Розика Швиммер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Розика Швиммер latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
маҗар. Rosika "Rózsa" Bédy-Schwimmer
Сурәт
Җенес хатын-кыз[1][2]
Ватандашлык Flag of Hungary (1946-1949, 1956-1957).svg Маҗарстан
Туу датасы 11 сентябрь 1877(1877-09-11)[3][4]
Туу урыны Будапешт, Аустрия-Маҗарстан[1]
Үлем датасы 3 август 1948(1948-08-03)[3][4] (70 яшь)
Үлем урыны Нью-Йорк, Нью-Йорк, Америка Кушма Штатлары[1]
Үлем төре табигый үлем[d]
Үлем сәбәбе пенивмания
Ана Bertha Katscher[d]
Һөнәр төре журналист, язучы-документалист, сәясәтче, суфражистка, пацифист, мөхәррир
Башкарган вазыйфа ambassador of Hungary to Switzerland[d]
Әгъзалык Международный женский союз за мир и свободу[d] һәм International Committee of Women for Permanent Peace[d]
Активлык чорнының башы 1895
Архивлары саклана Atria Institute on gender equality and women's history[d][5]
Commons-logo.svg Розика Швиммер Викиҗыентыкта
Розика Швиммер

Розика Швиммер, Роужа Беди-Швиммер (мад. Bédy-Schwimmer Rózsa; 11 сентябрь 1877 ел — 3 август 1948 ел; Нью-Йорк) — венгр пацифисты, феминист һәм хатын-кызларның сайлау хокукына ия булуы өчен көрәшүче. Ул дөньядагы беренче федералистларның һәм хатын-кыз илчеләрнең берсе була[6].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яшьлек еллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Розика Швиммер 1877 елның 11 сентябрендә Австро-Венгриянең Будапешт шәһәрендә яһүди гаиләсендә туган. Музыка һәм телләр өйрәнә, 1896 елда гаиләнең финанс хәле начарайгач, бухгалтер булып эшкә урнаша.

Сәяси карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1897 елда Швиммер Венгр хатын-кыз клерклар ассоциациясен оештыра[7], ә 1904 елда башка билгеле феминисткалар белән бергә Венгр феминистик ассоциациясенә нигез сала (мад. Feministák Egyesülete (FE))[8]. Ул Венгр хатын-кызлар милли советын булдыруга ярдәм итә һәм Венгр тынычлык җәмгыятенең идарә әгъзасы була. 1909 елда эчке эшләр министры аны балалар иминлеге мәсьәләләре буенча җитәкче советка билгели.

1913 елда ул Хатын-кызларның сайлау хокуклары буенча халыкара альянсының (IWSA) мөхбир әгъзасы булып китә. Швиммер Керри Чапмен Кэтт белән бергә Аурупа буйлап хатын-кызларның сайлау хокуклары буенча лекцияләр белән чыгыш ясап йөри. Шулай ук ул A nő (Хатын-кыз)[9]. журналын мөхәррирли. 1914 елда Швиммер Лондонга күчеп китә, анда төрле аурупа газеталары хәбәрчесе һәм IWSA матбугат секретаре[10] булып эшли. Беренче дөнья сугышы башлангач, ул өенә кайта алмаган һәм хәрби хәрәкәтләрне туктатырга агитация үткәргән. 1914 елда ул, президент Вудро Вильсоннан сугышны туктату буенча нейтраль конференция үткәрүне сорау максатында, АКШка бара. 1915 елда ул Дөнья хатын-кызлары партиясен формалаштыруда катнашкан.

1915 елда халыкара хатын-кызлар конгресы. сулдан уңга: 1. Люси Тумаян — Әрмәнстан, 2. Леопольдина Кулька 3. Лаура Хьюз — Канада, 4. Розика Швиммер — Венгрия, 5. Анита Аугсбург — Алмания, 6. Джейн Аддамс — АКШ, 7. Евгения Ханнер, 8. Алетта Якобс — Нидерланд, 9. Макмиллан Кристал — Бөекбритания, 10. Роза Дженони — Италия, 11. Анна Клеман — Швеция, 12. Тора Даугаард — Дания, 13. Луиза Кейлау — Норвегия

Хатын-кызларның халыкара конгресында (28 апрель — 1915 елның 10 маенда Гаага, Нидерланд) Швиммер сугышучы илләр хөкүмәтләренең үзара өзлексез арадашлык итүе буенча нейтраль конференция үткәрү турындагы тәгьдиме кабул ителә.

