Роза Сәхабетдинова (1953)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Роза Сәхабетдинова (1953) latin yazuında])
Роза Сәхабетдинова
Туган телдә исем Роза Гомәр кызы Сәхабетдинова
Туган 28 ноябрь 1953(1953-11-28) (70 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Аксубай районы , Яңа Ибрай
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре педагог
Җефет Шамил Имаметдин улы
Балалар Мансур, Илсур, Гөлназ
Ата-ана
  • Гомәр (әти)
  • Майзәмзәм (әни)
Бүләк һәм премияләре «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале — 2021
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Татарстанның атказанган укытучысы
Россия Федерациясенең гомуми белем бирү мактаулы хезмәткәре

Роза Гомәр кызы Сәхабетдинова (1953 елның 28 ноябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Аксубай районы, Яңа Ибрай) ― югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, педагогика ветераны, Татарстанның атказанган укытучысы, Россия Федерациясенең гомуми белем бирү мактаулы хезмәткәре, «Россиянең иң яхшы педагогы» күкрәк билгесе иясе (2018 ел).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1953 елның 28 ноябрендә[1] Татарстан АССР Аксубай районы Яңа Ибрай авылында туган. Әтисе — урманчы булып эшләгән Гомәр Аксубай районы Яңа Ибрай (Чәтрән) авылыннан, әнисе — Майзәмзәм чыгышы белән Чирмешән районыннан. Сеңлесе Флера. Розага 2,5 яшь булганда әтисе кинәт вафат булган. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлаган Розага киләчәккә һөнәр сайлауда беренче укытучысы Харис Заһидуллин үрнәк була. Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына имтиханнар тапшыра. Әмма әнисе һәм сеңлесенә ярдәм итү өчен, читтән торып уку бүлегенә күчә һәм туган ягына эшкә кайта.[2]

Розаның сыйныф җитәкчесе булган Яңа Ибрай урта мәктәбенең химия укытучысы Асия Әсәдуллина аны Яңа Чишмә районы Акбүре (Тат. Волчья) авылы мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп тәкъдим итә. Ике ел дәвамында ул җиде километр араны үтеп, эшкә йөри. Авылдашы Шамилгә кияүгә чыккач кына, Яңа Ибрай урта мәктәбендә татар теле һәм хезмәт фәннәреннән укыта башлый. Ун ел авылдашларының балаларын укыта. Аннары ире Шамилне парторг итеп Такталы авылына күчергәч, ике кечкенә улы үскән гаилә әлеге авылга күченә. Ике елдан соң ире район эчке эшләр бүлеге башлыгының сәяси эшләр буенча урынбасары итеп район үзәгенә күчерелгәч, Аксубай районы мәгариф бүлегендә фәннәр буенча методист, телләр турында дәүләт программасы кабул ителгәч, мәгариф бүлеге башлыгының милли мәгариф буенча урынбасары вазифасында хезмәт итә. 1999 елның декабрь аенда мәгариф бүлеге башлыгы итеп билгеләнә.

2000―2010 елларда ― Аксубай районы мәгариф бүлеге җитәкчесе. 36 балалар бакчасындагы 1431 сабый өчен, 60 мәктәптәге 6024 бала, шушы өлкәдә эшләүче меңнән артык педагог өчен җаваплылыкны үз өстенә ала. Әлеге вазифада эшләү дәверендә Роза Гомәр кызы аеруча район белем бирү учреждениеләренең матди-техник базасын ныгытуга зур әһәмият бирә: Сөнчәле урта мәктәбе, Аксубай эшчеләр бистәсендәге 3 нче урта мәктәп (мәктәпне ачу тантанасында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнаша[3]), Яңа Үзи мәктәп — балалар бакчасы комплексы файдалануга тапшырыла. Иске Мукшы лицее (башлангыч класслар өчен бина), Кече Акташ, Яңа Баланды, Ямбай (Индустриальный) башлангыч мәктәпләре яңа бинада укучылар кабул итә. Рус Кармәте, Янурыс (Чувеноскино), Беловка балалар бакчалары өчен биналар сафка баскан.[4]

2011―2012 елларда Бөтендөнья татар конгрессы Фондының әйдәүче референты булып эшләгән.

Лаеклы ялга чыккач, Роза Гомәр кызы Казанга күчеп килә һәм ике ел Республика мәгълүмат-методика үзәгендә баш белгеч һәм бүлек начальнигы булып эшли.

2012―2022 елларда ― Аксубай универсаль технологияләр техникумында югары категорияле методист һәм татар теле укытучысы.[5]

Роза Гомәр кызы табигать, гаилә, якыннар, мәхәббәт турында шигырьләр дә яза.

Җәмәгать эшләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире Шамил Имаметдин улы, МВД ветераны,[7] өч баласы, оныклары.

Фотогалерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Поздравляем Сахабутдинову Розу Гумеровну с днем рождения! Сельская новь ВКонтакте, 27.11.2019
  2. И педагог, и поэт. Сельская новь, 2.12.2013
  3. Гыйлемле төбәк кызына бүген 50 яшь! «Мәгърифәт» газетасы, 29.11.2003
  4. И педагог, и поэт. Сельская новь, 2.12.2013
  5. Сахабутдинова Роза Гумеровна.(үле сылтама) ГАПОУ «Аксубаевский техникум универсальных технологий»
  6. Сахабутдинова Роза Гумеровна. ЛучшиеӘдәбият педагоги России
  7. Зинаида Леонтьева. Новый импульс в жизни дает общение с людьми. Сельская новь, 31.12.2021

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сахабутдинова Роза Гумеровна / Лучшие люди регионов России. ― 2009, 1 декабря, № 3, стр.73 (рус.).

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]