Роман Ежов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Роман Ежов latin yazuında])
Роман Ежов
Туган 2 сентябрь 1997(1997-09-02) (26 яшь)
Түбəн Кама, Татарстан, Россия
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре футболчы
Спорт такымы әгъзасы Чертаново[d]

 Роман Ежов Викиҗыентыкта

Роман Владимирович Ежов (1997 елның 2 сентябре, Түбән Кама, Татарстан) — Россия футболчысы, «Крылья Советов» клубы ярымсакчысы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Роман Ежов 1997 елның 2 сентябрендә Түбән Кама шәһәрендә туа. «Чертаново» академиясендә тәрбияләнүче. 2014/15 сезонында ПФЛ беренчелегендә, 6 матч уйнап, профессиональ дәрәҗәдә дебют ясый. 2017/18 сезонда команда белән бергә ПФЛның «Көнбатыш» зонасы җиңүчесе була һәм киләсе ике сезонда ФНЛда уйный.

2020 елның җәендә, сигез «чертановец»тан торган төркем составында, «Крылья Советов»ка күчә[1], анда 2020/21 сезонында төп уенчыларның берсе була. 2021 елның 8 апрелендә Мәскәү «Динамо»сына каршы Россия Кубогының 1/4 финалы матчында җиңү голының авторы була (2:0)[2]. 21 апрельдә «Крылья Советов» ярымфинал матчында «Ахмат»ка каршы уенда җиңә[3] һәм икенче тапкыр тарихта Россия Кубогы финалына чыга.

2021 елның 2 октябрендә Премьер-лигада Мәскәүнең «Динамо» клубы капкасына беренче гол кертә, матчның 23 минутында исәпне ачып, кунак уенында ахыргы нәтиҗәне куя.

2021 елның 20 ноябрендә «CIES» Европа чемпионатларының старт өлешендәге кимендә 10 матчны алыштырмыйча уйнаган «спринтерлар» рейтингын бастырып чыгара (топ-5 чемпионатларыннан тыш)[4]. Роман Ежов өченче урында була, 1 һәм 2 урын: Самуэль Лино («Жил Висенте») һәм Милан ван Эвейк («Херенвен»).

Җыелма команда карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россиянең 17 һәм 19 яшькә кадәрге яшүсмерләр җыелма командалары өчен чыгыш ясаган. 2014 елгы Европа чемпионатына (17 яшькә кадәр) квалификациянең элита раундында һәм 2016 елгы Европа чемпионатына (19 яшькә кадәр) шундый ук сайлап алу раундында катнашкан.

2021 елның 25 октябрендә Россия футбол җыелма командасының Хорватия һәм Кипр белән ноябрь матчларына киңәйтелгән исемлегенә керә, әмма ахыргы исемлеккә керми.

Казанышлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россия байрагы «Чертаново»

  • ПФЛ беренчелеге җиңүчесе («Запад» зонасы): 2017/18

Россия байрагы «Крылья Советов»

  • ФНЛ беренчелеге җиңүчесе: 2020/21
  • Россия Кубогы финалисты: 2020/21

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Защитник «Чертаново» Александр Солдатенков перешел в «Крылья Советов»
  2. Протокол матча «Крылья Советов» — «Динамо»
  3. Протокол матча «Ахмат» — «Крылья Советов»
  4. Greateast sprinting distance per «90'» for players with at least «10» games so far this season.