Венгрия 1918 елда Австро-Венгриянан азатлык яулаганнан соң, Венгрия премьер-министры Михай Каройи Швиммерны 19 ноябрдә Швейцария[11] илчесе вазифасына билгеләгән. Әммә аның миссиясе уңышка ирешмәгән, Швиммер 1919 елның гыйнварында чакырып алына. Коммунистлар 1919 елда хөкүмәт өстеннән контроль алганнан соң, Швиммер, үзенең граждан хокукларын югалтып, алар җитәкләгән Венгр совет республикасы режимына һәм ак контрреволюцион көчләргә каршы чыккан. Миклош Хорти хөкүмәте Венгр совет республикасын куганнан соң, ул 1920 елда Венага, ә 1921 елда АКШка кача. Ул Чикагода яшәгән һәм Венгриягә башка кайтмаган.

Пацифист карашлары өчен Швиммер АКта социалист дип санаганнар. Калган гомеренең күп өлешен ул үзенә яла ягуга карата көрәшкән. Фред Марвин аны немец шпионы һәм большевистик агент, дип саный, ул судка бирә һәм әхлакый зыян өчен 17 000 $ акча ота. Ләкин ул үзенең пацифистлыгы өчен АКШ гражданлыгын ала алмый; АКШның Швиммерга каршы ачылган эшендә (1929) АКШ Югары суды карар чыгарган. Калган гомерен ул илдә гражданлыгы булмаган кеше буларак яши.

Соңрак Швиммер дөнья хөкүмәте булдыруга чакыра Ул бөтендөнья хатын-кызы 1935 елда Мэри Риттер Бирд белән бөтендөнья хатын-кыз архивы үзәге булдыралар. 1937 елда ул бөтендөнья тынычлык премиясын ала. Шул ук елда ул Лола Ллойд Маверик белән Дөнья хөкүмәте, XX гасырның беренче бөтендөнья федералистик оешмасын булдыра. Соңрак XX гасырда федералистик хәрәкәт халыкара җинаять судын булдыру кампаниясен уңышлы җитәкли[12]. 1947 елда Швиммер Нобель тынычлык премиясенә номинацияләнә, ләкин 1948 елда бүләк билгеләнмәгәнлектән, аны алу мөмкинлегеннән мәхрүм калган.

Вафаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Розика Швиммер Нью-Йоркта 1948 елның 3 августында үпкә шешенән вафат булган. Аның гәүдәсе яндырыла , ә көле Мичиган[13].күле янына сибелә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Алмания дәүләт китапханәсе, Берлин дәүләт китапханәсе, Бавария дәүләт китапханәсе һ.б. Record #11743079X // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  2. WeChangEd
  3. 3,0 3,1 Encyclopædia Britannica
  4. 4,0 4,1 FemBio: Банк інформації про видатних жінок, Frauendatenbank, Банк данных о выдающихся женщинах
  5. http://hdl.handle.net/11653/arch361
  6. Peter Pastor, «The Diplomatic Fiasco of the Modern World’s First Woman Ambassador, Roza Bedy-Schwimmer.» East European Quarterly, Vol. 8, No. 4, 1974: 273—282
  7. Wenger, Beth (20 March 2009). Rosika Schwimmer (1877 – 1948). Jewish Women: A Comprehensive Historical Encyclopedia. әлеге чыганактан 13 June 2016 архивланды. 20 April 2017 тикшерелде.
  8. Papp, Claudia. Biographical dictionary of women's movements and feminisms in Central, Eastern, and South Eastern Europe: 19th and 20th centuries. Budapest, Hungary: Central European University Press. https://muse.jhu.edu/chapter/766157. 
  9. http://www.yivoencyclopedia.org/article.aspx/Schwimmer_Rozsika
  10. Gerit von Leitner. Wollen wir unsere Hände in Unschuld waschen? Gertrud Woker (1878—1968), Chemikerin & Internationale Frauenliga 1915—1968. Berlin: Weidler, 1998, [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 3-89693-125-3]], p. 99.
  11. Tibor Grant, «Against All Odds: Vira B. Whitehouse and Rosika Schwimmer in Switzherland, 1918.» American Studies International, Vol. 40, No. 1, 2002: 34-51
  12. http://www.iccnow.org/documents/WFM-IGP_2009_Annual_Report.pdf, page 6
  13. Rosika Schwimmer, Jewish Suffragist and Pacifist in Landmark Lawsuit // Chicago jewish history