Роза Хәйруллина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Роза Хәйруллина latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Роза Хәйруллина
Роза Хайруллина 01.jpg
Туган телдә исем Роза Вәкил кызы Хәйруллина
Туган 12 сентябрь 1961(1961-09-12) (57 яшь)
Таёжный, Норильск, Красноярск крае, РСФСР, ССРБ
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБРСФСР
Әлма-матер Казан театр укуханәсе
Һөнәре театр артисты, кино артисты
Бүләк һәм мөкәфәтләре Золотая маска омского театра кукол АРЛЕКИН.jpg (2013) Алтын битлек» премиясе)

Commons-logo.svg Роза Хәйруллина Викиҗыентыкта

Роза Хәйруллина (Роза Вәкил кызы Хәйруллина) – театрда уйнаучы һәм кинода төшүче артистка. Татарстанның атказанган артисты (1987), Русиянең атказанган артисты, Русиянең дәүләт премиясе иясе (1992).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1961 елның 12 сентябрендә Красноярск крае Норильск шәһәренең Таёжный бистәсендә туган. Себергә сөрелгән күмәк хуҗалык рәисенең оныгы. 1973 елда, Казанга кайтырга рөхсәт булмау сәбәпле, гаиләсе белән Татарстанның Яшел Үзән шәһәренә күчеп кайта. Өченче класста укыганда ук Евгений Клейманның театр түгәрәгенә йөри һәм артист булырга хыяллана. Мәктәпне тәмамлагач, Казан театр укуханәсенең татар бүлегенә укырга керә.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан театр укуханәсенең икенче курсыннан Камал театрында спектакльләрдә уйный башлый. 1981 елда Казан театр укуханәсен тәмамлагач, Камал театрында эшләү белән беррәттән, Казан ТЮЗында да эшли башлый. Башта режиссёр Леонид Верзуб белән, ул Австралиягә киткәч, Борис Цейтлин белән эшли. «Дракон» спектаклендә сәркатип кызны, «Гайсәнең анасы» (В. Володин әсәре) спектаклендә төп рольне, «Иртәнге күктә йолдызлар»да фахишә Марияны уйный.[1]

1992 елда Б. Васильевның «Кич тә булды, иртә дә булды» (рус. И был вечер, и было утро…) романы буенча куелган «Туздыру» (рус. Погром) спектаклендә Роза Треф ролендә уйнаган өчен РФ дәүләт премиясе бирелә (театр режиссеры Борис Цейтлин, рәссам Мария Рыбасова белән берлектә).[2]

1996 елның гыйнварында чыккан янгыннан соң Казан ТЮЗы артистлары төрле сәхнәләрдә уйнарга мәҗбүр була, мәсәлән, Р. Хәйруллина Чиләбе ТЮЗында уйный. 1997 елда Самар шәһәренең «СамАРТ» театры режиссеры А.Я. Шапиро чакыруы буенча Р. Хәйруллина Самар театрына күчә һәм анда баш рольләрдә уйный башлый.

2009 елдан «Табакерка» театрында (Олег Табаковның Театр-студиясе, Мәскәү) классиканы: Шекспир, Уильямс, Горький, Толстой, Брехтны уйный.[3] Луиза Хөснетдинова белән бер труппада уйный.

Питырбурда «Ленсовет исемендәге театр»да, «Комедиант приюты» театрында уйный.

Күп кенә нәфис фильмнарда төшә: «Иван Грозный» (2009), «Суходол» (2011), «Орда» (2012),[4] «Корбан-роман» (2013)[5] һ.б.

Рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Камал театрында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Ярлы кешеләр» (рус. Бедные люди , Ф. Достоевский) — Варенька, «Пыяла киек йорты» (рус. Стеклянный зверинец, Т. Уильямс) — Лаура, «Җәйге төндәге йокы» (рус. Сон в летнюю ночь , У. Шекспир).

