Робот

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Expo 2005 күргәзмәсендә ASIMO (2000) ике аяклы гуманоид робот.
Дүртаяклы хәрби робот Гепард, BigDog (Зур Эт)нең эволюциясе (рәсемдә), 2012 елда дөньяның иң тиз роботы буларак күрсәтелгән, шул вакытта ул Массачуссеттс Технология Институтының 1989 елда ясаган ике аяклы робот рекордын узган.

Робот — ул катлаулы гамәлләр сериясен автоматик рәвештә ясарга сәләтле, бигрәк тә санак тарафыннан программаланучы машина. Роботлар читтәге идарә җайланмасы тарафыннан юнәлтелергә мөмкин яки эчтә корылган идарә булырга мөмкин. Роботлар кеше формасында конструкцияләнергә мөмкин, әмма күпчелек роботлар аларның кыяфәте нинди булуга карамастан биремне үтәү өчен конструкцияләнгән машиналар.

Роботлар автоном яки ярым-автоном булырга мөмкин һәм Honda-ның Advanced Step in Innovative Mobility (ASIMO) һәм TOSY-ның TOSY Пинг Понг Уйнаучы Роботы (TOPIO) дан алып сәнәгать роботлары, медик операция роботлары, патент ярдәм итүче роботлары, эт терапиясе роботлары, бергәләп программаланучы ''күч'' роботлары, General Atomics MQ-1 Predator кебек UAV дроннары һәм хәтта микроскопик нано роботларга кадәр диапазонда була. Тормыштагы сыман кыяфәт мимикасы яки автоматик хәрәкәтләр ярдәмендә робот акыл хисен яки фикерен чагылдыра ала.

Роботларның куллануы, эшләве, төзүе һәм конструкциясе өстендә, һәм шулай ук аларның идарәсе, сенсор кире бәйләнешен һәм мәгълүмат эшкәртү санак системалары белән эшләүче технология тармагы робототехника дип атала. Бу технологияләр куркынычлы мохиттә яки җитештерү процессларында кеше урынына эшли ала торган, яки кыяфәт, үз-үзен тотуы һәм/яки аңлауда кешегә охшый торган автоматик машиналар белән эш итә. Хәзерге көннең күп роботлары тереклек тәэсире робототехника кырында табигать кертеме тәэсире астында эшләнгән. Бу роботлар шулай ук роботиканың яңа тармагын: җиңел роботиканы барлыкка китергән.

Борынгы цивилизацияләр вакытыннан ук кеше үзгәртә ала торган автоматик җайланмалар һәм хәтта хайваннар һәм кешеләргә охшаган автоматлар турында мәгълүмат булган, алар беренче чиратта күңел ачу өчен конструкцияләнгән. Сәнәгать чорында механика техникасы үсеш алганнан соң, гамәлгә яраштырылганрак кулланышлар барлыкка килә, мәсәлән, автоматик машиналар, читтән идарәле һәм чыбыксыз читтән идарә итү.

«Робот» сүзе беренче мәртәбә Чехия язучысы Карл Чапекның Россумның Универсаль Роботлары дигән 1920 елгы пьесасында кулланыла, әмма сүзнең чын уйлап табучысы Карелның туганы Йозеф Чапек була.

Электроника 1948 елда Англиядә Уильям Грэй Уолтер ясаган беренче электроник автоном роботлар ясау белән үсешнең әйдәп баручы көченә әйләнә. Беренче цифрлы һәм программаланучы робот 1954 елда Джордж Девол тарафыннан уйлап чыгарыла һәм Unimate дип атала. Ул 1961 елда General Motors фирмасына сатыла, анда ул Ewing Township, New Jersey-ның Inland Fisher Guide Plant Заводында басым астында кою машиналарыннан кайнар металл кисәкләрен күтәрү өчен кулланган.

Роботлар кешеләрне кешеләр эшләмәскә тырышкан кабатланучы һәм куркынычлы биремнәр яки зурлык чикләүләренә күрә яки ачык космос яки диңгез төбе кебек экстремаль мохиттә булган кеше эшли алмаган биремнәр башкаруда алмаштырган.

Роботлар кулланышы үсеше һәм аларның җәмгыятьтә роле турында борчылулар бар. Роботларны технологик эшсезлектә гаеплиләр, чөнки алар артучы сан функцияләрдә эшчеләрне алмаштыра. Роботларны хәрби бәрелешләрдә куллану әхлакый борчылулар күтәрә. Роботларның автономиясе мөмкинчелекләре һәм потенциаль нәтиҗәләр турында фантастикада әйтелгән һәм алар киләчәктә чын борчылу булырга мөмкин.

Эчтәлек

Резюме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

KITT (уйланып чыгарылган робот) акыл ягыннан антропоморфик
ASIMO физик яктан антропоморфик

Робот сүзе физик роботларга һәм виртуаль программа тәэминаты агентларына карарга мөмкин, ләкин соңгыларын шулай ук ботлар дип атыйлар. Нинди машиналарны роботлар дип атарга мөмкин булу турында килешү юк ләкин белгечләр арасында һәм җәмәгать арасында роботлар барлык яки берничә түбәндәге мөмкинчелек һәм функциягә ия булырга тенденция бар дигән гомуми килешү бар: электрон программалауны кабул итү, электрон рәвештә бирелгән мәгълүматны яки физик сиземләүне эшкәртү, берникадәр дәрәҗәдә автоном эшләү, тирәли хәрәкәтләнү, үзенең физик өлешләре белән яки физик процесслар белән эшләү, сизү һәм әйләнә-тирә мохите белән манипуляцияләү һәм акыллы тотыш чагылдыру — бигрәк тә кешеләр яки башка хайваннарның мимикасын күрсәтә торган үз-үзен тотышына ия булу. Робот концепциясенә якын Синтетик Биология кыры тора, ул машинага караганда җан ияләре табигатен күрсәтүче берлекләрне өйрәнә.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Автоматлар фикере Җир буенча төрле мәдәниятләр мифологияләрендә туган. Борынгы Кытайны да кертеп, борынгы цивилизацияләрнең инженерлары һәм уйлап табучылары үзе эшләүче машиналарны төзеп караган, шуларның кайберәүләре хайваннарга һәм кешеләргә охшаган. Автоматларның иртә тасвирламаларында Архитасның ясалма күгәрченнәре, Мо Цзы һәм Лю Банның ясалма кошлары, Александрия Геронының «сөйләшүче» автоматы, Византияның Филосының юындыргыч автоматы һәм Ле Цзыда тасвирланган кеше автоматы бар.

Иртә башлануы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һинд Ведаларында тактачыклардан туган Шука турында әйтелгән.

Дэвибхагавата Пурана
ШУКАНЫҢ ТУУЫ
Күп мәртәбә үз-үзен тыйган, Гхритачи тарафыннан сокландырылган акыл
Үлчәп булмаслык яктылыкка ия Вьяса тарафыннан җиктерелмәгән булган (6)
Ут ясау өчен тактачыкларны ышкыганда,
Аның орлыгы аларга төшкән (7)
Орлык чыгуга игътибар итмичә, ул тактачыкларны ышкуын дәвам иткән,
Шунда алардан икенче Вьясага ошаган Шука барлыкка килгән. (8)

Күп борынгы мифологияләр һәм хәзерге диннәрдә ясалма кешеләр бар, мәсәлән грек ходае Гефест (римлыларда Вулкан) төзегән механик хезмәтчеләр, яһүд риваятендәге балчык големнар һәм Норвегия риваятендәге балчык гигантлар һәм Пигмалионның яши башлаган мифик статуясы Галатея. Безнең эрага кадәр якынча 400 елдан, Крит мифларында Талос турында әйтелгән, ул Крит утравын пиратлардан саклаган.

Борынгы Грециядә, грек инженеры Ктесибий (безнең эрага кадәр якынча 270 ел) «пневматика һәм гидравлика белемен беренче орган һәм хәрәкәтләнүче фигуралар белән сәгатьләр эшләп чыгару өчен кулланган». Безнең эрага кадәр IV гасырда грек математикы Тарентумнан Архитас «Күгәрчен» дип атаган механик бу ярдәмендә эшләүче кошын уйлап чыгарган. Грек математигы һәм уйлап чыгаручысы Александрия Героны күпсанлы кулланучы конфигурацияләгән автомат җайланмалар барлыкка китергән һәм һава басымы, бу һәм су егәрлеге ярдәмендә эшләүче машиналарны тасвирлаган.

Әл-Җәзариның уенчык көймәсе, музыка автоматы

XI гасыр Локапаннатти Будданың калдыклары Рома висайя (Рим) патшалыгыннан механик роботлар (бһута ваһана янта) тарафыннан сакланганы турында әйтелә; алар Патша Ашока тарафыннан коралсыздырылганчы.

Борынгы Кытайда Ле Цзы III гасыр тексты гуманоид автоматны тасвирлый, анда күпкә иртәрәк булган Кытай императоры Жоуның Патшасы Му һәм Ян Ши буларак мәгълүм механик инженер арасында очрашу турында мәгълүмат бар. Ян Ши патшага горур итеп үзенең механик «кул эше»нең күн, агач һәм ясалма органнардан чын зурлыклы, кеше формасындагы фигураны тәкъдим итә. Шулай ук «Хан Фей Цзы»да очучы автоматлар турында мәгълүматлар китерелгән һәм шулай ук башка текстларда, алар V гасыр Моист философы Моцзыга һәм аның замандашы Лю Банга карый, уңышлы оча ала торган ясалма кошлар («ма юань») уйлап табылган. 1066 елда Кытай уйлап табучысы Су Сонг каланча формасындагы су сәгате төзегән, анда сәгать чаң кагып фигуралар күрсәткән.

сәгатьне чаң кагып күрсәтүче Су Сонгның астрономик сәгать каланчасы.

Автоматларның башлануы Су Сонгның сәгатьне чаң кагып күрсәтүче астрономик сәгать каланчасы белән бәйләнгән. Аның механизмында программаланучы барабан машинасы булган, ул кечкенә рычагларга шпилькалар (кулачоклар) ярдәмендә баскан һәм кагып уйнаучы коралларны эшкә җиккән. Барабанчы шпилькаларны төрле урыннарга хәрәкәтләндереп төрле ритмнар һәм төрле барабан уены үрнәкләрен уйнатыла ала торган булган.

Эчке эшләр белән Леонардо роботы моделе. Леонардо да Винчи тарафыннан якынча 1495 елда конструкцияләнгән дип фаразлана.

