Роза Әхмәтова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Роза Әхмәтова latin yazuında])
Роза Әхмәтова
Туган 13 февраль 1924(1924-02-13)
Габбас, Муйнакский сельсовет[d], Зиянчура районы
Үлгән 16 гыйнвар 2009(2009-01-16) (84 яшь)
Уфа, Россия
Әлма-матер Илбау политехника университеты[d]
Һөнәре галим
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр нәмзәте[d]

Роза Әхмәтова (13 февраль 1924 ел16 гыйнвар 2009 ел) — инженер-технолог. Техник фәннәр кандидаты (1967). Башкорт АССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1981), Кызыл Байрак Хезмәт ордены кавалеры (1971)[1].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Роза Сәмигулла кызы Әхмәтова 1924 елның 13 февралендә Башкорт АССР Җылаер кантоны[2] Габбас авылында туган. Ире Әхмәтов Фәрит Гали улы (1926 елгы) — инженер-технолог, Уфа нефть эшкәртү заводының директор урынбасары («Өфөнефтехим» ачык акционерлар җәмгыяте); КПСС-ның Уфа шәһәр комитетының сәнәгать буенча секретаре, Кызыл Байрак Хезмәт(1971), «Хөрмәт Билгесе» (1976) орденнары кавалеры[3]. Улы — Әхмәтов Арыслан Фәрит улы.

1949 елда Львов политехник институтын тәмамлый. Һөнәре буенча инженер-технолог. 1967 елда техник фәннәр кандидаты дәрәҗәсен ала.

1949-1986 елларда Башкортстан нефть эшкәртү фәнни-тикшеренү институтында эшли. 1978-1986 елларда Башкортстан нефть эшкәртү фәнни-тикшеренү институтында бүлек мөдире була[4].

Нефть эшкәртү тармагындагы заводларга, битум җитештерүчеләргә практик ярдәм күрсәтә. Болгариядә, Һиндостанда, Кубада һәм башка илләрдә битум җитештерүне җайга салуда катнаша. Аның җитәкчелегендә битумны, нефтьләрне һәм аларның калдык продуктларын битум алу өчен чимал сыйфатында куллану юнәлешендә комплекслы эзләнү үткәрелә; битум эшләү технологияләрен чимал сыйфатына бәйләү башкарыла; яңа битум корылмаларын проектлау һәм булганнарын реконструкцияләү буенча тәкдимнәр; битум сыйфатын күтәрү буенча тәкъдимнәр эшләнә һәм производстволарга тапшырыла; төрле тәгаенләнешле битум өчен ГОСТ-лар һәм ТУ-лар чыгарыла һәм куллануга кертелә.

Матбугатта бастырылган 90 га якын хезмәт һәм 7 уйлап табу авторы[5].

2009 елның 16 гыйнварында Уфа шәһәрендә вафат була.

Бүләкләре һәм премияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Современное состояние производства и пути повышения качества битумов различного назначения [Текст] / Р.С. Ахметова, В.В. Фрязинов, И.А. Чернобривенко. - Москва : ЦНИИТЭнефтехим, 1979. - 53 с.; 20 см.
  • Производство нефтебитумов в СССР и за рубежом [Текст] / Р. С. Ахметова, Р. Х. Салимгареев. - Москва : [б. и.], 1973. - 54 с.; 20 см.
  • Получение дорожных битумов улучшенных качеств [Текст] / Выставка достижений нар. хозяйства СССР. Гос. ком. нефтеперерабатывающей и нефтехим. пром-сти при Госплане СССР. - [Уфа] : [б. и.], [1965]. - 7 с., включ. обл. : черт.; 20 см./ Р. С. Ахметова
  • Ахметова Р. С., Фрязинов В. В., Торбеева Л. Р. Дорожные битумы нефтеперерабатывающих заводов СССР и современные требования, предъявляемые к их качеству [Текст] // Высокосернистые нефти и проблемы их переработки : [Сборник статей] / [Пред. ред. совета А. С. Эйгенсон]. — М. : Химия, 1968. — 294 с. — (Труды/ Башк. науч.-исслед. ин-т по переработке нефти "БашНИИ НП" ; вып. 8).
  • Ахметова Р. С., Фрязинов В. В. Классификация нефтей по их пригодности для производства битумов [Текст] // Высокосернистые нефти и проблемы их переработки : [Сборник статей] / [Пред. ред. совета А. С. Эйгенсон]. — М. : Химия, 1968. — С. 167—170. — 294 с. — (Труды/ Башк. науч.-исслед. ин-т по переработке нефти "БашНИИ НП" ; вып. 8).
  • Ахметова Р. С., Фрязинов В. В. Технология получения дорожных битумов из нефтей различных групп [Текст] // Высокосернистые нефти и проблемы их переработки : [Сборник статей] / [Пред. ред. совета А. С. Эйгенсон]. — М. : Химия, 1968. — С. 170—181. — 294 с. — (Труды/ Башк. науч.-исслед. ин-т по переработке нефти "БашНИИ НП" ; вып. 8).
  • Ахметова Р. С., Глозман Е. П. Определение группового состава битумов [Текст] // Высокосернистые нефти и проблемы их переработки : [Сборник статей] / [Пред. ред. совета А. С. Эйгенсон]. — М. : Химия, 1968. — С. 170—181. — 294 с. — (Труды/ Башк. науч.-исслед. ин-т по переработке нефти "БашНИИ НП" ; вып. 8).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Әхмәтова Роза Сәмигулла кызы // Башкирская энциклопедия — Уфа: ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.