Рок-музыка

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Рок
Юнәлеш:

Метал

Чыганаклары:

рок-н-ролл, джаз, электрик-блюз, фолк, кантри, соул

Башлану вакыты һәм урыны:

50-еллар ,Бөек Британия байрагы Бөекбритания,АКШ байрагы АКШ

Чәчәк ату чоры:

1960-еллар уртасыннан башлап

Асжанрлар:

альтернатив рок, арт-рок, бит, гараж рок, глэм-рок, готик-рок, инструменталь рок, математик рок, нойз-рок, паб-рок, панк-рок, пост-панк, пост-рок, прогрессив рок, прото-панк, психоделик рок, сатерн-рок, сёрф-рок, софт-рок, спейс-рок, стоунер-рок, фолк-рок, хард-рок, хартленд-рок, эксперименталь рок, христиан рок

Чыгарылма:

джаз-фьюжн, синти-поп, евродиско, электроник-рок

Шулай ук кара:

рок-опера, рок-төркем, Beatles, Nirvana, Metallica

Рок-му́зыка (англ. Rock music) — популяр музыканың кайбер төрләре өчен җыелма атама. Rock сүзе (инглизчәдән «селкетү», «тирбәтү», «чайкалу») әлеге юнәлешләргә хас ритмик хәрәкәтләргә ишарәли, roll, twist, swing, shake атамалары белән аналогиядә (киң билгеле музыка һәм бию атамалары). Рок-музыканың мөһим билгеләре: блюзның интонация корылышына һәм композициясенә нигезләнү, пентатоника элементларын үзләштерү, ритм һәм гармониянең көйдән өстенлек итүе, вокалның һәм музыка коралының көчле экспрессивлыгы. Рок-музыканың башка билгеләре: электрмузыкаль кораллар куллану, иҗади мөстәкыйльлек (рок-музыкантлар үзләре иҗат иткән әсәрләр башкаралар), икенчел булып торалар һәм ялгыштыра ала.

Рок-музыкага үзләрен кайбер субкультуралар: модлар, хиппилар, панклар, металлистлар, готлар, эмочылар, аерылгысыз итеп бәйлиләр.

Рок-музыка юнәлешләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рок-музыкада күп санлы юнәлешләр бар: шактый «җиңел» жанрлардан башлап (бию рок-н-роллы, поп-рок, брит-поп), гайрәтле һәм һөҗүмчан жанрларга кадәр — дэт-метал һәм грайндкор. Җырларның эчтәлеге дә җиңел һәм гамьсездән алып, шомлы, тирән һәм фәлсәфигә кадәр үзгәрә. Тәгаен генә «музыкаль экспрессия» турында әйтеп була, чөнки башкару динамикасы (яңгыравы) башка музыка төрләренә караганда катырак (төрле чыганаклар буенча 110 алып, 155 дБ кадәр), һәм күпчелек рок-стильләр (юнәлешләр) өчен хас. Хәтта зур симфоник оркестр яңгыравы 85 дБ артмый, бик сирәк 115 дБ кадәр җитә. (Шаулашу буенча «көндәшлекне» электроакустик яңгырауны куллана торган юнәлешләр генә ясый ала).

Башкаруның интенсив үсеше буенча — авыр рок, йомшак рок; төрле музыка традицияләре белән бәйләнеше буенча — фолк-рок, афро-рок, джаз-рок, барокко-рок; мәдәният системасында тоткан урыны буенча коммерцияле поп-рок һәм элитар рок-авангарды юнәлешләре аерыла.

Рок-музыка тамырлары блюздан киләләр, шул ук нәрсә беренче рок-жанрларга — рок-н-ролл һәм рокабиллигә кагыла. Рок-музыканың беренче жанрлары замананың халык һәм эстрада музыкасы белән тыгыз бәйләнештә тора — беренче чиратта фолк, кантри, скиффл, мюзик-холл. Шул ук вакытта рок-музыканы мөмкин булган барча музыка төрләре белән катнаштырып карыйлар — академик музыка белән дә (арт-рок), джаз (джаз-рок), "латин" музыкасы (латино-рок), һинд музыкасы музыкой (рага-рок.

Рок-музыканың барча жанрлары диярлек 60-70 нчы елларда пәйда була, аларның иң мөһимнәре, өстә саналганнардан башка, хард-рок, панк-рок, рок-авангард булып тора. 70 нче — 80 еллар башында рок-музыка жанрлары: пост-панк, "яңа дулкын", альтернатив рок, хардкор, ә бераз соңрак "экстремаль" метал жанрлар — дэт-метал, блэк-метал барлыкка килә. 90 нчы елларда гранж, брит-поп, альтернатив металкиң тарала.

