Әхмәтгәрәй Рамазанов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әхмәтгәрәй Рамазанов latin yazuında])
(Ромазанов Сергей битеннән юнәлтелде)
Әхмәтгәрәй Рамазанов
Туу датасы 25 октябрь 1901(1901-10-25)
Туу урыны Самар губернасы, Әбдри
Үлем датасы 3 декабрь 1979(1979-12-03) (78 яшь)
Үлем урыны Мәскәү
Иялек Русия империясе Русия империясе
ССРБ ССРБ
Гаскәр төре Авиация авиация
Дәрәҗә авиация генерал-лейтенанты
Җитәкчелек иткән сәяси бүлек
Бүләкләр һәм премияләр Ленин ордены Ленин ордены Кызыл Байрак ордены Кызыл Байрак ордены Кызыл Байрак ордены Кызыл Байрак ордены Кызыл Байрак ордены 2нче дәрәҗә Суворов ордены 1нче дәрәҗә Богдан Хмельницкий ордены Кызыл Йолдыз ордены
 Истигъфада 1959

Әхмәтгәрәй Рамазанов, Әхмәтгәрәй Насыйбулла улы Рамазанов (хәрби документлары буенча Сергей Николаевич Ромазанов, 1901 елның 25 октябре, Самар губернасы, Ставрополь өязе, Высококолково вулысы, Әбдри (Лабит)1979 елның 3 декабре, Мәскәү) — Бөек Ватан сугышында катнашкан авиация генерал-лейтенанты (27.06.1945).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы рәсемнәр
Мәскәүнең Данилов зиратындагы кабер ташы фотосы.

1901 елның 25 октябрендә Россия империясе Самар губернасы Ставрополь өязе Высококолково вулысы (хәзерге Сембер өлкәсе Яңа Малыклы районы) Әбдри (Лабит) авылында биш балалы гаиләдә иң өлкән бала булып туган[1]. Әтисе Насыйбулла, әнисе Гүзәл-Нәвал. Әтисе туган авылыннан 20-25 гаиләне алып чыгып китә һәм Идәй дигән яңа авылга нигез сала. Әхмәтгәрәйнең балачагы һәм үсмер еллары шул авылда узган. 1914-1918 елларда авылда бай керәстияннарда батрак булып эшли. 1919 елдан Кызыл Гаскәрдә. 1923-1924 елларда Петроград шәһәр шурасы (Петросовет) депутаты. Ватандашлар сугышы вакытында Польша фронтында (1920), Төркистанда, хәзерге Таҗикстан территориясендә басмачыларга каршы (1924-1927), Халхин-Гол елгасында Япония хәрби көчләренә каршы (1939) сугыш хәрәкәтләрендә катнаша.

Ф. Энгельс исемендәге курсларда сәяси җитәкчеләрне яңадан әзерләү ел ярымлык курсларын (Петроград, 1922), очучылар мәктәбен (1934), Эшче-керәстиян Кызыл гаскәренең проф. Н. Е. Жуковский исемендәге Хәрби-һава академиясе каршындгы яңадан әзерләү курсларын (Мәскәү, 1937), Сәяси җитәкчеләрнең берьеллык югары курсларын (Мәскәү, 1941) тәмамлаган.

Бөек Ватан сугышында 1941 елдан катнаша: Ерак Көнчыгыш фронтында сәяси бүлекнең авиация буенча өлкән инспекторы, фронтның ССРБ Хәрби-һава көчләре штабы башлыгы урынбасары. 1942 елдан Брянск фронтының Хәрби-һава көчләре хәрби комиссары. 1942 елның маенда Брянск фронтының Хәрби-һава көчләре нигезендә 2нче Һава армиясе оешкач, аның комиссары итеп билгеләнә. Мәскәүне, Сталинградны саклау, Курск дугасы, Днепрны кичү, Корсунь-Шевченко, Висла-Одер, Берлин операцияләрендә катнаша. 1942-1947 елларда ССРБ Хәрби-һава көчләренең 2нче Һава армиясе Хәрби шурасы әгъзасы һәм сәргаскәрнең сәяси өлкә буенча урынбасары.

1947-1959 елларда (запаска чыкканчы) ССРБ Һава һөҗүменнән саклану Хәрби-һава көчләренең Ерак Көнчыгыш, Бакы бүлгеләре һәм ССРБ Ерак араларга очучы авиациясе Хәрби шурасы әгъзасы булып эшли.


« Икенче һава армиясендә сәяси эш белән авиация генерал-лейтенанты Рамазанов җитәкчелек итте. Ул күп һәм җаны-тәне белән бирелеп эшләде. Нинди генә һава хәле булмасын – гыйнвар суыгында да, апрель җепшегендә дә генерал гаскәрләрдә булды. Еш кына ул бер көндә үзенең По-2 очкычында берничә аэродромда булып, бөтен җирдә очучылар каршында чыгышлар ясый, аларны әйди, хуплый, аларга хәрби бурычларны аңлата иде.
С. А. Красовский, авиация маршалы
»

Хәрби журналист[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күп санлы мәкаләләре «Красная звезда» газетасында басыла. «Вестник Воздушного флота» журналында дистәләрчә фәнни хезмәте дөнья күрә.

Хезмәте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Годы и люди. «Вестник воздушного флота», 1957, № 11–12; 1958. № 1–4.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Александра Ильинична (1904-1991). Балалары:
улы Игорь (1929-2006)
кызы Ида (1938-1952)

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Воронеж өлкәсе Семилуки шәһәрендә урамга исеме бирелгән.
  • Мәскәү, Сембер, Львов шәһәрләрендәге тарихи һәм сугышчан Дан музейларында авиация генерал-лейтенанты Ә. Н. Рамазановның сугыш елларындагы эшчәнлеге, батырлыгы турында сөйләүче экспозицияләр оештырылган.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Конев И. С. Записки командующего фронтом. 1943–1944. М., 1989.
  2. Татарская энциклопедия. В 6 т. Т. 5 (Р-Т). Казань, 2010.
  3. Рафис Могыйнов. Лачын йөрәкле Әхмәтгәрәй. «Мәйдан», 2005 ел, май, 150-152 бб.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Истории малой родины. Село Абдреево Новомалыклинского района. Новомалыклинский историко-краеведческий музей