Эчтәлеккә күчү

Робсон Мусин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Робсон Мусин latin yazuında])
Робсон Мусин
Туган телдә исем Робсон Мирзаәхмәт улы Мусин
Туган 1 гыйнвар 1947(1947-01-01) (78 яшь)
СССР, РСФСР, Калинин районы (Татарстан АССР), Күҗәкә
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре вокал буенча педагог, җырчы
Җефет Миннур
Балалар улы Рөстәм; кызы Миләүшә
Ата-ана
  • Мирзаәхмәт Муса улы (әти)
  • Тәрҗимә Нургали кызы (әни)
Бүләк һәм премияләре Җәлил премиясе (1990) ТР атказанган мәдәният хезмәткәре (1993)

Робсон Мусин, Робсон Мирзаәхмәт улы Мусин (1947 елның 1 гыйнвары, СССР, РСФСР, Калинин (1959 елдан Актаныш) районы, Күҗәкә) ― җырчы (бас), вокал буенча педагог, 1974 елдан «Агыйдел» халык җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе, дирижеры. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1993), республиканың М. Җәлил исемендәге премиясе лауреаты (1990).

1947 елның 1 гыйнварында Калинин (1959 елдан Актаныш) районы Күҗәкә авылында 11 балалы (кайберләре сабый чакта ук вафат булган) укытучы Мирзаәхмәт ( Урьяды тумасы) һәм шәфкать туташы Тәрҗимә ( Әҗәкүл тумасы) гаиләсендә дөньяга килгән. Сәнгатькә, моңга мәхәббәт, җырга тартылуы әти-әнисеннән килә. Әтисе дә, әнисе дә бик матур җырлый, спектакльләрдә, концертларда катнаша торган була.

Шәҗәрәсе: Янгали (чыгышы белән Казан артыннан) → Бигем → Рсай → Ягъфәр → Мөхәммәди → Муса → Мирзаәхмәт[1].

Әти-әнисе малайга исемне Америка җырчысы, актер һәм сәясәт эшлеклесе Поль Робсоннан[d] (Поль ЛеРой Бестилл Робсон, 1898―1976) алып куйган.

Туганнары: Илина, Ирина, Марсилә, Лерон, Джон, Илиза, Эльмира, Азат, Дамир, Йолдыз. 1958 елда Свердловскига күчеп киткән җирдән, гаилә әнисенең туган ягы Әҗәкүлгә әйләнеп кайта.

Җырга тартылуы Алабуга мәдәният-агарту училищесына (2013 елдан көллият) алып килә (1962), 1966 елда Алабуга мәдәни-агарту училищесының хор бүлеген тәмамлаган. Совет Армиясендә хезмәт итеп кайткан (1966―1969). Казан дәүләт мәдәният институтында (1970―1974) югары белем алган.

1966 елда район мәдәният йортында методист, хор җитәкчесе. Шул ук елда Актанышта халык җыр һәм бию ансамбле барлыкка килгән. 1966―2012 елларда үзешчән (1969 елдан халык), 2012 елдан дәүләт ансамбле[2].

1974 елдан ― «Агыйдел» халык җыр һәм бию ансамбленең (хәзерге «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле) сәнгать җитәкчесе, дирижеры.

2004―2008 елларда ― Актаныш балалар сәнгать мәктәбендә вокалдан укыта, абыйсы Джон Мусинның эшен дәвам итә.

Лаеклы ялга чыккач, Ә. Авзалова исемендәге Актаныш район мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе вазыйфаларын башкара.

Исеме җисеменә туры килә: Американың атаклы җырчысы Пол Робсонныкына охшаган бас тавышын Татарстан, Башкортстан, Мәскәү, илнең башка шәһәрләре, ГДР, Венгрия тамашачылары ишетә, әле дә сәхнәдән төшкәне юк.

55 ел (армиядән кайткач, 1969 елдан бирле) Актанышның легендар Кыш бабае[3].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләле. Хатыны Миннур, шәфкать туташы, җырчы.
Улы Рөстәм Робсон улы, Актаныш технология техникумында өстәмә белем бирү педагогы, тарих укытучысы[4].
Кызы Миләүшә Робсон кызы, хореограф, Җыр һәм бию ансамбле биючесе, балетмейстер булган, «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат» дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесендә балалар белән биюләр куйган.

  1. Җан җырларга тиеш (Джон Мусин белән эксклюзив әңгәмә), archived from the original on 2020-08-11, retrieved 2020-11-12 
  2. Постановление Кабинета Министров № 1093 от 18.12.12 "О создании государственного автономного учреждения культуры Республики Татарстан «Ансамбль песни и танца «Агидель»"
  3. Юлай Низаев. Кыш бабай булу җиңелме? Әтиле-уллы Кыш бабайлар – Робсон һәм Рөстәм Мусиннар тәҗрибәсе. Интертат, 7.01.2025
  4. Мусин Рустем Робсонович. ГАПОУ «Актанышский технологический техникум»
  • Мусин Робсон Мирзаәхмәт улы (1.01.1947) / Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010, 253нче бит.