Роза Сябитова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Роза Сябитова latin yazuında])
Роза Сябитова
Туган телдә исем рус. Роза Раифовна Сябитова
Туган 10 февраль 1962(1962-02-10) (62 яшь)
Мәскәү, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт электроника һәм математика институты[d]
Һөнәре яңалыклар алып баручы, телеалыпбаручы

 Роза Сябитова Викиҗыентыкта

Роза Рәиф кызы Сябитова (1962 елның 10 феврале, Мәскәү, ССРБ) — Россия телевидение алып баручысы, димче. «Давай поженимся» телетапшыруын алып баручы (2008 елдан). Танышу агентлыгы оештыручысы һәм хуҗасы.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Роза Сябитова 1962 елның 10 февралендә Мәскәүдә татар гаиләсендә туа[1][2]. Балачакта фигуралы шуу белән мавыга һәм спорт мастеры була. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1979 елда Мәскәү электрон машина төзелеше институтына укырга керә. Университетны «инженер-программист» белгечлеге буенча тәмамлый[3].

1995 елда үзенең танышулар агентлыгын ача[3].

2016 елның июнендә «Родина» партиясеннән 18 сентябрьдә узачак сайлауларда Дәүләт Думасына сайлау нияте турында белдерә[4]. Кандидатларның йомгаклау исемлекләренә керми.

Телевидениедә карьера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2007 елда Стрим-ТВ каналында «Ищу любовь» телетамашасын программа авторы һәм алып баручы буларак алып бара башлый, шулай ук «Первый канал»да «Доброе утро» программасында катнаша[5].

2008 елда «Первый канал»да чыккан «Давай поженимся» телетапшыруында, профессиональ димче амплуасында, әйдәп баручыларның берсе булырга чакырыла[6].

Шулай ук 2010 елда «Первый канал»да чыккан «Ата-аналар белән танышу» дигән телетапшыруны алып барган.

2016 ел азагыннан «Первый канал»да журналист Софико Шеварднадзе белән бергә «Про любовь» ток-шоуын алып бара (кайвакыт бу позициядә музыкант Сергей Шнуровны алмаштырып)[7]. Элегрәк ул эксперт буларак шул программа эфирында даими рәвештә чыгыш ясаган.

Шәхси тормыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Беренче никах — 1983—1993 еллар. Михаил Сябитовка кияүгә чыга. Никахта ике бала туган: Денис Михайлович Сябитов (1989) һәм Ксения Михайловна Сябитова (1992). Соңрак ире инфаркттан үлә[8].
  • Икенче никах — 2008—2011 еллар. 2008 елда «Давай поженимся» тапшыруын төшергәндә программада катнашучыларның берсе Юрий Андреев белән таныша. Ул тиздән алып баручының икенче ире була. Соңрак никах таркала.

Иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Китаплар авторы:

  • «Чего стоит женщина, или Как поднять самооценку»
  • «Мужчина твоей мечты»
  • «Как найти свою любовь. Советы первой свахи России»
  • «Как влюбить в себя кого угодно. Секреты мужчин, которые должна знать каждая женщина»
  • «Техники браковедения. Ловушки, приёмы, роли хитрой и мудрой женщины»
  • «Все хитрости, техники и ловушки настоящей женщины»
  • «Почему одних любят, а на других женятся? Секреты успешного замужества»

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Роза Сябитова. 7days.ru. 2014-12-27 тикшерелгән.
  2. Алексей Федоров (2013-06-27). Роза Сябитова объяснила, почему бережет дочь от близости до свадьбы. Собеседник. 2014-12-27 тикшерелгән.
  3. 3,0 3,1 Роза Сябитова: «Счастлива я была с первым мужем». Аргументы и факты (2012-10-10). 2014-12-27 тикшерелгән.
  4. Ведущая шоу Давай поженимся! Роза Сябитова собралась в Госдуму — Кино Mail.Ru
  5. Онлайн консультация с Розой Сябитовой, профессиональной свахой. woman.ru (2008-11-07). әлеге чыганактан 2014-12-29 архивланды. 2014-12-27 тикшерелгән.
  6. Персоны. Роза Сябитова // www.1tv.ru
  7. Роза Сябитова заняла место Сергея Шнурова. Музыкант вдруг пропал из ток-шоу «Про любовь». Комсомольская правда (2016-11-15).
  8. Звезда «Давай поженимся!» Роза Сябитова выходит замуж. rsute.ru (2018-02-03).

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]