Рок-музыканың хасил булу һәм таралу үзәкләре — Америка Кушма Штатлары и Көнбатыш Аурупа (аеруча Бөекбритания). Күпчелек текстлар инглиз телендә языла. Әмма барлык илләрдә диярлек милли рок-музыка барлыкка килә. Урыс-телле рок-музыка СССРда 1960—1970 нчы елларда пәйда була.

Структура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рок-музыка гадәттә рок-төркем тарафыннан башкарыла. Рок-төркем вокалчы, гитарачы (кагыйдә буларак электр гитарасында уйный), бас-гитарачы һәм барабанчыдан, кайчак клавишачыдан гыйбарәт. Бас-гитара, бәрмә кораллар һәм ритм-гитара ритм-секцияне тәшкил итә. Әмма җыеп караганда, рок-музыкада билгеле булган барлык төр музыкаль коралларны кулланылганы бар.

Рок-музыканың аерылгысыз билгесе — ритм-секция тукатаусыз дәвам итеп торган ритм. Солист корал буларак электр гитарасы хезмәт итә. Күпчелек рок-төркемдә вокалчы була.

Рок-музыканың тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1950-еллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рок-музыка 1950-60 елларда Бөекбританиядә һәм АКШта барлыкка килә. Рок-музыканың чишмә башы булып үз эченә блюз, ритм-энд-блюз, буги-вуги, кантри, госпел үзенчәлекләрен җыйган, рок-н-ролл жанры булып тора. «Рок-н-ролл» сүзе 1940 нчы елларда биюгә чакыру һәм яшертен сексуаль эвфемизм булып тора. Беренче тапкыр Р.Браун җыры «Good Rockin’ Tonight» 1947 елда очрый. 1949 елда У.Б. Мур җыры «Rock And Roll» дөнья күрә.

Тулы канлы музыкаль жанр буларак рок-н-роллга Ф. Домино, Бо Диддли һәм Чак Берри нигез салалар. Чак Берри музыка белән 1953 елда шөгыльләнә башлый, 1955 елда инде беренче сингл. Чак Берри киләчәктә рок-стильгә хас булачак җыр текстлары, имидж, гитара уенын яза, шуның белән күпчелек рок-музыкантларга үрнәк була.

Рок-н-ролл әвәлге заманда чиста афроамериканнар аудиториясе генә тыңлый торган музыка булып саналган. Ләкин берзаман рок-н-ролл җырлый торган "ак" җырчылар да рәйда була. «Рок-н-ролл короле» кушаматына кара булмаган артист — Элвис Пресли лаек була. Радио диджейлары аның беренче язмаларын эфигра куяр алдыннан, бу җырны «ак артист башкара» дип игълан итә иделәр.

1960-еллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ритм-энд-блюз, рок-н-ролл һәм соул йогынтысында Англиядә бию музыкасының яңа формасын — бит-мьюзик уйный торган төркемнәр пәйда була. Бит-мьюзикның типик вәкилләре - Gerry & The Pacemakers, The Searchers, Rory Storm and the Hurricanes. The Beatles төркеменең беренче язмалары да шул стильдә эшләнә. The Beatles «I Want To Hold Your Hand» синглы белән АКШ чартларыннан башкаручыларын бәреп төшерәләр. Алардан АКШта «британ явы» күренеше (инг. British Invasion) башланып китә.

The Beatlesның синглыннан рок тарихында яңа сәхифә башлана. Алар беренче уңышларын 1964 елның февралендә АКШ ярына "десант" төшереп ныгыта. The Beatles дөнья музыкасында, шул исәптән рок-музыкасында кабатланмас күренеш була. Аларда искиткеч музыкаль уңышлылык һәм өр-яңа имидж үрелә. Төркемдәге дүртәүнең һәрберсе - автор-башкаручы да, композитор да. Beatles белән соклану — моңарчы музыка тарихында күренмәгән «битломания»гә әйләнә. Beatles арты Бөекбританиянең башка рок-төркемнәре дә популярлык казана.

Кырыс (авыр) музыка[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
The Who 1975 ел.

«Кырыс» музыка 1964 елда, The Kinks төркемнең «You Really Got Me» синглы чыгуыннан исәпләнә. Рок-музыкада беренче тапкыр «авыр» гитара риффы һәм фузз-гитара солосы кулланыла. The Kinksның беренче альбомнарына, бит-саунд, һәм кискен социаль эчтәлекле текстлар хас. Идеологик яктан алар модлар субкультурасына нигез салалар .

"Модлар" өстеннән идеологик юлбашчылыкны үз өстенә The Who төркеме ала. Алар үзләренең гайрәтле музыкасыннан әсәрләнеп, сәхнәдә беренче тапкыр гитараларын идәнгә бәреп вата башлыйлар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]



Wikiquote-logo.svg
Wikiözek eçendä Рок-музыка teması buyınça bit bar