Эчтәлеккә күчү

Родриго Пас Перейра

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Родриго Пас Перейра latin yazuında])
Родриго Пас Перейра
Боливия байрагы 68нче Боливия президенты
Вазыйфага керешкән
2025 елның 8 ноябре
Аңа кадәр Луис Арсе[d]
Шәхси мәгълүмат
Туган 22 сентябрь 1969(1969-09-22) (56 яшь)
Испания дәүләте, Галисия, Сантьяго-де-Компостела
Сәяси фирка MIR[d]
Әти Хайме Пас Самора[d]
Белем Америка университеты[d]

Родриго Пас Перейра (исп. Rodrigo Paz Pereira; 1967 елның 22 сентябре, Испания дәүләте, Галисия, Сантьяго-де-Компостела) ― боливияле сәяси эшлекле, 2025 елның 8 ноябреннән Боливия байрагы Күпмилләтле Боливия Дәүләтенең сайланган президенты[1].

1967 елның 22 сентябрендә[2] Франко Испаниясенең автоном җәмгыяте Галисиянең административ үзәге Сантьяго-де-Компостела шәһәрендә туган[3]. Балачагы һәм яшьлеге әтисенең 1970 һәм 1980-еллар башында хәрби диктатуралар вакытында сәяси эшчәнлеге нәтиҗәсе булган сәяси сөргендә үткәргән. Төрле илләрдә күпсанлы иезуит мәктәпләрендә укыган. Боливиядә демократия торгызылгач, Ла-Паста Сан-Игнасио мәктәбенә укырга кергән. Соңрак АКШта Вашингтонда (Колумбия округы) Америка университетында[d] укыган, анда икътисадта махсуслашу белән халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендә бакалавр дәрәҗәсен һәм сәяси менеджмент өлкәсендә магистр дәрәҗәсен алган[4]. Уго Бансер[d] президентлыгы вакытында (1997―2002) Боливиянең Испаниядәге илчелегендә коммерция атташесы булып эшләгән һәм Бөтендөнья сәүдә оешмасында вакытлыча ышанычлы вәкил булган.

Сәяси карьерасы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

2020 елдан Тариха[d] департаментыннан Боливия сенаторы[5]. Элегрәк (2015 елдан 2020 елга кадәр) Тариха мэры һәм 2010 елдан 2015 елга кадәр Тариха муниципаль советы рәисе вазыйфасын биләгән[6]. 2005 елдан 2010 елга кадәр 46нчы һәм 2002 елдан 2006 елга кадәр 49нчы округлардан Боливиянең сул сәяси фиркасе (лидеры ― әтисе, элеккеге (1989–1993) Президент Хайме Пас Самора[d]) MIR[d] фиркасе әгъзасы буларак, Тарихадан Боливия Депутатлар палатасы[d] әгъзасы булган[7].

Родриго Пас Перейра ― 2025 елгы сайлауларда[d] Президентлыкка «Христиан-демократлар партиясе»ннән (PDC) кандидат[8]. Вице-президент постына элеккеге полиция капитаны Эдманд Лара[d] сайланган[9][10]. 32% тавыш җыеп, 17 августта тавыш бирүнең беренче турында беренче урынны яулаган, 19 октябрьдә икенче турда 54,61 % тавыш җыйган һәм элеккеге Президент (2001–2002) Хорхе Кирогадан[d] (45,39 %) өстен чыккан[11].

Өйләнгән. Өч бала атасы.