Роза Туфитуллова
Роза Туфитуллова | |
---|---|
Туган телдә исем | Роза Рәхмәтулла кызы Туфитуллова |
Туган | 17 октябрь 1945 (76 яшь) Татарстанның Аксубай районы Яңа Узи авылы |
Һөнәре | журналист |
Роза Рәхмәтулла кызы Туфитуллова (1945 елның 17 октябре) — татар журналисты, Татарстан ССРның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Роза Туфитуллова 1945 елның 17 октябрендә Татарстанның Аксубай районы Яңа Узи авылында дөньяга килә. Әтисе - колхоз рәисе, әнисе - башлангыч сыйныфлар укытучысы. Гаиләдә алты бала булалар, Роза иң олысы булганга, балаларны тәрбияләү аның җилкәсендә була[1]. Яшьтән үк тырыш, зирәк һәм акыллы булуы ярдәм иткәндер, кыз урта мәктәпне алтын медальга, ә Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын кызыл дипломга тәмамлый.
1969 елдан - Казан телевидение студиясенең балалар тапшырулары редакторы.
1973 елдан "Яшь ленинчы" республика балалар газетасында эшли, 1977-1986 елларда әдәби хезмәткәр, өлкән корреспондент, баш мөхәррир вазыйфасын башкара.
1986-1988 - "Ялкын" Республика балалар журналы баш мөхәррире.
1988 елда исә хатын-кызлар өчен «Азат Хатын» Республика иҗтимагый – сәяси һәм сәнгать журналының баш мөхәррире (1991 елдан - «Сөембикә» журналы).
1992-2002 - Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары, "Ак калфак" татар хатын-кызлар ассоциациясе рәисе.
1999-2004 - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, социаль мәсьәләләр, балалар һәм яшьләр эшләре буенча комиссия рәисе урынбасары.
Беренче чакырылыш РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы (2006-2008), Иҗтимагый палатаның мәдәни һәм рухи мирасны саклау мәсьәләләре буенча комиссиясе әгъзасы.
Татарстан Республикасында ярлыкау мәсьәләләре комиссиясе (1993 елдан башлап) һәм Россиядә ир-атларның һәм хатын-кызларның тигез хокукларын һәм тигез мөмкинлекләрен тәэмин итү буенча Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы рәисе каршындагы Иҗтимагый комиссия составына керә.
Борынгы татар чигүләрен җыю белән шөгыльләнә.
Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Кияүдә, улы һәм кызы бар.
Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Татарстан ССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1984);
Гуманитар фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы (1999 елдан);
"Санкт-Петербургның 300 еллыгы истәлегенә" (2003) медале;
"Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" (2005) медале;
Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәте өчен" (2005) медале.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Белем.ру 2016 елның 12 март көнендә архивланган.
- Центр военно политических исследований МГИМО
- Туфитуллова,_Роза_Рахматулловна
Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2 нче чакырылыш депутатлары (1999-2004)
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|