Роман Бусаргин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Роман Бусаргин latin yazuında])
Роман Бусаргин
Туган 29 июль 1981(1981-07-29) (42 яшь)
Зур Сакма авылы, Саратов өлкәсе, РСФСР, ССРБ
Ватандашлыгы ССБР байрагы ССРБ Россия байрагы Россия Федерациясе
Әлма-матер Вавилов исемендәге Саратов дәүләт аграр университеты
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Бердәм Россия
Гыйльми дәрәҗә: социология фәннәре кандидаты[d]

 Роман Бусаргин Викиҗыентыкта

Роман Викторович Бусаргин (1981 елның 29 июле, Зур Сакма авылы, Саратов өлкәсе, РСФСР, ССРБ) — Россия сәяси һәм дәүләт эшлеклесе. 2022 елның 10 маеннан Саратов өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы[1].

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Роман Бусаргин 1981 елның 29 июлендә Саратов өлкәсенең Кызыл Партизаннар районы Зур Сакма авылында туган. 2003 елда Вавилов исемендәге Саратов дәүләт аграр университетын, 2017 елда Россия кооперация университетын тәмамлый.

2005 елдан 2008 елга кадәр Саратов районы администрациясендә эшли. 2008—2009 елларда Саратов районы администрациясе башлыгының беренче урынбасары була.

2009 елдан 2011 елга кадәр Бусаргин Энгельс муниципаль районының Идел буе муниципаль берәмлеге хакимияте башлыгы урынбасары булып эшли. 2011 елның гыйнварында Энгельс шәһәре муниципаль берәмлеге администрациясе башлыгы урынбасары итеп билгеләнә. 2013 елдан 2018 елга кадәр Энгельс муниципаль районы администрациясенең ТКХ, ТЭК, Транспорт һәм элемтә комитеты рәисе вазыйфасын башкара.

2018 елда «Саратов шәһәре» муниципаль берәмлеге администрациясенең ТКХ комитеты рәисе булган, Саратов администрациясе башлыгының шәһәр хуҗалыгы буенча урынбасары вазыйфасын башкарган.

2018 елның октябрендә Саратов өлкәсе Хөкүмәте рәисе урынбасары итеп билгеләнә. 2020 елның 21 октябрендә Саратов өлкәсе хөкүмәте рәисе — вице-губернаторы вазыйфасына билгеләнә.

Социология фәннәре кандидаты[2].

Саратов өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2022 елның 10 маенда Россия Президенты Владимир Путин Бусаргинны Саратов өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп билгели[3]. 2012 елдан төбәкне җитәкләгән өлкәнең элеккеге җитәкчесе Валерий Радаев отставкага киткән[4].

Шәхси тормыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән, ике бала тәрбияли[5].

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2021 елда Бусаргин II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены медале белән бүләкләнә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]