Италия Яңарышында, Леонардо да Винчи (1452-1519) якынча 1495 елда гуманоид роботлар өчен планнарның караламаларын эшләгән. 1950-нче елларда янә табылган Да Винчиның язу китапчыкларында Леонардо роботы буларак мәгълүм механик рыцарьның тәфсилле язмалары булган, ул рыцарь утыра алган, кулларын болгый алган һәм башын һәм теш казнасын хәрәкәтләндерә алган. Конструкция фаразланганча аның «Витрувий Кешесе»ндә язылган анатомик тикшеренүенә нигезләнгән. Ул аны ясап караганмы-юкмы билгеле түгел.

Япониядә катлаулы хайван һәм кеше автоматлары XVII һәм XIX гасырлар арасында төзелгән булган, аларның күбесе XVIII гасыр «Каракури зуи» («Иллюстрацияле Машиналар Фәне», 1796) тасвирланган. Шундый автоматларның берсе каракури нингё булган, ул механик марионетка булган. Каракуриның төрле юрамалары булган: театрда кулланылган «Бутаи каракури», өйләрдә кулланылган һәм кечкенә булган «Зашики каракури» һәм дини фестивальләрдә кулланылган «Даши каракури», анда традицион мифларны һәм риваятьләрнең уйнавын башкару өчен марионеткалар булган.

Франциядә, 1738 һәм 1739 еллар арасында, Жак де Вокансон берничә кеше зурлыгындагы автомат күрсәткән: флейта уйнаучысы, торба уйнаучысы һәм үрдәк. Механик үрдәк канатларын кага алган, муенын суза алган һәм караучының кулыннан ризыкны йота алган һәм ул ризыкны аш кайнату иллюзиясен биргән серле бүлектән матдәне чыгарып.

Читтән идарә итү системалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бреннан торпедосы иң иртә «идарә ителә торган ракеталарның» берсе

Читтән идарә ителә торган йөрү чаралары XIX гасыр ахырында берничә тип читтән идарә ителә торган торпедоларның берничә тип формасында күрсәтелгән булган. Иртә 1870-нче еллар башындагы кешеләр Джон Эрикссонның читтән идарә ителә торган торпедоларын (Пневматика), Джон Луи Лейның (электр чыбыгы аша идарә ителә торган) һәм Виктор фон Шелиханың (электр чыбыгы аша идарә ителә торган) күргәннәр.

Луи Бреннан тарафыннан 1877 елда уйлап чыгарылган Бреннан торпедосы ике капма-каршы әйләнүче пропеллерлар тарафыннан идарә ителгән булган, алар торпедолар эчендәге чорналган барабаннардан чыбыкларны тиз тартып әйләндерелгән булган. Ярдагы станциягә тоташтырылган чыбыкларның дифференциаль тизлек торпедоны үзенең максатына идарә итәргә мөмкин иткән, бу аны беренче «практик» идарә ителә торган ракета иткән. 1897 елда Британия уйлап чыгаручысы Эрнест Уилсон «Герц» (радио) дулкыннары тарафыннан идарә ителә торган торпедолар өчен патент алган.

Икенче бөтендөнья сугышы дәверендә идарә ителә торган самолётлар һәм ракеталар буенча пионер эше өчен «радио идарә итү системаларның атасы» буларак мәгълүм Арчибальд Лоу булган. 1917 елда ул Король Очу Корпусына читтән идарә ителә торган самолётны күрсәткән һәм шул ук елда ул беренче чыбык аша идарә ителә торган ракетаны төзегән.

'Робот' төшенчәсенең килеп чыгышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

'Робот' беренче мәртәбә Чехия язучысы Карл Чапекның 1920 ел пьесасы Россумның Универсаль Роботларында ясалма автоматлар өчен кулланыла. Гәрчә туганы Карел тарафыннан Йозеф Чапек робот төшенчәсенең чын уйлап табучысы дип аталган. 'Робот' сүзе үзе яңа булмган, ул Славян телендә 'робота' (мәҗбүри эшләүче) буларак билгеле, ул XIX гасыр Аурупада киң таралган феодал системасы астында мәҗбүри эшләргә тиеш булган крестьяннарны аңлаткан. Чапекның уйланма тарихы җансыз ясалма кеше тәннәрен технологик барлыкка китерүен тасвирлаган, һәм элекке феодаль robota сыйныфы темасы оста телле итеп яңа сыйныф эшләнгән, ясалма эшчеләрнең алга китерүенә тәңгәл килгән.

Иң элекке роботлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Джордж» белән W. H. Richards, 1932

1928 елда беренче гуманоид роботларның берсе Эрик Лондонда Модель Инженерлары Җәмгыятенең ел саен күргәзмәсендә күрсәтелгән булган, ул анда вәгазь сөйләгән. Ричардс тарафыннан уйланып чыгарылган роботның рамасы алюминий бронежилет белән унбер электромагнит һәм унике Вольт туклану чыганагы тарафыннан тукландырылган бер мотордан торган. Робот кулларын һәм башын хәрәкәтләндерә алган һәм тавыш идарәсе яки читтән идарә ярдәмендә идарә ителә алган. Вестингхауз Электр Корпорациясе 1926 елда Телевоксны төзегән, ул кулланучылар кабыза һәм сүндерә ала торган төрле җайланмаларга тоташтырылган картон контур булган. 1939 елда Электро буларак мәгълүм гуманоид робот 1939 ел Нью-Йорк Дөнья Ярминкәсендә беренче мәртәбә тәкъдим ителгән. Җиде фут биеклеге белән (2,1 м) һәм 265 авырлыгы белән (120,2 кг), ул тавыш идарә итүе белән йөри алган, (минутына 78 әйләнеш ясый торган магнитофон кулланып) 700-гә якын сүз әйтә алган, тәмәке тарта алган, һава шарлары тутыра алган, һәм башын һәм кулларын хәрәкәтләндерә алган. Тәне корыч механизмнан, кулачоктан һәм мотор каркасыннан торган, бөтенесе алюминий кабык белән капланган. 1928 елда, Япониянең беренче роботы Гакутенсоку, Макото Нишимура тарафыннан конструкцияләнгән булган.

Хәзерге автоном роботлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче катлаулы үз-үзен тотышы белән электрон роботлар 1948 һәм 1949 елда, Бристоль, Англиядә Бёрден Нейрологик Институтта Уильям Грей Уолтер тарафыннан ясалган булган. Ул аз сандагы ми күзәнәкләре арасында бай тоташтырулар бик катлаулы үз-үзен тотышка үсеш бирергә сәләтле икәнен исбатламакчы булган - асылда минең ничек эшләве аның тоташтыруында ятканын. Аның "Элмер" һәм "Элси исемле беренче роботлары 1948 һәм 1949 еллар арасында конструкцияләнгән һәм еш үзенең формасы һәм әкрен хәрәкәте өчен "ташбака"лар дип аталган. Өч тәгәрмәчле ташбакалар фототаксиска сәләтле булган, аның ярдәмендә алар батареялары утыргач электр туклану станциясенә юл тапканнар. Уолтер ми процессларын симуляция өчен саф аналог электрониканы куллануның әһәмиятен ассызыклаган, шул ук вакытта аның замандашлары, мәсәлән, Алан Тьюринг һәм Джон фон Нейман акыл процессларының цифрлы исәпләү терминнарында булган карашлы булган. Аның эше Родни Брукс, Һанс Моравец һәм Марк Тильден кебек артыннан баручы роботика тикшеренүчеләре буыннарын дәртләндергән. Уолтер "ташбакаларының" хәзерге реинкарнацияләре BEAM роботикасы формасында яши. Беренче цифрлы эшли торган һәм программаланучы робот Джордж Девол тарафыннан 1954 елда уйлап чыгарылган һәм соңыннан Unimate дип аталган. Бу ахырда хәзерге роботлар сәнәгатенең нигезләрен салган. Девол беренче Unimateны 1960 елда General Motorsка саткан һәм ул 1961 елда Трентон, Нью Джерсидагы заводта корылган булган, анда ул басым астында эретү машинасыннан кайнар металл кисәкләрен күтәргән һәм өеп куйган. Деволның беренче цифрлы эшли торган программаланучы робот кулга патенты хәзерге роботлар сәнәгатенең нигезләвенең вәкиле булып тора. Беренче төйи торган робот 1963 елда Фуджи Юсоки Когё Компаниясе тарафыннан тәкъдим ителгән. 1973 елда, алты электромеханика ярдәмендә хәрәкәтләнүче күчәрле робот Германиядә KUKA Robotics тарафыннан патентланган булган һәм Виктор Шейнман 1976 елда уйлап чыгарган программаланучы универсаль манипуляция кулы булган, конструкция Unimation-га сатылган булган. Коммерция һәм сәнәгать роботлары хәзер киң кулланышта, алар кешегә караганда эшне арзанрак һәм төгәлрәк башкара. Аларны шулай ук кеше өчен пычрак, куркыныч яки кызык булмаган җиктерәләр. Роботлар эшләп чыгаруда, җыю һәм упаковкада, транспортта, Җир һәм космосны тикшерүдә, хирургиядә, хәрби коралларда, лаборатория тикшерүләрдә һәм кулланучы һәм сәнәгать товарларны масса җитештерүдә кулланыла.

Киләчәк үсеш һәм трендлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Роботика фәнен һәм роботларны үстерер өчен төрле техникалар барлыкка килгән. Бер метод булып эволюцион роботика тора, монда берничә төрле робот тестлар уза. Иң яхшы узганнары киләчәк "буын" роботлар өчен модель ясау өчен кулланыла. Тагын бер метод ул үсеш роботикасы ул бер роботның проблема чишү һәм башка функцияләр өлкәсендә үзгәрешләр һәм үсешенең тарихын терки. Башка тип робот ул күптән түгел тәкъдим ителгән һәм смартфон һәм робот кебек гамәл кыла, ул РобоХон дип атала. Роботлар алдынгырак булган саен, соңыннан нигездә роботлар өчен ясалган санак операцион системасы булырга мөмкин. Robot Operating System ул ирекле чыганаклы программалар тупланмасы, ул башкалар арасында Стенфорд Университетында, Массачусеттс Технология Институтында һәм Германиядә, Мюнхен Технология Университетында барлыкка китерелгән. ROS роботның навигациясе һәм кулаякларын программалау ысулларын тәэмин итә үзенчәлекле аппарат җайланмалары куллануга карамастан да. Ул шулай ук сурәт тану һәм хәтта ишекләр ачу кебек эшләр өчен югары дәрәҗә командаларны тәэмин итә. ROS роботның санагында йөкләнгәндә, ул роботның кулаяклары (конечности) хәрәкәте һәм озынлыгы кебек аттрибутлар турында бирелгән мәгълүматларны кабул итә. Ул бу бирелгән мәгълүматларны югарырак дәрәҗә алгоритмнарга тапшыра. Microsoft шулай ук "роботлар өчен Windows" системасын үстерә, үзенең Роботлар Үстерү Студиясендә, аны 2007 елдан алып була. Япония хезмәт итүче роботларның тулы шкала коммерциализациясен 2025 елга кадәр өмет итә. Япониядә күп технологик тикшерү Япония дәүләт агентлыклары тарафыннан алып барыла, бигрәк тә Сәүдә Министрлыгы тарафыннан. Роботиканың күп киләчәк кулланышлары кешеләр өчен ачыктан-ачык күренә диген сиземләү бар, гәрчә алар фараз итү вакытындагы булган роботлар мөмкинчелекләреннән күпкә өстенрәк булса да. 1982 елда кешеләр роботлар кайчандыр:

1. өлешләрне чистартачак

2. кешеләр бөтенләй булмаган килеш, автомобильләргә буяу сиптерер

3. әйберләрне тартмаларга паклачак, мәсәлән, шоколадларны тартмаларга.

