Робер Планкет
| Робер Планкет | |
|---|---|
| Туган телендәге исеме | фр. Robert Planquette |
| Туган | 31 июль 1848[1][2][3][…] бывший 2-й округ Парижа[d], Париж[4] |
| Үлгән | 28 гыйнвар 1903[1][3][5][…] (54 яшь) boulevard Pereire[d], XVII округ Парижа[d][6] |
| Күмү урыны | Пер-Лашез[d] |
| Ватандашлыгы | Франция |
| Әлма-матер | Париж югары музыка һәм бию милли консерваториясе[d] |
| Һөнәре | композитор, пианист, җырчы |
Жан Робер Жюльен Планкет ( фр. Jean Robert Julien Planquette, 31 июль 1848, Париж — 28 гыйнвар, 1903, шунда ук) — француз композиторы, комик опера яки оперетталар авторы, иң билгелесе «Корневиль чаңнары» һәм «Рип Ван Винкль».
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Планкет җырчы гаиләсендә туган. Ул Париж консерваториясендә укый башлаган (остазы Жюль Лоран Дюпрато), әмма акча җитмәү аркасында тәмамлый алмаган. Аннары ул кафеда пианист, җырчы булып эшли (яхшы тенор) һәм җырлар яза.
1867 елда ул Поль Сезано шигыренә «Самбра-и-Маас полкы» җырын яза, соңрак әлеге җыр бик популяр була; үзенең әйтүе буенча, ул бик ач булганга, нәшриятчегә ноталарын 14 франкка сата[7]
1872 елда беренче «Фиргавеннән курык» опереттасын яза. Уңыш уртача була. Аннан соң тагын 3 оперетта яза.
1876 : «Фоли Драматик» театры директоры (Folies Dramatiques) Планкетка үз театры өчен оперетта язарга тәкъдим итә. Киләсе елда, бу оперетта, мәшһүр «Корневиль чаңнары» (Les cloches de Corneville) сәхнәгә чыга һәм сенсацион уңышка ирешә: Парижда 480, Лондонда 708 спектакль куела. 1886 елда инде Парижда бу опереттаның меңенче спектакле була.
«Корневиль чаңнары» һәм Планкетның иң яхшы оперетталарының музыкасы романтик булуы, көйләрнең нәфис бизәлеше белән аерылып тора.
Аннан соңгы берничә оперетта салкын кабул ителә, Лондонда (1880) Les voltigeurs de la 32ème гына яхшы кабул ителә, анда бу оперетта «Карт гвардияче» исеме астында куела.
1882 елда Лондонда һәм бераз соңрак Парижда (Парижда ул гади генә «Рип» дип аталган) «Rip Van Winkle» опереттасы күренгәч, Планкетның триумфы кабатлана. Либретто Вашингтон Ирвингның шул ук исемдәге әкиятенә нигезләнгән. Ике ел узгач, Лондон (Парижга караганда тагын да иртәрәк) «Нелл Гвин» опереттасын кабул итә, хәер, «Рип» ка караганда күпкә азрак сокландыра; Парижда бу оперета уңышсызлыкка дучар була.
Калган Планкетт оперетталары уңышка ирешми. Соңгы «Мөхәммәт оҗмахы» опереттасы тәмамланмаган килеш кала; аның оркестровкасын 1906 елда Л. Ганн башкара.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Планкет оперетталары исемлеге:
- Méfie-toi de Faraon (1872)
- Le serment de Mme Grégoire (1874)
- Paille d'avoine (1874)
- Le valet de cœur (1875)
- Корневиль кыңгыраулары (Париж, 1877)
- Le chevalier Gaston (Монте Карло, 1879)
- Les voltigeurs de la 32ème (Париж, 1880)
- La cantinière (Париж, 1880)
- Les chevaux-légers (Париж, 1882)
- Рип ван Винкл (Лондон, 1882)
- Нелл Гвин (Лондон, 1884)
- La crémaillère (Париж, 1885)
- Сюркуф (Париж, 1887)
- Капитан Терес (Лондон, 1890)
- La cocarde triocolore (Париж, 1892)
- Le talisman (Париж, 1893)
- Панурге (Париж, 1895)
- Mam'zelle Quatousous (Париж, 1897)
- Le fiancé de Margot (1900)
- Le paradis de Mahomet (Париж, 1906)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1 2 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: ачык мәгълүмат платформасы — 2011.
- ↑ Léonore бирелмәләр нигезе — ministère de la Culture.
- 1 2 Encyclopædia Britannica
- ↑ Archives de Paris
- ↑ todotango.com
- ↑ мэрия Парижа Vital records of Paris
- ↑ Norman E. Smith. Program notes for band. — GIA Publications, 2002. — P. 480.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Музыкальный энциклопедический словарь / Гл. ред. Г. В. Келдыш. — М.: Советская энциклопедия, 1990. — с. 425 — ISBN 5-85270-033-9
- Владимирская А. Р. Звёздные часы оперетты. 1-е издание. Л. 1975.
- Трауберг Л. З. Жак Оффенбах и другие. М.: Искусство, 1987.
- Янковский M. О. Оперетта. Возникновение и развитие жанра на Западе и в СССР., Л. — М., 1937.
- ПЛАНКЕТ, Планкетт (Planquette) Жан Roбер Жюльен / Бронфин E. P. // Окунев — Симович. — М. : Советская энциклопедия : Советский композитор, 1978. — (Энциклопедии. Словари. Справочники : Музыкальная энциклопедия : [в 6 т.] / гл. ред. Ю. В. Келдыш ; 1973—1982, т. 4).
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Планкет, Роберт // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
- Планкет, Робер: ноты произведений на International Music Score Library Project