Казан яшь тамашачы театрында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1988 — «Дракон» Е. Шварц (реж. Б. Цейтлин) — Сәркатип
  • 1988 — «Иртәнге күктә йолдызлар» (рус. Звезды на утреннем небе, А. Галин) (реж. Б. Цейтлин) — Мария
  • 1989 — «Гайсәнең анасы» (рус. Мать Иисуса, А. Володин) (реж. Б. Цейтлин) — Мария
  • 1990 — «Туздыру» (рус. Погром, («Кич тә булды, иртә дә булды» (рус. И был вечер, и было утро…, Б. Васильев) (реж. Б. Цейтлин) — Роза Треф
  • 1991 — «Пан кызы» («Җеннәр оясы») Н. Садур (реж. Б. Цейтлин) — Пан кызы
  • 1991 — «Сычуаньнан изге күңелле кеше» Б. Брехт (реж. Б. Цейтлин) — Ян ханым
  • 1992 — «Буйсынмас рух» Н. Коуард (реж. Б. Цейтлин)
  • 1994 — «Давыл» У. Шекспир (реж. Б. Цейтлин) — Кызыл Ариэль
  • 1998 — «Неточка» Ф. Достоевский, («Амстелдагы йорт» театры белән берлектә, Амстердам (реж. Б. Цейтлин) — Неточка Незванованың әнисе

«СамАрт» театрында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Тормыш төбендә» (рус. На дне, М. Горький) - Настя, «Аю» (рус. Медведь, А.П. Чехов) - Попова, «Юбилей» А.П. Чехов - Мерчуткина, «Вакула тимерче рәсемнәре, яки Диканькага якын хутордагы кичләр» (рус. Малюнки кузнеца Вакулы, или Вечера на хуторе близ Диканьки, Н.В. Гоголь) - Солоха, «Буратиноның ахмаклар илендәге маҗаралары» (рус. Приключения Буратино в стране дураков, А.Н. Толстой) - Буратино, «Кураж анакай» Б. Брехт - Кураж, «Василий Теркин» А. Твардовский - Үлем, «Кем ат булып кешни белә?» (рус. Кто умеет ржать лошадью?, А. Болотов) -Җыештыручы, «Миледи төшләре» (рус. Сны Миледи, Ю. Волков) - Миледи, «Бәхетле Һанс» (рус. Счастливый Ганс, М. Бартенев) - Ана каз, «Пеппи Озыноекбаш яки Кукарямба» (рус. Пеппилотта Длинныйчулок или Кукарямба, А. Линдгрен) - Пеппи.

Табакеркада[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2009 — «Олеся» А. Куприн — Мануйлиха
  • 2009 — «Бүреләр һәм сарыклар» (рус. Волки и овцы, А. Островский) — Мурзавецкая
  • 2010 — «Өйләнү» (рус. Женитьба, Н. Гоголь) — Арина Пантелеймоновна
  • 2010 — «Wonderland-80» C. Довлатов, Л. Кэрролл — беренче укытучым
  • 2011 — «Шайтан» (рус. Дьявол, Л. Толстой) — Анненская
  • 2012 — «Мин тумаган ел» (рус. Год, когда я не родился, В. Розов) — Губанова
  • 2014 — «Акчарлак.Яңа фараз» (рус. Чайка. Новая версия, А. Чехов) — Заречная
  • 2014 — «Таудагы Йеппе» (рус. Йеппе -с-горы, Л. Хольберг) — Нилле

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чулпан Хаматова: «Урамнан барганда юрадым, әгәр дә хәзер ТЮЗ ишегеннән Роза Хәйруллина чыкканын күрәм икән, артист булачакмын, дип. Һәм ул чыкты...безнең заманның даһи артисты».[6]

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Роза Xәйруллина «Орда» фильмында
Роза Хәйруллина - Тайдула ханбикә .
«Орда» фильмында
  • 2005-2006 еллар сезонындагы уйнаган рольләре өчен К.С. Станиславский премиясе ала.[7]
  • 2012 елда XXXIV Мәскәү халыкара кинофестивалендә «Иң яхшы хатын-кыз ролендә уйнаучы» дип таныла (А.Прошкинның «Орда» фильмындагы Тайдула ханбикә роле өчен) һәм «Көмеш Георгий» призына ия була.[8]
  • Шул ук роль өчен 2013 елда Русия кинематография сәнгате академиясенең «Ника» премиясен ала.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. В. Иванов. Иллюзорный мир Розы Хайруллиной. Звезда Поволжья, 2009, № 16.[9]

2. Ч.Хаматова. Казань - это то, что я есть. Казанские ведомости, 2005, № 164.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«СамАРТ» рәсми сайты

«Табакерка» рәсми сайты

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мин совет заманының бер тәңкәсе

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]