Розалия Низаметдинова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Розалия Низаметдинова latin yazuında])
Розалия Низаметдинова
Туган 19 гыйнвар 1944(1944-01-19) (80 яшь)
Уфа, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Башкортстан
Әлма-матер Башкорт дәүләт медицина университеты
Һөнәре табиб, университет профессоры
Эш бирүче Башкорт дәүләт медицина университеты
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d] һәм профессор

Низаметдинова Розалия Сабирҗан кызы (19 гыйнвар 1944 ел, БАССР‑ның Уфа районы Дим бистәсе) ― терапевт. Медицина фәннәре докторы (1999), профессор (2001). Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау отличнигы (2012). Башкорт дәүләт медицина университетының поликлиника терапиясе кафедрасы профессоры, Көнчыгыш икътисади-юридик гуманитар академиянең мактаулы профессоры[1].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Розалия Сабирҗан кызы Низаметдинова 1944 елның 19 гыйнварында БАССРның Уфа районы Дим касабасында туган. 1969 елда Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлый һәм Свердловск өлкәсенең Заречный бистәсендә хезмәт юлын башлый. 1972 елдан Башкорт дәүләт медицина университетында, бер үк вакытта 2000 елдан Көнчыгыш икътисади-юридик гуманитар академиясендә эшли.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыйльми тикшеренүләрнең төп юнәлешләре клиник геронтология, искәртү медицинасы проблемаларына багышланган. Розалия Сабирҗан кызы Низаметдинова тарафыннан хроник йогышсыз авырулар барлыкка килү хәвефенең төп сәбәпләрен, студентларның сәламәтлек хәләтен һәм физик үсеш үзенчәлекләрен ачу буенча тикшеренүләр үткәрелгән. Аның катнашлыгында халыкның төрле төркемнәрендә авыруларны искәртү буенча белем бирү программалары һәм уку мәктәпләрен оештыру ысуллары эшләнгән. «Эчке патология хәвефе факторлары, сәламәт яшәү рәвешен оештыру, поликлиника практикасында халык арасында чирләрне искәртү буенча белем бирү программаларын әзерләү» гыйльми мәктәбенә нигез салучы. 230 дан артык фәнни хезмәт, шул исәптән 8 монография авторы. Көнчыгыш икътисади-юридик гуманитар академиясен тәмамлаган 12 белгечнең диплом эшләре җитәкчесе[1].

Иҗтимагый эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Низаметдинова Розалия Сабирҗан кызы Россия Федерациясе Хәрби фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Аурупа респиратор җәмгыяте әгъзасы. Башкортстан Фәннәр академиясенең «Белем бирү, мәгариф һәм медицина профилактикасы системасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру» фәнни-тикшеренү темасын җаваплы башкаручы. «Сәламәтлегендә тайпылышлар булган кешеләрне реабилитацияләүнең комплекслы программасы» Көнчыгыш икътисади-юридик гуманитар академиясенең фәнни-тикшеренү үзәге программасы җитәкчесе. Башкортстан фитотерапевтлар ассоциациясе идарәсе әгъзасы[1].

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[1][үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • БДМУ-ның Мактау грамотасы (1999 ел),
  • Фәнни уңышлары өчен Көнчыгыш икътисади-юридик гуманитар академиясенең Мактау грамотасы,
  • БДМУ-ның 70 еллыгына карата намуслы эшчәнлеге өчен Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Почет грамотасы (2002 ел),
  • Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау отличнигы (2012),
  • Көнчыгыш икътисади-юридик гуманитар академиянең мактаулы профессоры.
  • «Гыйльми мәктәпкә нигез салучы» дигән абруйлы исем.

Хезмәтләре[1][үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Здоровый образ жизни — основа сохранения здоровья населения. Уфа, 2007 (автордаш);
  • Поликлиническая терапия. Уфа, 2009 (автордаш);
  • Метаболический синдром в поликлинической практике. Уфа, 2010.
  • Экология, образ жизни и здоровье. //Под ред. Ф.С. Файзуллина и А.Я. Крюковой. Уфа, 1998.
  • Организация и проведение обучающих школ по профилактике внутренних заболеваний среди населения. //Под ред. А.Я.Крюковой, С.В. Шагаровой. Уфа, 1999.
  • Образ жизни и здоровье. Р.С. Учебное пособие.//Р.С. Низамутдинова, А.Я. Крюкова. Уфа, 2002.
  • Формирование здорового образа жизни в образовательной среде обучающейся молодежи. Уфа, 2005.
  • Лекарственные растения при заболеваниях органов дыхания (автордаш). Уфа, 2007.
  • Цереброваскулярное заболевание (автордаш). Уфа, 2008.
  • Полезные советы и рекомендации для студентов (автордашлыкта). Уфа, 2008.
  • Поликлиническая терапия. Учебник для медвузов (автордашлыкта). Уфа, 2009.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Энциклопедия ИЗВЕСТНЫЕ УЧЕНЫЕ
  • Низаметдинова Розалия Сабирйән ҡыҙы // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.