Рогволд Суховерко

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рогволд Суховерко latin yazuında])
Җенес ир-ат[1]
Ватандашлык Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Туу датасы 30 октябрь 1941(1941-10-30)[2]
Туу урыны Чистай, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Үлем датасы 9 апрель 2015(2015-04-09)[2] (73 яшь)
Үлем урыны Мәскәү, Россия
Үлем сәбәбе авыру
Җирләнгән урыны Алексеевски зираты[d]
Һөнәр төре актёр, тавыш яздыру актеры
Әлма-матер МСАТ мәктәп-студиясе[d]
Активлык чорнының башы 1960
Бүләкләр
Русия Федерациясенең атказанган артисты

Суховерко Рогво́лд Васи́льевич[3] (30 октябрь 1941, Чистай — 9 апрель 2015, Мәскәү) — ССРБ һәм Россия театр, кино һәм радио актеры, дубляж һәм кинофильмнар яңгырату остасы. Россия Федерациясенең атказанган артисты (2002)[4].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рогволд Васильевич Суховерко 1941 елның 30 октябрендә Чистайда эвакуациядә туган. Әтисе-Василий Васильевич Суховерко, хәрби табиб. Әнисе-Александра Яковлевна Терентьева. Ата-аналар улын Полоцк кенәзе Рогволод хөрмәтенә аларның инде туган кызы - Рогнеда белән охшатып атарга теләделәр, әмма ЗАГС бүлеге хезмәткәре туу турындагы таныклыкны рәсмиләштергәндә исемнәрендә хата җибәрде. Нәтиҗәдә малай Рогволд исемен ала[5].

1947 елдан гаилә Ленинградта яши[6]. 1965 елда Суховерко МХАТ мәктәп-студиясен (курс җитәкчесе - Василий Петрович Марков)[7] тәмамлый, анда ул Владимир Меньшов һәм Андрей Мягков[8] белән бергә укый. Уку вакытында Көмеш гасыр поэзиясе[9] белән мавыгып китә. Уку йортын тәмамлаганнан соң "Современник" театры труппасына керә. Актер 1971 елдан Мәскәү шәһәренең Алексеевск районында яши[10].

Табигатьтән бик матур, «король» тавышы — бас-профундога ия була. Радиода, кинофильмнар дубляжында эшли[11]. Россия һәм чит ил мультипликацион һәм сәнгать фильмнарында, шулай ук компьютер уеннары персонажларында бик күп рольләрне яңгырата.

2008 елда «Зебра Е» нәшрияты тарафыннан Р.В. Суховерконың «Зигзаги» — «Современник» театры, радиода эшләү һәм концерт эшчәнлеге турындагы истәлекләр китабы дөнья күрә. Соңгы елларда 3 томда рус шигърияте антологиясен төзү өстендә эшли.

Озак еллар авыр авырый. Тәнәфестән соң кабат «Современник»театры сәхнәсендә[12] уйный. Тавышын югалткач, рольләрне сүзсез уйный[13][14]. Соңгы спектакль 2015 елның 4 апрелендә уйнала.

Рогволд Васильевич 2015 елның 9 апрелендә Мәскәүдә 74 яшендә вафат булды. 11 апрель көнне Алексеев зиратында җирләнә.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Өлкән апасы — Рогнеда Васильевна Суховерко[15] (1927)
  • Хатыны — Наталья Фёдоровна Суховерко (1945)
    • Улы — Антон (1971), икътисадчы, 13 яшендә «Гостья из будущего» фильмында Коля Сулима ролен башкара[16]
      • Оныгы — Юлиана, 2014 елда "Современник" сәхнәсендә "Золушка" спектаклендә уйный[17][18]
    • Кызы — Александра (1973), икътисадчы

Театрда ролләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фильмография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мультфильмнар яңгырату[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дубляж[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фильмнар һәм сериаллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Deutsche Nationalbibliothek, Staatsbibliothek zu Berlin, Bayerische Staatsbibliothek et al. Record #138623090 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  2. 2,0 2,1 Internet Movie Database — 1990.
  3. РОГВОЛД СУХОВЕРКО: "Мое имя - из мрака российской истории".Культура(19 июля 2007).
  4. Почётное звание присвоено Указом Президента РФ № 116 от 31 января 2002 года
  5. Виталий Лесничий. «Милиционеры на меня косо посматривали». Звёздный бульвар (12 августа 2012).
  6. Жесткий Мягков. Московский комсомолец (2008-07-06).
  7. 1960-е
  8. Актер и режиссер Владимир Меньшов: "Провинция недолюбливает москвичей? Думаю, просто завидует".Известия (21 июня 2006).
  9. НЕ НАДО ЗАВЛЕКАТЬ ЧИТАТЕЛЯ ВЫПИВКОЙ.Вечерняя Москва (22 октября 2004).
  10. Виталий Лесничий. «Милиционеры на меня косо посматривали». Звёздный бульвар (12 августа 2012).
  11. Роман-кассета. Коммерсантъ-Деньги (8 мая 2006).
  12. Труппа — Рогволд Суховерко
  13. Время женщин. Молодые режиссеры продолжают экспансию. Российская газета (28 апреля 2011).
  14. Не стало заслуженного артиста России Рогволда Суховерко. Телеканал «Культура» (10 апреля 2015). Дата обращения: 30 мая 2015.
  15. Виталий Лесничий. «Милиционеры на меня косо посматривали». Звёздный бульвар (12 августа 2012).
  16. Виталий Лесничий. «Милиционеры на меня косо посматривали». Звёздный бульвар (12 августа 2012).
  17. Галина Волчек нашла работу Земфире и дочери Чулпан Хаматовой. Собеседник (9 октября 2013).
  18. «Современник» дает своевременную «Золушку». Московский комсомолец (3 апреля 2014).
  19. Как Галина Волчек Нью-Йорк оседлала. Бизнес&Балтия (1997-11-24).
  20. ПОЗИТИВ. Огонёк (2004-03-28).
  21. Бабий дом. Новые Известия (2011-05-17).
  22. Виталий Лесничий (2014-08-12). Брежнев оробел перед «живым» Лениным. Мир новостей.
  23. В Москве скончался озвучивший Гэндальфа артист Рогволд Суховерко. Российская газета (2015-04-09).
  24. “Властелин колец”: московское наcтупление. Московский комсомолец (2002-02-09).
  25. В Москве скончался озвучивший Гэндальфа артист Рогволд Суховерко. Российская газета (2015-04-09).
  26. В Москве скончался озвучивший Гэндальфа артист Рогволд Суховерко. Российская газета (2015-04-09).
  27. В Москве скончался озвучивший Гэндальфа артист Рогволд Суховерко. Российская газета (2015-04-09).
  • Александр Гагинский. Как делают дубляж и озвучивание фильмов (неопр.). mirf.ru. Мир фантастики (17 мая 2010). Дата обращения: 21 ноября 2019.