Роллар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Роллар latin yazuında])
Роллар

Роллар (яп. 巻き寿司макизуши) — япон һәм корея ашларының милли ризыгы, япон сушиларның һәм корея кимбапларның бер төре. Нори эченә төренгән дөге һәм төрле балыктан гыйбарәт. Бамбуктан ясалган макису дигән тактада ясала.

Дөгене һәм эчтәге ингридиентларны норига төргәч барлыкка килгән «казылык»ны кечкенә өлешләргә бүләләр. Гадәттә, бер «казылык»ны 6 кисәккә, сирәгрәк 8 яки 12 өлешкә бүләләр. Кайбер ролл төрләрендә нори эчтә калып, дөгесе тышкы өлештә кала.

Роллар эченә дөгедән һәм балык төрләреннән тыш башка төрле ризыклар салалар. Еш кына кыяр, авакадо, борыч, сыр, алма, көнҗет, тавык һәм башка ризык белән роллар очратып була.

Шулай ук кара[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]