4. электр жгутларны ясаячак.

5. йөк машиналарын коробкалар белән төйиячәк

6. кием һәм аяк киемнәре кебек җиңел товарларны сатачак

7. сарыкларның йонын кисеп алачак

8. протезлау

9. Тиз ашамлык пешерәчәк һәм башка хезмәт күрсәтү сәнәгатьләрендә яшәячәк.

10. Көнкүреш роботы

Гомумән алганда мондый фараз итүләр вакыт шкаласына артык оптимистик була.

Яңа функцияләр һәм прототиплар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2008 елда Caterpillar Inc. бернинди йөртүчесез үзе йөри торган үзбушаткыч машинасын ясаган. Күп аналитиклар үзбушаткыч машиналар ахыр чиктә логистикада инкыйлаб ясарга сәләтле дигән фикердә. 2014 елга Caterpillar ширкәтенең үзе йөри торган үзбушаткыч машинасы булган, ул тау эше процессын шактый үзгәртер дип фаразлана. 2015 елда Caterpillar машиналары Австралиядә тау эше компаниясе Rio Tinto Coal Australia тарафыннан актив кулланылган. Кайбер аналитиклар ышануынча киләсе берничә декада эчендә күпчелек йөк машиналары үзеннән-үзе йөртелә торган булачак дип ышана.

Мардж исемле укымышлы яки "укучы робот"ның программа тәэминатыннан килгән акылы бар. Ул газеталар укый ала, дөрес язылмаган сүзләрне таба һәм төзәтә ала, Barclays кебек банклар турында өйрәнә ала, һәм кайбер рестораннан башкаларыннан ашау өчен яхшырак урыннар икәнен аңлый ала.

Бакстер ул 2012 елда тәкъдим ителгән яңа робот, ул идарә итү аша өйрәнә. Эшче Бакстерны биремне ничек үтәргә аның кулларын теләгән хәрәкәттә хәрәкәтләндереп һәм Бакстерны аларны истә калдыртып өйрәтә ала. Бакстерның кулында өстәмә пультлар, төймәләр һәм идарәләр бар, бу күбрәк төгәллек һәм функцияләр өчен. Теләсә нинди гади эшче Бакстерны программалый ала һәм бу минутлар гына ала, гади сәнәгать роботларыннан аермалы буларак, аларны куллану өчен киңәйтелгән программалау һәм кодлау кирәк була. Бу Бакстер эшләү өчен программалау кирәк түгел икәнен аңлата. Программа тәэминаты инженерлары кирәк түгел. Бу Бакстер күпсанлы, катлаулырак биремнәрне башкарырга өйрәтелә ала дигәнне аңлата. Кечкенәрәк, төгәлрәк биремнәр өчен 2015 елда Сойер өстәлгән.

Этимология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Карел Чапекның Россум Универсаль Роботлары дигән 1920 елгы пьесасыннан бер күренеш, өч робот күрсәтелгән.

Робот сүзе җәмәгатькә Чехия сугышара язучысы Карл Чапек тарафыннан аның Россум Универсаль Роботлары пьесасында 1920 елда тәкъдим ителгән. Пьеса роботлар дип аталучы тере, гадиләштерелгән кешеләрне ясау өчен протоплазма урынына химик алмаштыру кулланучы фабрикада башлана. Пьеса бу тере мәхлукатларның артында торучы ваклыларда игътибарны үзәкләштерми, ләкин кыяфәте буенча алар кешеләр белән буталырга мөмкин хәзерге заман андроидларны алдан күрсәтә. Бу массакүләм җитештерелә торган эшчеләр эффектив, ләкин эмоциясез, оригиналь уйларга сәләте булмаган һәм үзен саклауга кызыксынусыз итеп күрсәтелә. Сорау роботлар эксплуатацияләнәме, юкмы һәм кешенең кыйммәтләндерелгән хезмәткә бәйлелеге нәтиҗәләре турында (бигрәк тә берничә махсус формулаштырган робот үзаңга ирешкәч һәм тирәдәге роботларны кешегә каршы фетнәгә чакыргач). Карел Чапек үзе бу сүзгә дәгъва кылмаган. Ул Оксфорд Инглиз Сүзлегенә этимологиягә язган кыска хатта уйлап табучы итеп үзенең туганын рәссам һәм язучы Джозеф Чапекны күрсәтә.

1933 елда Чехия журналы Lidové noviny өчен мәкаләсендә ул башта мәхлукатларны laboři дип атамакчы икәнен аңлата ("эшчеләр" Латин телендә labor сүзеннән. Шулай да, сүз аңа ошамаган, һәм ул туганы Джозефның киңәшен тыңлаган, ул "роботлар" сүзен тәкъдим иткән. "robota" сүзе фактик рәвештә "барщина"ны аңлаткан, ә фигуратив мәгънәдә чех телендә "авыр эшне" аңлаткан һәм күп славян телләрендә (Болгар телендә, Рус телендә, Серб телендә, Словак телендә, Поляк телендә, Македония телендә, Украина телендә, архаик Чех телендә) "эш" дигәнне аңлаткан, һәм шулай ук венгр телендә robot сүзе. Традицион рәвештә robota (Венгрча robot) крепостной үзенең хуҗасына биргән эш периоды булган, типик рәвештә елның 6 ае булган. Сүзнең килеп чыгышы Иске славян теленнән (Иске Болгар телендәге "работа" "хезмәт итү" (хәзерге Болгар телендә һәм Рус телендә "эш", ул үз чиратында Прото-Һинд-Аурупа тамыры *orbh-тан килә. Робот сүзе Алман телендәге Arbeit (эш) белән тугандаш.

Фән тармагын тасвирлау өчен кулланылган роботика сүзе фәнни фантастика язучысы Айзэк Азимов тарафыннан уйлап чыгарылган. Азимов, аның китапларында кабатлана торган тема "Роботиканың өч законы"н барлыкка китергән. Болар соңыннан күпләр тарафыннан фантастикадагы законнарны билгеләү өчен кулланылган. (Өч закон фантастик булып тора, әлегә аларны үтәү өчен технология барлыкка китерелмәгән һәм фактик рәвештә күп роботлар хәрби максатлар өчен кулланыла, бу беренче һәм өченче законга каршы килә. "Кешеләр Азимов законнары турында уйлый, ләкин алар гади этик система эшләмәгәнен күрсәтү өчен ясалган. Әгәр дә сез кыска хикәяләрне укысагыз, һәрберсе уңышсызлык турында һәм алар бөтенләй практик түгел" дип әйткән Бат Университетыннан Доктор Джоанна Брайсон.

Хәзерге заман роботлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лапароскопик робот хирургия машинасы

Мобиль робот[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мобиль роботларның аларның тирәсендә хәрәкәтләнергә сәләте бар һәм алар бер физик урынга беркетелмәгән. Мобиль роботның мисалы булып хәзерге көндә күп булган "автоматлаштырып идарә ителә торган машина" яки "автоматлыштырып идарәле машина". Автоматлыштырылган идарә машинасы - ул идәндәге маркерлар яки чыбыклар буенча хәрәкәтләнә яки күрү һәм лазерларны куллана. Мобиль роботлар шулай ук сәнәгатьтә, хәрби һәм саклау мохитләрендә бар. Алар шулай ук күңел ачу яки тузан суыру кебек биремнәрне башкару өчен кулланучы продуктлары буларак барлыкка килә. Мобиль роботлар хәзерге тикшеренүнең төп игътибар үзәге һәм һәр диярлек төп университетта мобиль роботлар өйрәнү буенча бер яки берничә лаборатория бар. Мобиль роботлар гадәттә тыгыз идарә ителә торган мохитләрдә кулланыла, мәсәлән, җыю сызыкларында, чөнки аларның көтелмәгән катышуга җавап бирергә авырлыгы бар. Шуңа күрә күпчелек кешеләр роботларны сирәк күрә. Шулай да, үскән илләрдә чистарту һәм хезмәт итү өчен көнкүреш роботлары өйләрдә һәм өйләр тирәсендә киңрәк тарала башлады. Роботлар шулай ук хәрби кулланылышларда бар.

Сәнәгать роботлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фабрикада алып куя тора торган робот

Сәнәгать роботлары гадәттә тоташмалы кул (күп элемтәле манипулятордан) һәм беркетелгән өслеккә тоташтырылган ахыр эффектордан тора. Ахыр эффекторның иң гади типларының берсе эләктереп тотып алучы җыючы була. Халыкара Стандартизация Оешмасы манипуляцияләүче сәнәгать роботның билгеләмәсен ISO 8373да бирә: "автоматик рәвештә идарә ителә торган, янә программаланучы, күп максатлы, өч яки күбрәк күчәрдә прогламманучы манипулятор, ул урында беркетелгән яки автоматика кулланылышлары өчен мобиль булырга мөмкин." Билгеләмә Халыкара Роботика Федерациясе, Аурупа Роботика Тикшерүе Челтәре (EURON) һәм күп дәүләт стандартлары комитетлары тарафыннан кулланыла. RIA роботларны дүрт сыйныфларга бүлә: кул идарәсе белән объектлар белән манипуляцияли торган җайланмалар, алдан кертелгән цикллар белән объектлар белән манипуляцияли торган автоматлаштырылган җайланмалар, дәвам ителүче ноктадан-ноктага траекторияле программаланучы һәм серво-идарәле роботлар һәм бу соңгы тип роботлары, алар әйләнә-тирә мохиттән мәгълүматны ала һәм җавап итеп акыллы рәвештә гамәл кыла.

Хезмәт итүче роботлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гадәттә сәнәгать роботлары - алар беренче чиратта товарларны җитештерү һәм сату өчен кулланылган фиксацияләнгән робот куллары. "Хезмәт итүче робот" төшенчәсенә әзрәк яхшы билгеләмә бирелгән. Халыкара Роботика Федерациясе тәҗрибә билгеләмәсен тәкъдим иткән "Хезмәт итүче робот - ул ярым- яки тулысынча автоном рәвештә эшләп, җитештерү операцияләреннән башка, кеше һәм җайланмалар өчен яхшы булсын өчен хезмәт башкара торган робот".

