Республики Башкортостан. Двенадцатый созыв. — Уфа, Китап, 1994. — с. 13

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ахметов Роберт Салимович(үле сылтама)