Раман Дәүли
(Роман Дәүли битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү
Эзләүгә күчү
Раман Дәүли | |
---|---|
Туган | 2 синтәбер 1873 Шомыртбаш, Шомыртбаш вулысы, Мамадыш өязе, Казан губернасы, Русия империясе |
Үлгән | 5 әприл 1949[1] (75 яшь) Казан, РСФСҖ, ССҖБ |
Яшәгән урын | Казан укытучылар семинариясе бинасы, Казан[2] |
Әлма-матер | Казан үзәк керәшен-татар мәктәбе һәм Казан руханилар академиясе |
Гыйльми дәрәҗә: | илаһият нәмзәте[d] (1905) |
Раман Дәүли (Дӓӱлей, рус. Роман Павлович Даулей, 2 синтәбер 1873 — 5 әприл 1949[1] (75 яшь)) — этнограф, праваслау миссионеры, илаһият нәмзәте (1905). Казан руханилар академиясен тәмамлаганнан соң Казан укытучылар семинариясендә һәм Үзәк керәшен-татар мәктәбендә урыс теле укыта, бер үк вакытта (1903-1912) Изге Гүри борадәрлеге сәркәтибе. 1917-1926 елларда - Казандагы керәшен укыучылар семинариясе директоры (1920-1922 елларда Уфа чуаш педагогика техникумында эшләгән дигән мәгълүмат та бар[3]). 1927 елдан Казан университетында, Шәрекъ пединститутында, Казан политехника институтында һәм урта уку йортларда урыс теле укыта. 1933 елда кыска вакытка кулга алына; 6 ай үткәч акланып иреккә чыгарыла.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ 1,0 1,1 Праваслау энциклопедиясе — Церковно-научный центр «Православная энциклопедия», 2000.
- ↑ Вся Казань. Справочная книга на 1910 годъ. — Перов ташбасмаханәсе: 1910.
- ↑ http://schk.su/p/protoierey.html