Мәгариф роботы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Болар укытучыларга мәгариф ярдәмчеләре буларак кулланылган роботлар. 1980-енче еллардан башлап ташбака роботлар кебек роботлар мәктәпләрдә кулланылган, алар Logo программалау телен кулланып программаланган. Lego Mindstorms, BIOLOID, ROBOTIS-тан OLLO , яки BotBrain Educational Robots кебек робот тупланмалары бар, алар балаларга математика, физика, программалау һәм электроника турында өйрәнергә ярдәм итә. Роботика фәне шулай ук башлангыч һәм урта мәктәп студентлары тормышларына FIRST(For Inspiration and Recognition of Science and Technology) компаниясе тарафыннан робот ярышлары формасында тәкъдим ителгән. Оешма FIRST Robotics Competition, FIRST LEGO League, Junior FIRST LEGO League һәм FIRST Tech Challenge ярышлары өчен фонд булып тора. Робот сыман формада җайланмалар булган, мәсәлән, өйрәтүче санак Leachim (1974) һәм робот сыман уен/өйрәтүче уенчык 8 треклы тасма плейерда нигезләнгән 2-XL (1976), икесен дә Майкл Дж. Фримэн уйлап чыгарган.

Модульле роботлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Модульле роботлар - алар роботларның яңа буыны, алар роботларның кулланылышын аларның конструкцияләрен модуляризация ярдәмендә арттырыр өчен конструкцияләнгән. Модульле роботларның функциональлеген һәм эффективлыгын конвенциональ роботларга караганда арттырырга җиңелрәк. Бу роботлар бер тип идентик, төрле идентик модуль типларыннан, яки зурлыгы төрле булган охшаш формалы модульләрдән торырга мөмкин. Аларның архитектур структурасы модульле роботлар өчен гипер- артык булуны рөхсәт итә, чөнки алар 8 дәрәҗә ирек белән төзелергә мөмкин. Модульле роботлар өчен программа тәэминатын булдыру, кире кинематиканы һәм динамиканы булдыру традицион роботларга караганда җиңелрәк. Модульле роботлар L-формасындагы модульләрдән, кубик модульләрдән һәм U- һәм H- формасындагы модульләрдән торырга мөмкин. Robotics Design Inc тарафыннан патентлаштырылган иртә модульле робот технологиясе - ANAT технологиясе модульле роботларны чылбыр сыман тоташучы U һәм H формалы модульләрдән барлыкка китерергә рөхсәт итә, һәм алар гетероген һәм гомоген модуляр робот системаларында кулланыла. Бу "ANAT роботлары" "n" ирек дәрәҗәсе белән конструкцияләнә ала, чөнки һәр модуль - ул тулысынча моторлаштырылган робот системасы һәм ул ул чылбырда аңа кадәр һәм аннан соң тоташтырылган модульләргә бөгелә һәм шулай итеп бер модульнең бер ирек дәрәҗәсе бар. Бер-берсенә күбрәк модульләр булган саен аның ирек дәрәҗәләре күбрәк була. L-формалы модульләр шулай ук чылбыр итеп конструкцияләнергә мөмкин һәм чылбыр зурлыгы артканга күрә кечерәк булырга тиеш, чөнки чылбырның ахырына тоташтырылган файдалы йөкләнеш нигездән ерак булган саен модульләргә күбрәк йөкләнеш куя. ANAT H-формалы модульләре бу проблемадан газапланмый, чөнки аларның конструкциясе модульле роботка басымны һәм бәрүләрне башка тоташтырылган модульләр арасында тигез таратырга рөхсәт итә, һәм шулай итеп файдалы йөкләнеш тотучы сыйдырышлыгы кечерәйми һәм кулның озынлыгы зураерга мөмкин. Модульле роботлар кул ярдәмендә яки үзеннән-үзе төрле кулланылыш өчен төрле роботлар формалаштырыр өчен реконфигурацияләнергә мөмкин. Төрле модульле роботлар тәшкил итә торган модульләрдән торганга күрә бер үк архитектура типыннан торган модульле роботлар булганга күрә елан-кул роботы башкасы белән комбинациядә дуаль яки дүрт-кул роботы формалаштырырга мөмкин, яки берничә мобиль роботка бүленергә мөмкин һәм мобиль роботлар берничә кечкенәрәкләргә бүленергә мөмкин яки башкалар белән комбинациядә зуррак яки башканы формалаштырырга мөмкин. Бу бер модульле роботка бер ялгыз бирем өчен тулысынча специальләшергә сәләтне бирә һәм шулай ук күпсанлы төрле биремнәрне башкару өчен специальләшергә мөмкинчелекне бирә. Модульле робот технологиясе хәзерге вакытта гибрид транспортациясе өчен кулланыла, шулай ук сәнәгать автоматлаштыруы өчен һәм эшкәртү өчен. Күп тикшерү үзәкләре һәм университетлар шулай ук бу технологияне өйрәнгән һәм прототипларны барлыкка китергән.

Хезмәттәш роботлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

"Хезмәттәш робот" яки collaborative robot яки cobot - ул гади сәнәгать биремнәрен башкарганда кеше эшчеләр белән куркынычсыз һәм эффектив хезмәттәшлек итә алган роботлар. Шулай да, ахыр-эффекторлар һәм башка әйләнә-тирә мохит шартлары куркынычлык тудырырга мөмкин һәм теләсә нинди хәрәкәт-идарәле кулланылышны җиктергәнгә кадәр шундый риск бәяләмәләре бирелергә тиеш. Хәзерге вакытта кулланылган хезмәттәш роботларның күбесе Даниядә Universal Robots тарафыннан эшләнелә. Родни Брукс нигезләгән Rethink Robotics Бакстер роботын 2012 елның сентябренда тәкъдим иткән - алар күрше кеше эшчеләр белән бергә куркынычсыз хезмәттәшлек өчен конструкцияләнгән сәнәгать роботы һәм гади биремнәр башкару өчен программалана. Бакстер үзенең робот куллары юлында кешене детектласа туктый һәм аның яхшы күренә торган өзгечләре бар. Кечкенә бизнесларга сату өчен булган алар шәхси санакның робот аналогы буларак алга сөрелә. 2014 елның маенда АКШ-да Бакстерны 190 фирка сатып алган һәм алар шулай ук Берләшкән Корольлектә коммерция рәвешендә кулланыла.

Җәмгыятьтә роботлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дөнья роботларының якынча яртысы Азиядә, 32%-ы Аурупада, һәм 16%-ы Төньяк Америкада, 1%-ы Австралазиядә һәм 1%-ы Африкада. Дөньяның роботларының 40%-ы Япониядә, бу Япониянең дөньяның иң күп роботлы иле итә.

Автономия һәм әхлак сораулары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Андроид, кешене хәтерләтер өчен конструкцияләнгән робот, кайбер кешеләргә җайлы һәм башкаларына борчу китерә торган итеп тоелырга мөмкин.

Роботлар алдынгырак һәм катлаулырак булгач, белгечләр һәм академиклар әхлак роботларның тотышы белән идарә итүе сорауларын тикшергән һәм шулай ук роботларның нинди булса да иҗтимагый, мәдәни, әхлак яки закон хокуклары булуы турында сорауны тикшергән. Бер фәнни команда әйтүенчә робот мие 2019 елга кадәр булачак дип фараз иткән. Башкалар робот акылы бәреп үтүләрен 2050 елда фаразлый. Соңгы алга китүләр роботларның үз-үзен тотышын катлаулырак иткән. Акыллы роботларның иҗтимагый тәэсире 2010 елның Plug & Pray (куш һәм дога кыл) документаль фильмында тикшерелә. Бу Дженс Шанценың документаль фильмында ясалма интеллект һәм роботика мөмкинчелекләре турында сүз бара. Вернор Виндж фараз итүенчә санаклар һәм роботлар кешеләрдән акыллырак булган мизгел булачак. Ул моны технология сингулярлыгы дип атый. Ул моның кешеләр өчен бик куркыныч булырга мөмкин дип әйтә. Бу сингуляритарианизм дигән фәлсәфәдә тикшерелә.

2009 елда белгечләр Ясалма Интеллектны Үстерү Ассоциациясе оештырган конференциягә җыелып, санаклар һәм роботлар нинди дә булса автономиягә ия булырга мөмкинме, һәм бу мөмкинчелекләрдән куркыныч янарга мөмкинме икәне турында сөйләшкәннәр. Алар кайбер роботларның ярым-автномиягә ия булуны билгеләп үткәннәр, шул исәптән үзеннән туклану чыганакларын табу һәм корал белән һөҗүм итү өчен бәйсез рәвештә максатлар табарга. Алар шулай ук кайбер санак вируслары бетерелүдән качып "таракан акылы"на ия булуын билгеләп үткәннәр. Төрле массакүләм чаралары һәм фәнни төркемнәр төрле өлкәләрдә борчулар тудырган нәтиҗәдә күбрәк робот функциональлекләре һәм автономиясе китергән аерым трендларны билгеләп үткән. 2015 елда Nao alderen роботлары үзаң дәрәҗәсендәге мөмкичелекләрне күрсәткән. Ренселлаер Политехника Институты һәм Нью-Йорктагы Фикер Йөртү Лабораториясе тикшеренүчеләре робот үзаңга ия булган тәҗрибә үткәргән һәм робот сорауга җавапны аңлагач төзәтә алган.

