Эчтәлеккә күчү

Романшлар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Романшлар latin yazuında])
Романшлар
Үз аталышы

rumantschs, rumàntschs, romauntschs, romontschs

яшәү җире
Теле

романш

Дине

католицизм

Бүтән халыкка керүе

роман халыклары[d]

Кардәш халыклары:

швейцариялеләр[d], ладиннар

Chalandamarz йоласында катнашучы балалар. Ул 1 мартта уза һәм кышның тәмамлануын белдерә
1860 елда Швейцариядә телләр урнашуы
Швейцариядә рәсми телләрнең географик таралышы (2000 ел)

Романшлар (алман. Rätoromanen; итал. Romance; фр. Romanches; үзатамасы: романш. rumantschs, rumàntschs, romauntschs, romontschs) ― Швейцариядәге (нигездә Граубюнден кантонында) азчылык роман халкы, ретороман төркеменә керә[1].

Килеп чыгышы һәм тарихы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Романшларның ата-бабалары Альп тауларында яшәгән рет[d] кабиләләре булган. Б.э. к. 15 елда алар римлылар хакимлеге астына эләгәләр һәм б.э. 1 меңъеллыгы[d] уртасында романлаштырылалар. Күрәсең, XV гасырга романшларның ата-бабалары ладиннарның ата-бабалары белән бергә халыкның ретороман катламын тәшкил иткәннәр. Аларның җирләре төрле дәүләтләр составына кергән. Романшлар яшәгән Югары Реция аша Алманиядән Италиягә юл үткәнгә күрә, ул феодалларны җәлеп итәрлек стратегик территория булып саналган. 1424 елда Реция крестьяннары һәм рыцарьлары Соры Лига (алман. Grau Bund) һәм алман феодалларына каршы чыккан Ун юрисдикция лигасы төзегән. Алар төзегән таулы җөмһүрият Швейцария составына керә. XVI гасырда романш теленең беренче язма формасы барлыкка килә. Иске икътисадый төзелеш традицион ладиннар мәдәниятен чагыштырмача яхшы саклап калырга ярдәм иткән Италиядән аермалы буларак, Швейцариядә романшлар алман телле җәмгыятьнең зур мәдәни йогынтысы астында булган, бу XIX гасырда аеруча сизелә башлаган. XX гасыр уртасыннан романш халкына депопуляция куркынычы янаганда, романш телен саклау һәм аңарда заманча әдәбият булдыру өчен билгеле бер тырышлыклар куела башлый. Бу максат романшларның алга таба яшәешенең төп шарты итеп куела һәм традицион матди мәдәниятне торгызуга караганда мөһимрәк санала.

Төп мәкалә: Романш теле

Швейцариянең Граубюнден кантонында яшәүче романшлар романш телендә сөйләшә. Швейцариянең даими халкының якынча 0,48% ы, 33 991 кеше (2013 ел) ретороман Швейцариясенә карый[2]. 1982 елда бу сан ил халкының (51 000 кеше) 0,8% ын тәшкил иткән[3]. Кантон дәрәҗәсендә бары тик Граубюнден кантонында гына гына романш (ретороман) теле рәсми тел буларак кабул ителгән (кантонда ике рәсми тел: алман һәм итальян телләре белән беррәттән). Ретороман теле, телне саклау чараларына карамастан, немец теле белән һаман күбрәк кысрыклана бара[4].

Романшлар Швейцария халкының 1% тан да кимрәк өлешен, ягъни 37 000 кеше тәшкил итә[5]. Моннан тыш, алар Италиянең төньягында яшиләр (23 000). Халыкның бу төркеме урнашкан район Ретороман Швейцариясе яки, ата-бабалар телендә, Rumantschia буларак билгеле.

Романшлар ― христианнар. Католик динен тоталар.

Традицион шөгыльләре ― авыл хуҗалыгы (көтүлек терлекчелеге һәм игенчелек); туристларга хезмәт күрсәтү белән бәйле кәсепләр зур әһәмияткә ия.

Граубюнден кантонының 2006 елның 19 октябрендәге тел турындагы кануны кантонның аерылгысыз атрибуты буларак өчтеллелекне ныгытуга һәм ретороман теленең бетүенә каршы торуга юнәлдерелгән. Әгәр халыкның кимендә 40 %ы ата-бабаларының тел төркеменә керсә, канун җәмгыятьне бер телле дип билгели. Бер телле җәмгыятьләр ата-бабалар телен мәктәптә бердәнбер тел (укыту теле) буларак, иҗтимагый вывескалар һәм рәсми хәбәрләр өчен кулланырга тиеш. Ата-баба телен йөртүчеләр 20 дән 40 %ка кадәр халкы булган җәмгыять икетелле дип санала һәм шулай ук ата-баба телен укыту теле сыйфатында тәкъдим итәргә тиеш. Борынгы тел төркеменә караган халык өлеше 10 %тан түбән төшкәч кенә, муниципалитет бу телне класста һәм җәмәгать транспортында кулланырга тиеш булмаячак[6].

  1. Романши. Статья в Большой Советской Энциклопедии(рус.)
  2. Bundesamt für Statistik der Schweizerischen Eidgenossenschaft (Hrsg.): Wohnbevölkerung nach Hauptsprachen, S. 23; 29.
  3. Werner Catrina: Die Rätoromanen zwischen Resignation und Aufbruch. Orell Füssli-Verlag, Zürich 1983, S. 11.
  4. Bundesamt für Statistik der Schweizerischen Eidgenossenschaft (Hrsg.): Die aktuelle Lage des Romanischen (PDF); abgerufen am 30. Januar 2013.
  5. Rhaeto-Romansch, Engadine of Switzerland
  6. Der Grosse Rat des Kantons Graubünden (Hrsg.): Sprachengesetz des Kantons Graubünden (SpG; 2006), Art. 16–20 / S. 5 f.