Роза Хафизова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Роза Хафизова latin yazuında])
Роза Хафизова
Туу датасы: 6 февраль 1929(1929-02-06)
Туу урыны: Бөгелмә, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Үлем датасы: 20 август 2005(2005-08-20) (76 яшь)
Үлем урыны: Казан, ТР, РФ
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ / Татарстан байрагы
Эшчәнлек төре: язучы, мөхәрир
Иҗат итү еллары: 1952 ел- 2005 ел
Юнәлеш: балалар әдәбияты
Иҗат итү теле: татар
Дебют: 1967 ел, "Кыңгыраулар җыры"
Премияләр: Абдулла Алиш премиясе

Роза Сәет кызы Хафизова (1929 елның 6 феврале, Бөгелмә2005 елның 20 августы, Казан) – күренекле татар балалар язучысы.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Роза Хафизова 1929 елның 6 февралендә Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә туган. Ул 1947-1951 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә югары белем ала. 1951-1952 елларда Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәрендәге урта мәктәптә татар теле һәм әдәбият фәннәрен укыта.

Роза Хафизованың шуннан соңгы хезмәт юлы журналистика белән бәйле. 1952-1960 елларда ул «Яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре»), «Сталин байрагы» (Чистай өлкә газетасы), аннары Казандагы күп тиражлы завод газетасы редакцияләрендә әдәби хезмәткәр, Татарстан китап нәшриятында мөхәрир булып эшли. 1962-1986 елларда, лаеклы ялга киткәнче, Роза Хафизова «Ялкын» республика татар балалар журналының баш мөхәррире була.

Роза Хафизова 2005 елның 20 августында вафат була.

Иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Роза Хафизова үзенең иҗатын тулысынча балаларга багышлаган әдибә була. Язучының нәниләр өчен әкиятләр һәм тәрбияви эчтәлектәге хикәяләреннән тупланган «Кыңгыраулар җыры» исемле беренче китабы 1967 елда басылып чыша. Шуннан соң аның 20 дән артык китабы дөнья күрә. Роза Хафизованың «Курай-малай маҗаралары», «Кирлемән», «Кашкарыйлар озын гомерле», «Әкиятләр», «Без әле кайтырбыз», «Сак-Сок тавышы», «Киек каз юлы», «Актәпи ник моңая», «Карурманда ниләр булмас» кебек китаплары яшь укучылар арасында популярлык казана. Аның аерым әсәрләре рус, үзбәк, казакъ, украин һәм башка телләргә тәрҗемә ителә.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Матбугат һәм балалар әдәбияты өлкәсендәге зур хезмәтләре өчен Роза Хафизовага 1974 елда Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, 1983 елда исә РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемнәр бирелде. 2002 елда ул балалар әдәбияты өлкәсендәге казанышлары өчен Татарстан Язучылар берлегенең А. Алиш премиясенә лаек булды.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]