Хәрби роботлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кайбер белгечләр һәм академиклар роботларның хәрби бәрелешләрдә катнашуы турында сорау күтәргәннәр, бигрәк тә шундый роботлар берникадәр дәрәҗә автономия функцияләре бирелгәндә.[1] Шулай ук коралланган роботларның күбесенчә башка роботлар тарафыннан идарә ителергә бирә торган технология турында борчылулар бар.[2] АКШ Флоты хәрби роботлар катлаулырак булган саен, аларның бәйсез карар ясау мөмкинчелеге нәтиҗәләренә зуррак игътибар ителергә тиеш.[3][4] Бер тикшерүче автоном роботлар кешелеклерәк булырга мөмкин дип әйтә, чөнки алар карарларны эффективрак ясарга мөмкиннәр. Шулай да, башка белгечләр бу бәхәсле дип әйтә.[5] Аеруча бер робот EATR үзенең туклану чыганагы турында җәмәгать борчулары күтәргән, чөнки ул даими рәвештә үзен органик матдәләр кулланып үзен янә тукландыра ала. [6] [7] Гәрчә EATR-ның двигателе бәрелеш кырларында яки башка мохитләрдә үзенең датчиклары белән сайлап алып биомасса һәм үсемлектә эшләү өчен конструкцияләнсә дә[8] , проект раслаганча чеби шулай ук кулланылырга мөмкин.[9]

Мануэль де Ланда телгә алганча акыллы сиземләүгә ия "акыллы ракеталар" һәм автоном бомбалар роботлар дип танылырга мөмкин, чөнки алар карарларны үзе кыла. Ул бу кешеләр әһәмиятле карарларны машиналарга тапшыра торган әһәмиятле һәм куркыныч трендның вәкиле дип ышана.[10]

Эшсезлеккә бәйләнеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гасырлар буена белгечләр машиналар эшчеләрне искергән итеп эшсезлекне арттырачак дип алдан әйтеп куйганнар. Кешене алмаштырып куюның соңгы мисалы булып Тайвань компаниясе Foxconn тора, ул 2011 елның июленда эшчеләрне роботлар белән алмаштыруның өч еллык планын тәкъдим иткән. Хәзерге вакытта ширкәт ун мең роботны куллана ләкин өч еллык период эчендә ул аны бер миллионга кадәр арттырачак. Юристлар роботларның эш урыннарында арттырылган доминирлавы эш көченең артык булуы турындагы законнарны янә карарга кирәк булуы турында фикер йөрткәннәр. Кевин Дж. Делэйни әйткәнчә "Роботлар кеше эшләрен ала. Әмма Билл Гейтс ышануынча хөкүмәтләрне аларны кулланган ширкәтләрдән салым җыярга тиеш, бу автоматлаштыру таралуын вакытлыча әкренәйтү һәм башка төр эш белән тәэмин итүнең ысулы булып тора." Робот салымы шулай ук алмаштырылган эшчеләрнең гарантияләнгән яшәү өчен эш хакын түләргә ярдәм итәчәк.

Хәзерге заман кулланышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гомуми максат роботы көндез гид булып эшли, ә төнлә каравылчы булып эшли

Хәзерге вакытта роботларның аларның кулланышына нигезләнгән ике төп төре бар: гомуми максат автономияле роботлар һәм билгеле бер бирем үтәүче роботлар. Роботлар үзләренең максат махсуслашуы буенча классификацияләнергә мөмкин. Робот билгеле бер биремне аеруча яхшы башкару өчен конструкцияләнергә, яки биремнәр диапазонын яхшы башкару өчен конструкцияләнергә мөмкин. Әлбәттә, барлык роботлар да үзләренең табигате буенча башкача үз-үзен тоту өчен янә программаланырга мөмкин, ләкин кайберәүләр үзләренең физик формасы буенча чикләнгән. Мәсәлән, завод роботы кисү, клейләү яки ярминкәдә атландырып йөртү кебек эшләрне башкара ала, ә шул ук вакытта алып куючы робот басма платаларны гына ясый ала.

Гомум-максатлы автономияле роботлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гомум-максатлы автономияле роботлар төрле функцияләрне автоном эшли ала. Гомум-максатлы автоном роботлар типик рәвештә бәйсез итеп белгән урыннарда хәрәкәтләнә ала, янә электр туклану кирәкләрен башкара ала, электрон ишекләр һәм лифтлар белән аралаша ала һәм гади биремнәрне үти ала. Санаклар кебек, гомум-максат роботлар челтәрләр белән һәм аларның файдасын арттыра торган программа тәэминаты һәм аксессуарлар белән тоташа ала. Алар кешене яки объектларны таный ала, сөйләшә, иптәш булырга, әйләнә-тирә мохитнең сыйфатын күзәтә, куркыныч янау сигналларына җавап бирә, кирәк-яракларны җыя һәм башка биремнәрне эшли ала. Гомум-максат роботлар күп функцияләрне бер үк вакытта яки көннең төрле вакытларында төрле рольләрне алырга мөмкин. Кайбер шундый роботлар адәм затларының мимикасын һәм хәтта кыяфәтен охшата ала; бу төр робот гуманоид дип атала. Гуманоид роботлар һаман бик чикләнгән баскычта, чөнки бернинди гуманоид робот та, белмәгән бүлмәдә юл таба алмый. Шулай итеп, гуманоид роботлар яхшы белгән мохитләрендә акыллы үз-үзен тотышына карамастан бик чикләнгән.

Завод роботлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Машина җитештерү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Соңгы өч ун еллык эчендә машина заводларында роботлар доминирлый башлаган. Типик заводта йөзләрчә сәнәгать роботы бар, алар тулысынча атоматлаштырылган җитештерү сызыкларында эшли, һәрбер ун эшчегә бер робот. Автоматлаштырылган җитештерү сызыгында машина корпусы конвейерда эретеп ябыштырыла, клейләнә, буяла һәм соңыннан роботлар станцияләре эзлеклелегендә җыештырыла.

Упаковка[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәнәгать роботлары шулай ук киң рәвештә палеткаларга өеп кую өчен һәм җитештерелгән товарларны упаковка өчен кулланыла, мәсәлән, конвейер кушагыннан эчемлек картоннарын тиз алып коробкаларга салу өчен, яки машина үзәкләрен төяү яки бушату өчен.

Электроника[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Массакүләм җитештерелгән басма платалар бөтенесе диярлек алып куя торган роботлар тарафыннан җитештерелә, типик рәвештә SCARA манипуляторлары тарафыннан, алар кечкенә электрон компонентларны поднослардан ала һәм аларны басма платаларга зур төгәллек белән куя. Мондый роботлар сәгатенә йөзләрчә мең компонент куя ала, кешедән тизлектә, төгәллектә һәм ышанычлылыкта күптән алга китә.

Автоматлаштырылып идарә ителә торган машиналар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Акыллы автоматлаштырып идарә ителә торган машиналар товарларны эш пространствосында сызыкларсыз һәм маякларсыз бушата

Мобиль роботлар идәндәге чыбыклар яки маркерлар буенча барып яки күрүне[11] яки лазерларны кулланып, складлар, контейнер портлары яки хастаханәләр кебек эре объектларда товарларны хәрәкәтләндерү өчен кулланыла.[11]

Иң элек автоматлаштырып идарә ителә торган машиналар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һәрвакыт бер үк ысул белән һәм төгәл билгеләнгән биремнәргә чикләнгән. Кире бәйләнеше бик аз яки акыл кирәк булган, һәм ул роботларга иң гади экстероцепторлар (датчиклар) кирәк булган. Бу автоматлаштырып идарә ителә торган машиналарның чикләнүләре булып аларның юллары гади иттереп үзгәртелә мөмкин булмавында һәм киртәләр очраса алар юлларын үзгәртә алмауларында булган. Әгәр дә бер автоматлаштырылган идарә ителә торган машина ватылса, ул бөтен операцияне туктатырга мөмкин.

Ара автоматлаштырылып идарә ителә торган технологияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Маякларда триангуляцияне чишү өчен яки идәндә яки түшәмдә штрих-кодларны сканерлау өчен ясалган. Күпчелек фабрикаларда, триангуляция системаларның уртача яки югары тәэмин итү таләп итү тенденциясенә ия, мәсәлән, көн саен барлык маякларны яки штрих-кодларны чистарту. Шулай ук, биек палет яки зур машина маякларны капласа яки штрих-код буялган булса, автоматлаштырылып идарә ителә торган машиналар югалырга мөмкин. Еш шундый автоматлыштырылып идарә ителә торган машиналар кеше булмаган мохитләрдә кулланыла.

Акыллы автоматлаштырылып идарә ителә торган машиналар(i-AGVs)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәсәлән СмартЛоудер [12] СпесиМайндер,[13] ADAM,[14] Таг[15] Eskorta,[16] Һәм Мотивити белән MT 400[17] кешегә дустанә мохитләрдә эшләү өчен конструкцияләнгән. Алар табигый сызыкларны танып навигация ясый. 3D сканер яки башка ике яки өч үлчәнештә мохитне сиземләү чаралары автоматлаштырып идарә ителә торган машиналарның хәзерге мизгелдә торышын исәпләүдә кумулятив күзәтү хаталарын әзәйтергә мөмкин итә. Кайбер автоматлаштырылган идарә ителә торган машиналар катлаулы мохитләрдә кабатланмаучы бер-бер артлы булмаган биремнәрне үти ала, мәсәлән, ярымүткәргеч лабораториясендә фотобитлекне күчерү, хастаханәләрдә үрнәкләрне күчерү яки складларда товарларны күчерү. Динамик өлкәләр өчен, мәсәлән складлар яки палетлар өчен, автоматлаштырылып идарә ителә торган машиналарга өстәмә стратегияләр мәсәлән очыш вакыты яки стереовизион камералар кебек өч-үлчәнешле датчиклар кирәк була.

Пычрак, куркыныч, күңелсез яки үтәргә җитеп булмаслык биремнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Роботларга кешеләр калдырырлык эшләр күп. Эш кызык булмаска мөмкин, мәсәлән, өй җыештыру, яки куркыныч булырга мөмкин, мәсәлән, янартау эчендә тикшерү.[18] Башка эшләр физик яктан эшләнмәслек булырга мөмкин, мәсәлән башка планетаны тикшерү,[19] озын торба эчендә чистарту, яки лапараскопик хирургияне башкару.[20]

Космос зондлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һәрбер диярлек кайчан булса да җибәрелгән космос зонды робот булган.[21][22] Кайберәүләр 1960-ынчы елларда бик чикләнгән мөмкинчелекләр белән җибәрелгән булган, ләкин аларның очарга һәм кунарга сәләте (Luna 9) белән очракта аларның робот буларак статусын күрсәтеп тора. Моңа башкалар арасында Вояджер зондлары һәм Галилео зондлары керә.

Телероботлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

АКШ Диңгез Корпусы техникы Кэмп Фаллуджа, Гыйракта күмелгән һәвәскәр шартлаткыч җайланмасын детонацияләү өчен телероботны куллана.

