Роза Дерине
| Роза Дерине | |
|---|---|
| Туган | 23 декабрь 1793 Ясберень[d], Яс-Надькун-Сольнок[d], Маҗарстан |
| Үлгән | 27 сентябрь 1872 (78 яшь) Мишкольц, Мишкольцский яраш[d], Боршод-Абауй-Земплен[d], Маҗарстан |
| Күмү урыны | Будапешт |
| Ватандашлыгы | |
| Һөнәре | актёр, опера җырчысы |
| Җефет | István Déry[d] |
| Кардәшләр | Johanna Széppataki[d] |
Роза Дерине (чын исеме һәм фамилясе — Розалия Сеппатаки яки Шёнбах) (маҗар. Róza Széppataki, алман. Roza Schenbach; 1793 елның 24 декабре, Ясберень, Австрия империясе — 1872 елның 29 сентябре, Мишкольц, Австро-Маҗарстан) — Маҗарстан актрисасы һәм опера җырчысы (сопрано), тәрҗемәче. Маҗарстан театр сәнгатенә нигез салучыларның берсе. Маҗарстанның беренче танылган опера җырчысы һәм башлангыч Маҗарстан театрының иң танылган актрисасы.
Тормыш юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1872 елның 29 сентябрендә даруханәче гаиләсендә дөньяга килә. Җырларга П. Гашпарда өйрәнә. Пешта театры сәхнәсендә 1810 елның апрелендә дебют ясый.
1813 елда Маҗарстан актёры И. Дерига кияүгә чыга, ләкин тиздән никах таркала. Үзенә иренең фамилиясен сәхнә тәхәллүсе итеп калдыра.
1815 елда Дерине «күчмә театрлар» дип аталган труппалар белән Буда, Дебрецен, Шопрон, Кошице һәм Маҗарстанның башка шәһәрләрендә чыгыш ясый. 1837 елдан башкала Милли театры сәхнәсендә чыгыш ясый. 1847 елда тавышын югалту сәбәпле, театрны калдыра, концерт эшчәнлеге белән шөгыльләнә.
Маҗарстан театрында һәм операсында новаторлык ролен уйный. Маҗарстанның беренче дөньякүләм танылган актрисасы буларак, Дерине 12 алман пьесасын маҗар теленә тәрҗемә итә һәм беренче маҗар опера куелышларын булдыруда төп рольне уйный.
Дөнья һәм ватан репертуарында хатын-кыз образлары галереясын булдыра. 1821 елда ачылган Клуж милли театрында һәм Пештада (1837) чыгыш ясаган беренче опера җырчысы була.
Маҗарстан театрының үзенчәлекле елъязмасы булган 3 томлы «Көндәлек» авторы.
Мишкольцта вафат була, 1921 елда Будапештта яңадан җирләнә.
Рольләре һәм партияләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шиллер һәм Грильпарцерның шул ук исемле пьесаларында Мария Стюарт һәм Сафо рольләрен, Й. Катонның «Банк бан»да Мелинда ролен башкара. Дериненың опера партияләре арасында Розина, Норма («Норма»), Констанция (Моцартның «Серальдән урлау») һәм башкалар билгеле.
Матур һәм көчле тавышы, драма актрисасының таланты аңа сәхнәдә сәнгатьле һәм истә калырлык образлар тудырырга ярдәм иткән.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Театральная энциклопедия. Том 2/Глав. ред. А. П. Марков — М.: Советская энциклопедия, 1963.
- A hetvenöteves magyar allami operahaz, Bp., 1959;
- Pukanszkyne Kadaz, J., A nemzeti szinhaz szaz eves törtenete, Bp., 1940.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Биография (маҗар.)