Телеоперацияләнгән роботлар, яки телероботлар алар алдан бирелгән хәрәкәтләр бер-бер артлы килүен үтәмичә кеше операторы тарафыннан арадан читтән идарә ителә торган җайланмалар, ләкин алар ярым-автоном үз-үзен тотышына ия. Алар куркыныч, ерак, яки җитәргә мөмкин булмаганда урында кеше булырга алмаганда кулланыла. Робот башка бүлмәдә яки башка илдә булырга мөмкин, яки оператор өчен башка масштабта булырга мөмкин. Мәсәлән, лапараскопик хирургия роботы хирургка кеше пациенты эчендә ачык хирургиягә караганда чагыштырмача кечкенәрәк масштабта эшләргә мөмкин бирә, бу терелү вакытын шактый әзәйтә. [20] Алар шулай ук эшчеләрне куркыныч һәм кысан урыннардан азат итә, мәсәлән, каналларны чистартканда. Бомбаны эштән чыгарганда, оператор аны эштән чыгару өчен кечкенә роботны җибәрә. Берничә автор китапларны читтән имзалау өчен Лонгпен дигән җайланманы кулланганнар.[23] Телеоперацияләнгән робот авиациясе, мәсәлән, Ерткыч кебек Кешесез Очу Аппараты хәрби сферада тагын да киңрәк кулланыла башлый. Бу пилотсыз дроннар тирә-юньне тикшерергә һәм максатларны атарга мөмкин.[24][25] iRobotның Packbot-ы һәм Foster-Miller TALON-ы кебек йөзләрчә роботлар АКШ хәрбиләре тарафыннан Гыйрак һәм Әфганстанда юл яны бомбаларын яки һәвәскәр шартлаткыч җайланмаларын гамәлдән чыгару өчен хәрби припасларны зарарсызландыру кебек эшчәнлектә кулланыла. .[26]

Автоматлаштырылган җимеш җыю машиналары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Роботлар җимеш җыю бакчаларында кеше җыючыларга караганда түбәнрәк бәядә автоматлаштырылган җимеш җыюда кулланыла.

Йорт роботлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Румба йорт тузан суыргыч роботы бер үк гади эшне башкара

Көнкүреш роботлар көнкүрештә бер үк биремне үтәү өчен гади роботлар. Алар гади ләкин теләнмәгән эштә кулланыла, мәсәлән тузан суыру, идән юу һәм чирәм кисү. Көнкүреш роботның мисалы булып Roomba тора.

Хәрби роботлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәрби роботларга SWORDS роботы керә, ул хәзерге вакытта җир өстендәге сугышта кулланыла. Ул төрле кораллар куллана ала һәм аңа берникадәр дәрәҗәдә автономия бирү турында бәхәсләр бара. Кешесез сугыш очу аппаратлары кешесез очу аппаратларының камилләштерелгән формасы булып, төрле миссияләр эшли ала, шул исәптән сугыша ала. Конструкцияләнгән кешесез сугыш очу аппаратлары, мәсәлән, BAE Systems Mantis, аның үзлектән очу мөмкинчелеге, үзе курс һәм максат сайлау һәм күп чишелешләрне үзләре ясау мөмкинчелеге бар. BAE Taranis - ул Бөекбритания төзегән кешесез сугыш очу аппараты, ул континентларны узып пилотсыз оча ала һәм детектлауга каршы аның яңа чаралары бар. Ясалма Интеллектны Үстерү Ассоциациясе бу теманы тирәнтен өйрәнгән һәм аның президенты бу сорауны тикшерә торган өйрәнү чыгарган. Кайберәүләр "Дустанә Ясалма Интеллект" төзергә тәкъдим иткән, бу ясалма интеллект белән алга китүләрне истә тоткан һәм шулай ук ясалма интеллектны дустанә һәм гуман итеп карауны үзенә керткән. Берничә шундый чара игълан ителгәнчә бар инде, мәсәлән, роботларга бай Япония һәм Көньяк Корея кебек илләрдә роботларны саклау системалар белән тәэмин итү һәм Азимовның Роботиканың Өч Законы кебек законнарга охшаш законнар белән тәэмин итү. Рәсми игълан 2009 елда Япония хөкүмәтенең Робот Сәнәгате Политикасы Комитеты тарафыннан чыгарылган. Кытай рәсмиләре һәм тикшеренүчеләре әхлак кагыйдәләре һәм "Робот закон өйрәнүләре" дип аталган яңа закон күрсәтмәләре тупланмасын тәкъдим итеп игълан чыгарганнар. Роботлар ялганларга мөмкин турында борчылулар әйтелгән булган.

Тау эше роботлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тау эше роботлары тау эше сәнәгатендә булган проблемаларны чишү өчен конструкцияләнгән, шулар арасында эш белгечлекләре җитмәү, зәгыйфьләнүче руда чыганакларында җитештерүчәнлекне күтәрү һәм әйләнә-тирә мохит максатларына ирешү. Тау эше куркыныч булу сәбәпле, бигрәк тә җир асты тау эшендә автоном, ярым-автоном һәм телеоперация роботларның күпчлек тәшкил итүе соңгы вакытта шактый арткан. Берникадәр транспорт чаралары эшләп чыгаручылары автоном поездлар, йөк машиналары һәм төяткечләрне тәэмин иткәннәр, алар материалны йөклиячәк, аны тау эше урынына илтәчәк һәм кешесез бушатачак. Җирдәге иң зур тау эше корпорацияләрнең берсе, Rio Tinto, соңгы вакытта үзенең автоном йөк машиналары флотын арттырган, аларга Көнбатыш Австралиядә эшләүче 150 автоном Komatsu йөк машиналары керә..[27] Моңа охшаш рәвештә, BHP үзенең автоном бур флотын Җирдәге иң зур 21 автоном Atlas Copco бурына кадәр киңәйтүен иглан иткән.[28]

Бораулау, озын дивар һәм кыя ватучы машиналар хәзер автоном роботлар буларак бар.[29] Atlas Copco Бур Белән Идарә Итү Системасы автоном рәвештә бораулау планын эшли ала, ул бурны GPS-ны кулланып урынына күчерә, бурны урнаштыра һәм бирелгән тирәнлеккә кадәр бораулый.[30] Моңа охшаш рәвештә, Трансмин Кыя мантыйгы системасы кыя ваткычны сайланган максатка урнаштыру юлын автоматик рәвештә планлаштыра ала.[31] Бу системалар җир эше операцияләрнең эффективлыгын һәм ышанычлыгын шактый арттыра ала.

Сәламәтлек саклау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Роботларның сәламәтлек саклавында ике төп функциясе бар. Кайберәүләр Multiple Sclerosis кебек шәхескә, мәсәлән, авырудан интегүчегә ярдәм итә, ә кайберәүләр гомуми өлкәдә, мәсәлән, фармацевтика һәм хастаханәләрдә ярдәм итә.

Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен йорт автоматикасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Йорт автоматлаштыруында кулланылучы роботлар вакыт узу белән гади нигез робот ярдәмчеләреннән, мәсәлән, Handy 1дән,[32] ярым-автоматик роботларга кадәр, мәсәлән, гади биремнәр белән өлкәннәргә һәм инвалидларга ярдәм итә ала торган FRIENDка кадәр эволюцияләгәннәр.

Күп илләрдә, бигрәк тә Япониядә халык картая бара, бу артыннан карарга кирәк булган өлкән кешеләрнең артуын аңлата, ә чагыштырмача яшьрәк кешеләр аларны карарга тиеш.[33][34] Кешеләр иң яхшы караучылар, ләкин тора-бара әкренләп роботлар тәкъдим ителә.[35] FRIEND ул инвалид һәм өлкән кешеләрне аларның көн саен эшчәнлегендә, мәсәлән, ашарга әзерләү һәм табынга куюда тәэмин итү өчен конструкцияләнгән робот. FRIEND параплегик булган, мускул авырулары яки паралич булган (бәрелүләргә күрә, һ.б.) пациентларга терапевт яки шәфкать туташы кебек персонал кебек башка кешеләрдән гайре биремнәрне башкарырга мөмкинчелек бирә.

Фармацевтика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Script Pro даруханәләргә пилюля формасындагы перораль каты матдәләрдән яки дарулардан торган боерык язмаларны тутырырга ярдәм итә. Фармацевт яки техник-фармацевт рецепт мәгълүматын мәгълүмат системасына кертә. Система, дару робот эчендә яки юкмы икәнен белгәч, мәгълүматны роботка тутыру өчен җибәрә. Роботның тутыру өчен пилюля зурлыгы билгеләгән 3 төрле зурлыктагы флаконы бар. Робот-техник, фармацевт, яки кулланучы робот тәэмин ителгән булса кирәк булган флакон зурлыгын билгели. Флакон тутырылгач, ул конвейер тасмага җибәрелә һәм ул аны тоткычка җибәрә, ул флаконны әйләндерә һәм пациент ярлыгын ябыштыра. Шуннан соң ул башка конвейерга җибәрә, ул пациентның дару флаконын пациент исеме белән ярлыклы ярыкка тапшыра һәм яктылык нурландыручы диод экранында аны укырга мөмкин. Фармацевт яки техник флакон эчендәгеләрне бу дөрес пациент өчен дөрес дару икәнлегендә ышану өчен тикшерә һәм шуннан соң флаконны мөһерли һәм алу эчен тышка җибәрә. Робот бик вакыт эффектив җайланма һәм фармацевтика аларга рецептлар язу өчен бик бәйле. МакКессонның Robot RX-ы ул тагын бер сәламәтлек саклау роботикасы продукты ул даруханәләргә меңнәрчә даруларны әз яки бөтенләй хатасыз таратырга ярдәм итә. Робот киңлеге ун фут һәм озынлыгы утыз фут булырга мөмкин һәм ул йөзләрчә төр даруларны һәм меңнәрчә дозаларны тота ала. Фармацевтика күп ресурсларны, мәсәлән, персонал әгъзаларын саклый, алар ресурсларга ярлы сәнәгатьтә бик кирәк. Ул һәр дозаны тоту өчен һәм тәэмин итү яки тарату урынына җиткерү өчен пневматик система белән парлаштырылган электромеханик башны куллана. Аннан соң ул даруны пациентның конвейер тасмасындагы махсус тартмасына җиткерә. Бу пациентка бөтен кирәк булган һәм робот тәэмин итә торган дарулар белән тутырылгач, тартма җибәрелә һәм кире конвейер тасмасына техникка идәнгә җибәрү өчен арбага тутыру өчен кайта.

Тикшерү роботлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге вакыттта күпчелек роботлар фабрикаларда яки өйләрдә корылган һәм тормыш саклаучы яки хезмәт саклаучы эшләрне башкара, роботларның күп яңа типлары дөнья тирәли лабораторияләрдә эшләнә. Роботикада тикшерүнең күпчелеге игътибар үзәгендә махсус сәнәгать биремнәрен тотмый, әмма яңа төр роботларның тикшеренүләрен, роботларны конструкцияләү яки алар турында уйлауның альтернатив ысулларын, аларны эшләп чыгаруларның яңа ысулларын уйлап чыгаруларын күздә тота. Алар соңында реализацияләгәндә бу яңа төр роботлар чын дөнья проблемаларын чишәчәк дип фаразлана.

Бионик һәм биометрик роботлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Роботларның конструкцияләүнең бер ысулы ул аларны хайваннарга нигезләнеп төзү. Бионик Көнгерә көнгерәнең хәрәкәте методларына һәм физиолоигясенә нигезләнеп өйрәнелгән, проектланган һәм конструкцияләнгән.

Нанороботлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Берничә кремний наночыбык тотучы микротукыма электростатик тоткычы.[36]

Нанороботика - ул компонентлары (10−9 метр) нанометр яки шуңа якын зурлыктагы машиналарны яки роботларны эшләүнең барлыкка килүче технологиясе. Шулай ук "наноботлар" яки "нанитлар" буларак мәгълүм, алар молекуляр машиналардан төзелә. Хәзерге вакытка кадәр, тикшерүчеләр бу катлаулы системаларның өлешләрен генә эшләп чыгарган, мәсәлән, тоткычларны, датчикларны һәм синтетик молекуляр моторларны, әмма функцияли торган роботлар шулай ук эшләп чыгарылган, мәсәлән, Нанобот Робокубок ярышы катнашучылары.[37] Тикшеренүчеләр өмете буенча вирус яки бактерия зурлыгындагы тулаем роботлар төзергә мөмкин булачак, алар кечкенә масштабта биремнәрне башкара алачак. Мөмкин булган куллануларга (шәхси күзәнәк, утилитар томан дәрәҗәсендә) микрохирургия керә.[38] шулай ук җитештерү, сугыш кораллары һәм чистарту.ref>(Eric Drexler 1986) Engines of Creation, The Coming Era of Nanotechnology. E-drexler.com. 8 февраль 2014 көнне тикшерелгән.</ref> Кайбер кешеләр фаразлавынча үзләрен репродукцияли ала торган наноботлар булса, җир "соры лайла"га әйләнәчәк, шул ук вакытта башкалар фикерләвенчә бу гипотетик нәтиҗә сафсата.[39][40]

Реконфигурацияләнүче роботлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Берничә тикшерүчеләр махсус биремне башкару өчен физик формасын үзгәртә ала торган роботларны булдыру мөмкинчелеген тикшергән, [41] мәсәлән, уйланма T-1000 кебек. Чын роботлар алай ук катлаулы түгел, һәм күпчелеге аз санлы куб формасындагы берәмлекләрдән тора, алар күршесенә бәйле рәвештә хәрәкәтләнә ала. Мондый роботлар чынбарлык булу очрагына алгоритмнар төзелгән.[42]

Йомшак тәнле роботлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Силикон тәнле һәм бөгелүчән актуаторлы роботлар (һава мускуллы, электроактив полимерлар, һәм ферросыклыклар) бөгелмәүчән скелетлы роботлардан үзгә күренә һәм аларның үз-үзен тотышы төрле булырга мөмкин.[43]

Күч роботлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Next.svg Төп мәкалә: Swarm robotics
Ачык чыганаклы микро-роботлар проектыннан роботлар күче

Бөҗәкләр колониясе, мәсәлән, кырмыскалар һәм бал кортлары белән илһамланып, тикшерүчеләр нәрсәдер яшерелгәнне табу, чистарту, яки күзәтү кебек биремнәрне бергә башкаручы меңнәрчә нәни роботлар күченең моделен төзиләр. Һәрбер робот шактый гади, ләкин күчнең барлыкка килүче үз-үзен тотышы күпкә катлаулырак. Роботларның тулы тупланмасы бер дистрибуцияләнгән система буларак танылырга мөмкин, шул ук вакытта кырмыскалар колониясе суперорганизм буларак танылырга мөмкин, ул күч акылын күрсәтә. Хәзергәчә ясалган иң зур күчләргә iRobot SRI/MobileRobots CentiBots проекты[44] һәм ачык чыганаклы Микро-робот проекты күче, ул җәмәгать үз-үзен тотышын тикшерү өчен кулланыла.[45][46] Күчләр шулай ук уңышсызлыкларга каршы торучан. Шул ук вакытта бер зур робот уңышсызлыкка очрап миссияне хәрабә итә алса, күч берничә робот уңышсызлыкка очраса да эшен дәвам итәчәк. Бу аларны галәм тикшерү миссияләре өчен сөйкемле итә, бу очракларда уңышсызлык бик зур чыгымнарга китерергә мөмкин.[47]

Тактиль интерфейслы роботлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Роботика шулай ук виртуаль чынбарлык интерфейслары конструкцияләвендә кулланыш булып тора. Махсус роботлар тактиль тикшерү җәмәгатендә киң таралган. Бу роботлар, "тактиль интерфейслар" дип атала, һәм кагылуны җиккән кулланучының чын һәм виртуаль мохитләр белән бергә эшләвен тәкъдим итә. Робот көчләре "виртуаль" объектларның механик хасиятләренең симуляциясен мөмкин итә, аны кулланучылар үзләренең кагылу сизүе аша тәҗрибә кичерә ала.[48]

Популяр мәдәниятта роботлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мехико шәһәрендә Museo del Objeto del Objeto музеенда уенчык роботлар күргәзмәсе.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Next.svg Төп мәкалә: Robots in literature

Робот персонажлары, андроидлар (ясалма кешеләр/хатын-кызлар) яки джиноидлар (ясалма хатыннар), һәм киборглар (шулай ук "бионик кешеләр/хатын-кызлар", яки әһәмияткә ия булган механик камилләштерү белән кешеләр) фәнни фантастиканың төп продуктына әверелгәннәр.

Көнбатыш әдәбиятында механик хезмәтчеләргә беренче юллама Гомерның Илиадасында пәйда була. XVIII китапта, ут ходае Гефест, роботлардан ярдәм алып каһарман Ахиллес өчен яңа корал барлыкка китерә.[49] Rieu тәрҗемәсе буенча, "Алтын хезмәтче кызлары аларның остасына ярдәм итәргә ашыкканнар. Алар чын хатыннар кыяфәтле булган һәм сөйләшә һәм кулаякларын куллана гына түгел, ә акылга ия булганнар һәм үлемсез ходайлар тарафыннан кул һөнәренә өйрәтелгән булган." Әлбәттә, аларны тасвирлау өчен "робот" яки "андроид" сүзләре кулланылмаган, әмма алар шулай да кыяфәте буенча кеше булган механик җайланмалар. "Робот сүзенең беренче кулланышы Карл Чапекның Р.У.Р. (Россумның Универсаль Роботлары) пьесасында очрый (1920 елда язылган)". Язучы Карл Чапек Чехословакиядә (Чехия Республикасында) туган.

Мөгаен егерменче гасырның иң җимешле авторы Айзэк Азимов булган (1920–1992)[50] ул биш йөздән артык китап бастырган.[51] Мөгаен Азимов үзенең фәнни фантастика кыйссалары һәм бигрәк тә робот турындагылары өчен мәгълүм, анда ул роботларны һәм аларның җәмгыять белән хезмәттәшлеген күп эшләрнең үзәгенә куйган.[52][53] Азимов саклык белән кешеләргә куркынчны киметү өчен роботларга бирелгән күрсәтмәләр җыелмасын саклык белән тикшергән, һәм аның Өч Роботика Законында күрсәтелгәнчә: робот кешене җәрәхәтли алмый яки пассивлык аркасында кешегә зарар китерә алмый; робот Беренче Закон белән конфликтка кергәннәрдән кала аңа кешеләр биргән әмерләрне үтәргә тиеш; һәм робот үзенең тормышын Беренче һәм Икенче Закон белән конфликтка кермәсә сакларга тиеш.[54] Болар аның 1942 ел "Runaround" кыйссасында тәкъдим ителгән, гәрчә берничә элеккеге кыйссаларда алдан күләгәсе тасвирланган булса да. Соңрак Азимов Зерот Законын кушкан: "Робот кешелеккә зыян китерә алмаячак, яки пассивлык аркасында зыянга китерә алмый"; законнарның башкасы танылган булган.

Оксфорд Инглиз Сүзлегендә күрсәтелгәнчә Азимовның (1941 ел) "Ялганчы!" кыйссасында Беренче закон искә алынганда роботика сүзенең беренче язылган кулланышы теркәлә. Азимов моны башта белмәгән; ул сүзнең "механика", "гидравлика" һәм кулланышлы белемнең башка тармакларын аңлатучы терминнар кебек булган инде дип уйлаган.[55]

Фильмнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Роботлар күп фильмнарда бар. Кинодагы күпчелек роботлар уйланма. Иң мәшһүр икесе Йолдыз Сугышларыннан R2-D2 һәм C-3PO.

Секс роботлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гуманоид секс роботларның концепциясе җәмәгать игътибарына да, борчылуына да ирешкән. Концепциянең оппонентлары раслаганча секс роботларның үсеше әхлак ягыннан дөрес түгел. [56][57][58][59] Алар китергән аргументлар буенча мондый җайланмаларны тәкъдим итү иҗтимагый яктан зарарлы һәм хатын-кызларны һәм балаларны кимсетә.[57]

Популяр мәдәниятта тасвирланган проблемалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Файл:The Mechanical Man & The Headless Horseman.jpg
Италия фильмы Механик Кеше (1921) - ул роботлар арасында бәрелешне күрсәткән беренче фильм

Роботлар турында куркулар һәм борчылулар кабат-кабат күпсанлы китапларда һәм фильмнарда чагылыш тапкан. Гадәти тема булып үзаңы һәм акылы булган роботларның хуҗа расасы үсеше тора, аларның кеше расасын юк итәргә мотивациясе бар. Франкенштейн (1818), еш беренче фәнни фантастика романы дип атала, һәм ул үзенең барлыкка китерүчесеннән алга киткән робот яки андроид темасы белән синонимик булып киткән.

Охшаш темалар белән башка эшләргә Механик Кеше, Терминатор, Качак, РобоКоп, the ''Йолдыз капкаларында'' репликаторлар, Battlestar Galacticaда сайлоннар, Далекның Doctor Whoдагы Киберкешеләр, Матрица, Энтиран һәм Мин, Робот' Кайбер уйланма роботлар үтерергә һәм юк итәргә программаланган; башкалар үзләренең программа тәэминаты һәм аппарат тәэминатына апгрейд ясап кешедән өстен акылга һәм мөмкинчелекләргә ия була. Роботлар усал булган популяр медиа мисалларына 2001: Космик Одиссея, Кызыл Планета һәм Энтиран керә. Башка гадәти булган темага кайвакыт "сәер үзән" дип аталган реакция керә, бу кешегә бик охшаш мимикалы роботларны күргәч борчылу һәм хәтта җирәнү. [60] Соңгы вакытта ясалма интеллектлы роботларның уйланма тәкъдимнәре Ясалма интеллект һәм Экс Машинада кебек фильмнарда булган һәм 2016 ел Westworld адаптациясе роботлар өчен җәмәгать симпатиясен яулаган.

КамАЗ йөк машинасындагы автопилот системасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яр Чаллыда КамАЗ беренче автоном идарәле Россия йөк машинасы сынауларын үткәргән. Тестларда компаниянең генераль директоры Сергей Когогин катнашкан дип игълан итә КамАЗның Facebook-тагы рәсми җәмгыяте. Видеода йөк машинасы үзеннән-үзе хәрәкәтләнә башлый һәм ябык полигон буенча йөртүчесез маневрлый. Прототип серияле КамАЗ-5350 базасында төзелгән. Стандарт модификациядән модель машинага йөртүчесез хәрәкәтләнергә рөхсәт итә торган өстәмә җиһазлануы белән аерылып тора. Сүз радарлар, лидар (актив оптик сенсор), видеокамералар, элемтә системалары һәм башка борт электроникасы турында бара. Шулай ук автопилотлы йөк машинасы өчен дистанцион идарә өчен джойстик эшләнелгән.

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Махсус роботика коцепцияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Роботика методлары һәм категорияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Махсус роботлар һәм җайланмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Шулай ук укырга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

WP-TranslationProject TwoFlags.svg

Бу мәкалә тулысынча яки өлешчә төп нөсхәсе Инглиз Википедиясендәге «Robot» мәкаләсе нигезендә ясалды.
Авторлар исемлеген төп мәкаләнең үзгәртүләр тарихы битеннән карый аласыз.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Call for debate on killer robots, Jason Palmer. BBC News, August 3, 2009.
  2. Robot three-way portends autonomous future, By David Axe wired.com, August 13, 2009.
  3. New Navy-funded Report Warns of War Robots Going "Terminator", by Jason Mick (Blog), dailytech.com, February 17, 2009.
  4. Navy report warns of robot uprising, suggests a strong moral compass, by Joseph L. Flatley engadget.com, February 18, 2009.
  5. New role for robot warriors Drones are just part of a bid to automate combat. Can virtual ethics make machines decisionmakers?, by Gregory M. Lamb, The Christian Science Monitor, February 17, 2010.
  6. Biomass-Eating Military Robot Is a Vegetarian, Company Says, Fox News Channel (2009-07-16). Тикшерелде 31 июль 2009.
  7. Shachtman, Noah. Danger Room What's Next in National Security Company Denies its Robots Feed on the Dead, Wired (2009-07-17). Тикшерелде 31 июль 2009.
  8. Press release, RTI Inc. (2009 July 16). Cyclone Power Technologies Responds to Rumors about “Flesh Eating” Military Robot, pp. 1-2.
  9. Press release, RTI Inc. (2009 April 6). "Brief Project Overview", EATR: Energetically Autonomous Tactical Robot, pp. 22.
  10. Manuel de Landa, War in the Age of Intelligent Machines, New York: Zone Books, 1991, 280 pages, Hardcover, ISBN 0-942299-76-0; Paperback, ISBN 0-942299-75-2.
  11. 11,0 11,1 Smart Caddy. Seegrid. 13 сентябрь 2007 көнне тикшерелгән.
  12. Jervis B. Webb. Webb SmartLoader. 2 сентябрь 2011 көнне тикшерелгән. 23 май 2013 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  13. SpeciMinder. CSS Robotics. 25 сентябрь 2008 көнне тикшерелгән.
  14. ADAM robot. RMT Robotics. 25 сентябрь 2008 көнне тикшерелгән.
  15. Can Do. Aethon. 25 сентябрь 2008 көнне тикшерелгән. 3 август 2008 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  16. Eskorta robot. Fennec Fox Technologies. 25 ноябрь 2011 көнне тикшерелгән.
  17. Delivery Robots & AGVs. Mobile Robots. 25 сентябрь 2008 көнне тикшерелгән. 26 февраль 2010 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  18. Dante II, list of published papers. The Robotics Institute of Carnegie Mellon University. 16 сентябрь 2007 көнне тикшерелгән. 15 май 2008 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  19. Mars Pathfinder Mission: Rover Sojourner. NASA (8 июль 1997). 19 сентябрь 2007 көнне тикшерелгән.
  20. 20,0 20,1 Robot assisted surgery: da Vinci Surgical System. Brown University Division of Biology and Medicine. 19 сентябрь 2007 көнне тикшерелгән.
  21. The Utilization of Robotic Space Probes in Deep Space Missions:Case Study of AI Protocols and Nuclear Power Requirements, Proceedings of 2011 International Conference on Mechanical Engineering, Robotics and Aerospace, October 2011.
  22. Review: Space Probes, by Jeff Foust, Monday, January 16, 2012. Review of Space Probes: 50 Years of Exploration from Luna 1 to New Horizons, by Philippe Séguéla Firefly, 2011.
  23. Celebrities set to reach for Atwood's LongPen, Canadian Broadcasting Corporation (2007-08-15). Тикшерелде 21 сентябрь 2008.
  24. Graham, Stephen. America's robot army, New Statesman (2006-06-12). Тикшерелде 24 сентябрь 2007.
  25. Battlefield Robots: to Iraq, and Beyond, Defense Industry Daily (2005-06-20). Тикшерелде 24 сентябрь 2007.
  26. Shachtman, Noah. The Baghdad Bomb Squad, Wired (November 2005). Тикшерелде 14 сентябрь 2007.
  27. Rio Tinto Media Center – Rio Tinto boosts driverless truck fleet to 150 under Mine of the Future™ programme. Riotinto.com. 8 февраль 2014 көнне тикшерелгән.
  28. BHP Billiton hits go on autonomous drills.
  29. Adrian. AIMEX blog – Autonomous mining equipment. Adrianboeing.blogspot.com (6 сентябрь 2011). 8 февраль 2014 көнне тикшерелгән.
  30. Atlas Copco – RCS. Atlascopco.com. 8 февраль 2014 көнне тикшерелгән.
  31. Transmin – Rocklogic. Rocklogic.com.au. 8 февраль 2014 көнне тикшерелгән.
  32. Topping, Mike (1999). «An Overview Of Handy 1, A Rehabilitation Robot For The Severely Disabled». CSUN Center on Disabilities Conference Proceedings Proceedings: Session 59. Проверено 14 August 2010. “The early version of the Handy 1 system consisted of a Cyber 310 robotic arm with five degrees of freedom plus a gripper.”
  33. Jeavans, Christine. Welcome to the ageing future, BBC News (2004-11-29). Тикшерелде 26 сентябрь 2007.
  34. Statistical Handbook of Japan: Chapter 2 Population. Statistics Bureau & Statistical Research and Training Institute. 26 сентябрь 2007 көнне тикшерелгән. 6 сентябрь 2013 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  35. Robotic future of patient care. E-Health Insider (16 август 2007). 26 сентябрь 2007 көнне тикшерелгән. 21 ноябрь 2007 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  36. Michael Hahn. Fullerene Nanogears. NASA (1 апрель 1997). 27 май 2008 көнне тикшерелгән.
  37. Nanobots Play Football. Techbirbal. 8 февраль 2014 көнне тикшерелгән.
  38. KurzweilAI.net (21 June 2010). 5 июль 2016 көнне тикшерелгән. 21 июнь 2010 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  39. Chris Phoenix. Of Chemistry, Nanobots, and Policy. Center for Responsible Nanotechnology (December 2003). 28 октябрь 2007 көнне тикшерелгән.
  40. (2004-06-07) «Nanotechnology pioneer slays 'grey goo' myths». Проверено 2007-10-28.
  41. (1996) LEGO(TM)s to the Stars: Active MesoStructures, Kinetic Cellular Automata, and Parallel Nanomachines for Space Applications
  42. (Robert Fitch, Zack Butler and Daniela Rus) Reconfiguration Planning for Heterogeneous Self-Reconfiguring Robots
  43. John Schwartz. In the Lab: Robots That Slink and Squirm, The New York Times (2007-03-27). Тикшерелде 22 сентябрь 2008.
  44. SRI/MobileRobots. activrobots.com.
  45. Open-source micro-robotic project. 28 октябрь 2007 көнне тикшерелгән.
  46. Swarm. iRobot Corporation. 28 октябрь 2007 көнне тикшерелгән.
  47. Knapp, Louise. Look, Up in the Sky: Robofly, Wired (2000-12-21). Тикшерелде 25 сентябрь 2008.
  48. The Cutting Edge of Haptics. MIT Technology review. 25 сентябрь 2008 көнне тикшерелгән.
  49. Comic Potential : Q&A with Director Stephen Cole. Cornell University. 21 ноябрь 2007 көнне тикшерелгән. 3 гыйнвар 2009 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  50. Freedman, ed. by Carl (2005). Conversations with Isaac Asimov (1. ed.). Jackson: Univ. Press of Mississippi. p. vii. ISBN 978-1-57806-738-1 . https://books.google.com/books?id=6Lb0zPJcYOwC&pg=PA24&dq=most+prolific+authors+asimov#v=onepage&q=most%20prolific%20authors%20asimov&f=false. Retrieved 4 August 2011. "... quite possibly the most prolific" 
  51. Oakes, Elizabeth H. (2004). American writers. New York: Facts on File. p. 24. ISBN 978-0-8160-5158-8 . https://books.google.com/books?id=6Lb0zPJcYOwC&pg=PA24&dq=most+prolific+authors+asimov#v=onepage&q=most%20prolific%20authors%20asimov&f=false. Retrieved 4 August 2011. 
  52. Ул 460-тан артык китап язган һәм шулай ук меңнәрчә мәкалә һәм күзәтү. Ул "бөтен вакытларның өченче иң җимешле язучысы булган һәм хәзерге заман фәнни фантастиканың нигезләүче аталарның берсе булган". White, Michael (2005). Isaac Asimov: a life of the grand master of science fiction. Carroll & Graf. pp. 1–2. ISBN 0-7867-1518-9 . https://books.google.com/books?id=EWbMiyS9v98C. 
  53. R. Clarke. Asimov's Laws of Robotics – Implications for Information Technology. Australian National University/IEEE. 25 сентябрь 2008 көнне тикшерелгән.
  54. Seiler, Edward Isaac Asimov FAQ. Isaac Asimov Home Page (27 июнь 2008). 24 сентябрь 2008 көнне тикшерелгән.
  55. White, Michael (2005). Isaac Asimov: A Life of the Grand Master of Science Fiction. Carroll & Graf. pp. 56. ISBN 0-7867-1518-9 . 
  56. Campaign launched against 'harmful' sex robots. CNBC.
  57. 57,0 57,1 Intelligent machines: Call for a ban on robots designed as sex toys. BBC News.
  58. Campaign Against Sex Robots calls for ban on human-robot sex (Wired UK). Wired UK.
  59. Justin Wm. Moyer. Having sex with robots is really, really bad, Campaign Against Sex Robots says. Washington Post (15 September 2015).
  60. Ho, C. C. (2008). «Human emotion and the uncanny valley: A GLM, MDS, and ISOMAP analysis of robot video ratings». Проверено 2008-09-24.